Логотип Идель
Бу – тема!

"ЯЗ КИЛӘ ДӘ, КИТӘ..."

“Яз килә дә, китә...” дип җырлыйлар җырда. Быелгы язың ничек килде, шулай китүен теләмәсәң, без тәкъдим иткән киңәшләргә күз сал. ? Димәк, яз өчен күңелле 31 идея тәкъдим итәбез.


1. Язгы матур тәбрикләмәләр (открытка) ясап, туганнарга, дусларга бүләк итәргә.

2. Кораблар ясап, күлләвекләр буйлап агызырга.

3. Өмә оештырырга.

4. Тал песиләренең ничек чыкканын, яфракларның баш төрткәнен күзәтергә.

5. Быелга беренче пинкник оештырырга.

6. 9 май көнне парадка барырга, ветераннарны күрергә, аларны бәйрәм белән котларга.

7. Беренче чәчкәләр белән хозурланырга, аларны фотога төшерергә.

8. Өйләрне җыештырып, юып чыгарырга.

9. Алмагач, сирень, шомырт чәчәкләренең хуш исләрен туйганчы иснәргә.

10. Кошлар сайравын тыңларга.

11. Яңа рецепт буенча пирог пешерергә.

12. Кошларга җимлек ясап эләргә.

13. Күлләвекләренең тирәнлеген үлчәргә.

14. Агач утыртырга.

15. Өйдә суган үстерергә.

16. Язгы урманга барырга.

17. Туңдырма ашарга.

18. Матур блокнот алырга һәм аңа идеяләрне, уй-фикерләрне язып барырга.

19. Матур чынаяк алырга. Тәмләп чәй эчәргә.

20. Яңа чыккан чирәмдә яланаяк йөрергә.

21. Язгы, матур шарф алырга.

22. Урам буйлап барганда борын астыннан җырлар җырларга.

23. Сынган агач ботагын өйгә алып кайтып суга утыртырга. Яфраклар чыкканын көтәргә.

24. Язга матур аяк киеме алырга.

25. Берәр яхшы китап укырга.

26. Иске журналлардан теләкләр картасы ясарга.

27. Тәрәзәләрне юарга.

28. Җылы киемнәрне ераккарак алып куярга.

29. Язгы фотосессия ясарга.

30. Шигырьләр укырга.

31. Гөлләр утыртырга.

Язың бәхетле һәм кояшлы булсын, дигән теләкләр белән, Зилә САБИТОВА ❤?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев