Логотип Идель
Бу – тема!

Үзмәшгульләр... 14 ЯШЬТӘ ЭШМӘКӘР БУЛ!

Хәтерләсәгез, март башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең инстаграм битенә слаймнар ясап, аны социаль челтәрләр аша сатучы  15 яшьлек Николь Гәрәеваның фотосын урнаштырган иде.  Күптән түгел исә Николь Татарстанның иң яшь эшкуары статусына ия булды.

Әйе-әйе, сез дөрес ишетәсез! Хәзер 14 яше тулып, кулына паспорт алган һәркем эшкуар булып теркәлә ала. Чөнки 1 гыйнвардан башлап, Татарстанда эксперимент формасында үзмәшгульләр категориясе барлыкка килде. Аларга исә һөнәри керемгә салым күләме билгеләнде.

Үзмәшгульләр – кемнәр?


Кемнәр соң алар үзмәшгульләр? Үзмәшгульләр – табыш алучы, әмма эш бирүчеләре һәм хезмәткәрләре булмаган затлар. Гади сүзләр белән әйткәндә, барыбызга да яхшы таныш, үз эшчәнлекләрен социаль челтәрләр аша алып баручы торт пешерүче кондитерлар, фотографлар, фатирын арендага бирүчеләр, ремонт ясаучылар һ.б.

Гыйнвардан башлап, аларның барысы да башларын югары күтәреп, “мин эшкуар”, дип йөри ала. Моның өчен бары тик үзмәшгуль буларак теркәлергә һәм салым түли башларга гына кирәк.

Әлбәттә, “салым” дигәч, күпләр шундук куркуга кала. Билгеле булганча, гадәти эшмәкәрләр дәүләткә шактый зур күләмдә акча түли. Тик “үзмәшгульләр гадәти эшкуарлар түгел!”, дип ышандыра түрәләр. Шуңа күрә салым күләме дә бик кечкенә. Әгәр дә товарны физик затларга сатасың икән, салым табышның нибары 4 процентын тәшкил итәчәк. Юридик зат һәм эшмәкәрләргә сатсаң исә, табышның 6 процентын казнага күчерергә туры киләчәк. Күрәсез, кесәгә әллә ни сукмый.

Бүгенге көндә Татарстанда 8 меңнән артык үзмәшгуль казнага махсус салым түли икән инде. Бу сан көнләп түгел, сәгатьләп арта, ди белгечләр. Ә иң мөһиме, әгәр үзмәшгуль булу сине туйдыра икән, бу салымнан теләсә кайсы вакытта баш тарту мөмкинлеге бар.

Яшүсмерләргә дә файда


- Үзмәшгуль буларак теркәлүнең плюслары чиксез күп. Син үзең яраткан, күңелеңә хуш килгән эш белән рәсми рәвештә шөгыльләнә аласың дигән сүз. Ә бу исә халык өчен, бигрәк тә яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү, уңышка ирешү өчен менә дигән мөмкинлек, - дип ассызыклый Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров.

Чыннан да, бу - яшүсмерләргә үзләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Чөнки үзмәшгуль буларак 14 яше тулып, паспорт алган һәркем теркәлә ала. Бу исә алар 18 яшь тулганда чын мәгьнәсендә тәҗрибәле эшкуар булып җитешәчәкләр дигән сүз. Татарстанда амбицияле, үз-үзләренә ышанычы зур булган үсмерләрнең шактый булуын исәпкә алсаң, андыйлар һичшиксез булачак!

Әгәр синең дә яраткан һөнәрең бар һәм аның ярдәмендә акча эшләү ысулларын беләсең икән, куркып торма. Башла! Бәлки Татарстанның киләчәктәге иң текә эшкуарларының берсе – нәкъ менә синдер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев