Логотип Идель
Бу – тема!

«ЙОКЫҢ КИЛМӘСӘ, КАРАВАТТА ЯТМА» НИ ӨЧЕН?

Табиб әнә шулай дип киңәш итә. Ни өчен? Ятсаң ни була?

Әгәр кеше 15 минут дәвамында йоклап китә алмаса, урын-җирдә аунап яту дөрес түгел. бу турыда Россиянең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Роман Бузунов хәбәр итә.

– Йокларга дип ятып та, 15 минут эчендә йоклап китә алмасагыз, торыгыз, - ди табиб, - чөнки бу очракта шартлы рефлекс барлыкка килә. Кеше йокларга ятар алдыннан һәрчак: “тагын йоклый алмыйм инде”, - дип уйлый торган була.

Бузунов сүзләренчә, кеше максатчан рвештә йоклап китәргә тырышканда өч тапкыр озаграк йоклап китә.

– Йоклап китә алмыйча караватта ятсагыз, урын-җир үзе үк йокысызлык белән ассоциацияләшә башлячак. Шуңа күрә, йоклыйсыгыз килмәсә, урын-җирдә ятмагыз. Әйе, төнегез начар узачак. Әмма ул тегеләй дә яхшы узмаячак бит. Өстәвенә йокламау рефлексын ныгытачаксыз гына, - дип аңлата табиб Роман Бузунов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев