Логотип Идель
Бу – тема!

ARTS BILER FORUM: 3 көн 3 секунд кебек

Бу җәйдә 6 Халыкара уку-укыту форумы уздыручы «Сәләт» 3нче форумга аяк баса. Әлегә, әйдәгез, музыка, хореография, театр сәнгатенә багышланган ARTS BILER FORUMның ничек узуын искә төшереп алыйк.

2019 елның 27-30нчы июнь көннәрендә Биләр дәүләт тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә «Мәдәният» милли проекты (Национальный проект «Культура») кысаларында һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган музыка, хореография, театр сәнгатенә багышланган икенче ARTS BILER FORUM төбәкара фестиваль-конкурс булып узды.

ARTS BILER FORUM иҗат лабораториясе кысаларында катнашучылар экспертлардан уникаль белем алдылар, белем бирү һәм мәдәни программа кысаларында үзләрен күрсәттеләр. Башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр урнаштырдылар, төрле юнәлешләр һәм жанрлар үзенчәлекләре, шулай ук алар сайлаган юнәлеш кысаларында яңа тенденцияләр белән таныштылар, алга таба үсешкә этәргеч алалар.

Фестиваль-конкурсның төп максаты – сәләтле балаларны, талантлы яшьләрне һәм аларның остазларын ачыклау, тормышка ашыру һәм үстерү өчен платформа булдыру. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан эш вакытында үз-үзен тоту кагыйдәләренең үтәлүе һәм бәхәсле очракларны җайга салу буенча комиссиясе дә эшләде.



Форум кысаларында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә күренекле эшлеклеләрдән мастер-класслар, чакырылган кунаклар, артистлар һәм экспертлар белән иҗади очрашулар булды, форумны тантаналы ябу кысаларында иҗат коллективлары катнашында гала-концерт оештырылды.

ARTS BILER FORUM хедлайнерлары арасында мульти-музыкант, җырчы, композитор, продюсер, дөнья битбоксерлары арасында танылу алган 5 кызның берсе – Айгөл Галиева, Татарстан Республикасының халык артисты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Почет Билгесе» ордены кавалеры Римма Ибраһимова, композитор, башкаручы, «ТНТ»да «Песни» конкурсы катнашучысы, саундпродюсер һәм «Музтвда» «Йолдызлар фабрикасы» телепроекты остазы, җиңүче эксперты, шоубизнес мәктәбендә вокал укытучысы Виктор Дробыш һәм Антон Коробка да бар иде. Шулай ук хореограф, «Танцы» тамашасы финалисты (3 сезон), «Безликие» иммерсив шоу актеры, Fizika арт-берлеге катнашучысы Даян Әхмәтгалиев, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, педагог Илдар Хәйруллин да балалар белән эшләде.

Балалар исә бәхетле. «3 көн 3 секунд кебек узып китте. Сизелми дә калды. Ләкин күңелдәге хисләр ташкыны шундый зур, киләсе елга кадәр җитәрлек булды бугай», – дип шат елмаялар.

 

Чаткы Ялкынлы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев