Логотип Идель
Бу – тема!

YUMMY UNITED: МӨМКИНЛЕКЛӘР КИҢЛЕГЕ

«Без идеяләр эзләмибез, алар бездә бар!» – илһамлану, кәттә фикерләр сере турындагы сорауга директорлар шурасы (совет) әгъзасы Василиса шулай дип җавап бирде. Иң кызыгы беләсезме нәрсә? Аңа әле 14 яшь тә юк! Яшүсмерләрне үзенә директор итеп алучы серле компания  – Yummy United.  


Yummy United үзе турында беренче тапкыр 2019 елда Италиядә уза торган TuttoFood Milano күргәзмәсендә белгертә. Компаниягә нигез салучылар – Олег Бериев һәм азык-төлек җитештерү буенча белгеч Роман Глебов. Алар үзләрен балалар тарафыннан идарә ителә торган бердән бер компания дип атый.

Компаниянең эшчәнлеге белән балалардан торган директорлар шурасы идарә итә. Рәсәйнең теләсә кайсы төбәгендә яшәүче 8-12 яшьлек балалар Yummy United уздырган бәйгеләрдә катнашып директор була ала. Җитәкчелек чоры – 4 ай, шурада исә барлыгы 40 бала. Бу юлы алар арасында Татарстаннан да 2 укучы бар!

Әлеге вакыт аралыгында балалар ниләр эшли соң? Кибет киштәләрендә инде булган берничә файдалы һәм тәмле ризыкка тукталалар. Директорлар шул ризыкны тагын да камилләштерү, яхшырту ысулларын уйлап таба: тәм, төс, тышкы кыяфәт, состав – барын да үзгәртеп була. Бу алар эшчәнлегенең бер генә юнәлеше!

Yummy United ризыкларында уникаль QR-кодлар бар. Код буенча сез мобиль кушымтага кереп виртуаль чынбарлыкка эләгә аласыз! Мисал өчен, сокларның кабындагы код ярдәмендә роботлар дөньясына «килеп керәсез». Үз роботыңны үзеңә җыярга туры киләчәк. Роботың әзерме? Димәк, сине кибер-бию фестивале көтә! Виртуаль уеннарда җиңгән һәр бала чын тормышта директор була ала. Ә инде директорлар ул роботларның тышкы кыяфәтен, уеннардагы бонуслар системасын, кушымталардагы персонажларны уйлап чыгара!

Мәсәлән, бүгенге көндә сыроклар «Ямикс» планетасына алып керә, коктейльләр комикслар бәйгесенә юл ача, ә тиздән чыгачак смузилар «Ямузи» кланы өчен көрәшә торган аниме-уенга ачкыч булачак.

Директорлар шурасы үзләре тәкъдим иткән идеяләрнең гамәлгә ашуын да контрольдә тота. Дегустация һәм тавыш бирүдән кала тагын бер кызыклы үзенчәлек бар. Һәр җитәкчегә аерым кибет бүленеп бирелә, балалар шуларга барып, Yummy United товарларының киштәләрдә тезелү рәвеше, реклама булу-булмауны карый, үз тәкъдимнәрен кертә.

Бу хакта Камилә каян белгән соң дисезме? 12-13 февраль көннәрендә Мәскәүдә узган пресс-турда «Ялкын» журналы да катнашты. Аның кысаларында икенче директорлар шурасы өченчесенә үз вазыйфаларын тапшырды.

Пресс-тур вакытында миңа иң ошаган өлеш – директорлар киңәшмәсенең җыелышын күзәтү булды. Уртадан торган өстәлнең түрендә компаниянең җитәкчесе утыра, ике якка тезелгән өстәлләр тирәли – балалар. Алар кайвакыт тавышлана, микрофоннарын кушып ниндидер сүзләр кычкыра, Олег Бериевны бүлдереп үз фикерләрен сөйли башлый. Ә аларга беркем бернинди кисәтү ясамый, бүлдерми!

«Алар беренче җыелышларда гына үзләрен шулай тота, кайвакыт соңга кала, тавышлана алалар. Ләкин балаларга олыларга карата булган хөрмәт хисе белән карасаң, алар үзләрен башкача тота башлыйлар, – ди оештыручыларның бере Евгений Темпераментов. – Безнең директорлар үзләре ярата торган ризыклар, аларга кызыклы кушымталар уйлап таба, миңа калса, бу – бик дөрес ысул.
Компаниянең барлык күрсәткечләре дә әлеге фикерне раслый: 2020 елда сату күләме 150 млн сумны тәшкил итте!»

Әлеге очрашудан шаккатып кайттым! Балалар шулкадәр акыллы фикерләр һәм креатив идеяләр чыганагы дип  күз алдына да китерә алмый идем. Ә инде 4 ай үткәч 3 нче җитәкчеләр киңәшмәсенә кергән якташларыбыз белән әңгәмә үткәреп бу турыда күбрәк белербез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев