Логотип Идель
Белми калма

ВОЛОНТЕР-МЕДИКЛАР, СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Бүген, 15 ноябрьдә, Казанның Петровский бистәсендә волонтер-медикларның төбәк мәктәбе старт алды. Анда барлыгы 70 волонтер-медик катнаша. Араларында Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина көллияте, Татарстан районнарындагы медицина көллияте, училищелары студентлары да шактый.

Проектның төп максаты – волонтер-медикларга сәламәтлек саклау өлкәсендәге ирекле булышчылар юнәлешендә эшләргә мотивация бирү. КДМУ ректоры Алексей Созинов, Медицина профилактикасы республика үзәгенең баш табибы Римма Садыйкова мәктәпнең дәрәҗәле кунакларына әвереләчәк.

Волонтер-медиклар программасында лекция, тренинг, мастер-класслар, тәҗрибәле спикерлар чыгышы көтелә. Мәктәп тәмамланганда, студентларга сертфиикатлар да тапшырылачак. Медиклар 17 ноябрьгә кадәр биредә энә белән кое казыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X