15 ноябрь 2019 яңалыклары
-
ВОЛОНТЕР-МЕДИКЛАР, СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!
Бүген, 15 ноябрьдә, Казанның Петровский бистәсендә волонтер-медикларның төбәк мәктәбе старт алды. Анда барлыгы 70 волонтер-медик катнаша. Араларында Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина көллияте, Татарстан районнарындагы медицина көллияте, училищелары студентлары да шактый. -
КАЗАНДА ЯҢА КҮЗӘТҮ ТӘГӘРМӘЧЕ АЧЫЛА?
Парклар һәм скверлар дирекциясе Казан халкыннан: “Кирәкме-юкмы?” – дип сорый. -
КРЕМЛЬ ЯР БУЕНДАГЫ ӘКИЯТИ МӘЙДАНЧЫК КАЙЧАН АЧЫЛА?
Җиргә әле һаман да кар ятарга ашыкмаса да, календарь буенча күптән күңел Яңа ел көтәргә тиеш. Урамда кар яумау әле шушы тылсымлы бәйрәмне чигерергә сәбәп түгел. Кремль яр буенда быел да һәрвакыттагыча әкияти шәһәрчек төзиячәкләр. -
КЫШ БАБАЙЛАР ПАРАДЫ ҺӘМ ПОПУЛЯР ТАТАР КЫШ БАБАЕ
23 ноябрьдә Казанның Бауман урамында Кыш Бабайлар парады узачак. Анда төрле төбәк-илләрдәге Кыш Бабайлар катнашачак. Мисал өчен, биредә Бөек Устюгтагы Кыш Бабай, Кар кызы, Байкалның Кыш Бабаен, Финляндиянең Санта Клаусын, Удмуртиянең Тол Бабаен, Кыш-Ана, Девица Метелица һәм Кикимора Вятскаяны да күреп булачак. Чара көндезге 12дә башлана. -
КФУ ПРОФЕССОРЫ: “КЫШ БЫЕЛ АШЫКМЫЙ”
Узган ел бу вакытта инде кышкы курткадан, шыгыр-шыгыр карга басып йөри идек. Быел әле кар юк та юк... Кыш кайчан килә? -
РОССИЯДӘ 50 СУМЛЫК ТИМЕР АКЧА БАСТЫРА БАШЛАРГА МӨМКИННӘР
Үзәк Банк 50 сумлык тимер акча чыгару мәсьәләсен тикшерә. Бу турыда Үзәк Банк хезмәткәре Владимир Демиденко хәбәр итә.