29 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
ЯШҮСМЕРЛӘР ҖИНАЯТЬЧЕЛЕГЕ, МИЛЛИАРДЛАР ҺӘМ ПАССИВ РАЙОННАР – 2020 ЕЛДА ЯШЬЛӘРНЕ НӘРСӘ КӨТӘ?
Лагерьлар, яшьләр үзәкләре, яшүсмер клубларын төзү – болар бүген, әлбәттә, кирәк. Тик яшьләр белән бер дулкында булмасаң, диварга аткан борчак кебек, эшләгән эшеңнең нәтиҗәсез булуын, ташка таш белән атыласын көт тә тор” Шуңа да Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы быел дилбегәне ныклап тотарга тели. -
ИҢ КАДЕРЛЕ ИСТӘЛЕК
Сабакташы Гүзәлдән: “Очрашуга мәктәп еллары белән бәйле булган иң истә калган вакыйганы сөйләргә әзерләнеп кил” — дигән хатны алгач, Диләфрүз, уйга калды. Мәктәпне тәмамлауларына утыз ел вакыт үткән бит! Бу бит сиңа утыз көн яисә утыз атна гына түгел. Диләфрүз хәтер сандыгын актарырга кереште. Шул чагында күзе китап киштәсенең түрендә торган “Ак чәчәкләр” романына төште. “Без икебез дә табиб булачакбыз, син— кешеләрнеке, ә мин — җирнеке” — дип, Рәшит бүләк иткән иде аны. -
ЯШЬЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ПОПУЛЯР 3 ҺӨНӘР НИНДИ?
Бүгенге көндә яшьләр арасында популяр булган 3 һөнәр ачыкланган. Нинди һөнәрләр соң ул? -
КАМОЛИДДИН БОБОХОНОВ: «РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ «ХӘЕРЛЕ ИРТӘ!»СЕ – ИРТӘРӘК ТОРЫРГА ЭТӘРГЕЧ»
Чит илдән кил дә, Татарстанның «Ел студенты» бул! Республикабызга моннан 5 ел элек килгән Үзбәкстан егете мондый дәрәҗәгә ирешермен, дип күз алдына да китермәгән. Әмма бу төш түгел, ә чынбарлык! КФУ студенты Камолиддин Бобохонов – «Ел студенты» республика премиясендә Гран-Прига лаек булды. Хәзер ул дөньяның теләсә кайсы вузында бушлай укый алачак. Бу һәм башка кызыклы мәгълүмат – «Ялкын» интервьюсында. -
НИ ӨЧЕН: ЕЛАН, ҮРМӘКҮЧ, КҮБӘЛӘК
Үрмәкүч яки елан тешләп кешеләр ни өчен сирәк үлә? Ни өчен күбәләкләрнең канатында еш кына елан сурәтен күрергә мөмкин? Бу сорауларга җавап “Ни өчен?” сәхифәсендә.