Логотип Идель
Бу – тема!

ЗАМАНА КАҺАРМАНЫ. НИНДИ СИН?

Заманабызның чын каһарманнары диярсең: аларга карап сокланалар, үрнәк алалар һәм горурланалар! Әйе, блогерлар эшенә бүген менә шундый бәя биреп була. Тик барысына да түгел, әлбәттә... Шул уңайдан махсус синең өчен идеаль блогер фотороботы һәм киләчәктә бу һөнәрне үзләштерергә теләүчеләр колагына берничә киңәш әзерләдек!

 

Идеаль блогер фотороботы

Кешене халыкта – киеменә, ә Интернетта йөзенә карап каршы алалар. Моны махсус сораштыруда катнашкан 16-25 яшьлек Инстаграм кулланучылары да дәлилләде. Тик сораштырылганнарның төгәл икенче яртысы иң элек блогерларның эчке дөньясын, аларның уй-фикерләрен өстенрәк күрә икән. Шуңа күрә идеаль блогер фотороботын тышкы һәм эчке дөнья бәйләнеше аша төзеп карыйк.  

Иң элек блогер оештыру һәм фикер йөртә белү сәләтенә ия булырга тиеш. Физиогномистлар фикеренчә, әлеге сыйфатлар кешенең турыпочмак рәвешендәге йөзендә һәм маңгай белән ияк киңлекләре туры килмәвендә чагыла.

Шулай ук бу һөнәр ияләренә барлык эшләрен вакытында төгәлләп, аудиториягә үзләрен ачык, эмоциональ һәм аралашучан кеше буларак тәкъдим итү мөһим. Мондый эчке үзенчәлекләр гадәттә төрле төсләр кушылмасындагы зур күзләр нигезендә беленә.

Бүген һәр блогерга кабатланмас стиль булдырып, башкаларны тиз вакыт эчендә ышандырып, үзләренә җәлеп итә белергә кирәк. Мондый сәләткә табигатьтән үк ия булган кешенең аскы ирене өстәгесеннән чагыштырмача зуррак, ә борыны озын һәм нечкә була.

Киң җилкәләр исә кешенең кыюлыгын, аңа күпләрнең ышанганын ассызыклый. Бу сыйфатлар шулай ук һәр блогерда үстерелергә тиеш.

Камера тотып йөрү сине үзгәртәме?

Идеаль блогер булыр өчен, үзеңдә яңа гадәтләр тәрбияләүгә дә игътибар итәргә кирәк, чөнки тамашачыга үзеңне дөрес тәкъдим итәр өчен, теләк кенә җитеп бетмәскә мөмкин. Бу фикер белән Инстаграмда шәхси битен @tatar_kizi_rizida исеме астында алып баручы Ризидә Галиәкбәрова да килешә.

Ризидә әле 4 ай элек кенә блогерлык белән шөгыльләнергә уйлаган, тик шуңа да карамастан, бүген инде аккаунтына 14 меңнән артык язылучы  бар. «Моңарчы фотога да төшәргә оялган кешегә сторислар төшереп йөрү җиңелләрдән булмады. Шуңа күрә камера тотып йөрү минем эчке дөньяма  бик зур йогынты ясады. Моны «уңайлык зонасыннан» чыгу дип тә атасаң буладыр, мөгаен. Үзизоляциягә кадәр мин бик оялчан идем, кешеләр белән сөйләшергә куркып, комплексларыма күмелеп яшәдем. Хәзер исә һәр кеше белән уртак тел таба алам. Үземне ничек бар – шулай яратып, тормышның һәр көненнән ләззәт алып яшим!» – дип уртаклашты ул. Ризидә үзен идеальлектән ераграк күрсә дә, аның максатчанлыгы һәркем өчен үрнәк булырдай!

Блогер тормышының «каймагы»

 «Блогымны хобби буларак кына алып барасы идем, хәзер идән юарга да вакыт калмады!» – дип белдерә бер блогер үз аккаунтында. Әле болай да җитмәгән вакытны сарыф итүдән тыш, бу һөнәр хейтерлар белән көрәшер өчен кешедән аеруча ныклы психика да таләп итә, диләр бит. Бу дөрестән дә шулаймы икән? Моның турында психолог Сабина Рәхмәтуллина белән сөйләштек:

– Кешеләр миңа төрле борчулары белән уртаклашырга еш килә, тик эш барышында аларның барысы да бер сәбәптән килеп чыкканы билгеле булырга мөмкин. Бу барлык һөнәр ияләренә дә кагыла. Мәсәлән, блогер аудиториясенә сөйләр темасы булмавы хакында борчылып, ә дизайнер яңа идеяләр таба алмыйча килә, ди. Бу очракларның нигезендә эмоциональ арыганлык ята, шуңа күрә дә блогерлыкны психологик яктан аеруча авыр һөнәр дип әйтмәс идем, – дип искәртте ул.

Киләчәктә идеаль блогер булырга теләүчеләр колагына Сабина Рәхмәтуллинадан берничә киңәш:

1. Иң элек үз-үзең белән танышырга курыкма, чөнки һәрберебез үзенчәлекле!

2. Шул үзенчәлекне үзеңдә ачар өчен мөмкинлекләр эзлә!

3. Нинди максат белән блогер булырга теләгәнеңне онытма: кешегә әйтер сүзең бармы, яисә бу өлкәдә сине бары тик акча гына

кызыксындырамы? Алдагы адымнарың бары шуннан чыгып билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев