Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬ УЙЛАП ТАБУЧЫЛАР ОЛИМПИАДАСЫ: ҖИҢҮЧЕЛӘР КЕМ?

22-23 июньдә Казанда «XXI гасыр Кулибиннары» яшь уйлап табучылар олимпиадасы узды. Быел бәйгедә Татарстанның 19 муниципаль берәмлегеннән 80гә якын укучы катнашты. 

Олимпиада кысаларында укучылар үз эшләнмәләрен тәкъдим итте, аларны презентация форматында яклады. Яшь уйлап табучыларның фантазиясе киң: сынган микродулкынлы яшен яндыру өчен аппарат (Лихтенберг фигуралары), һава ионизаторы, копкоптильный шкаф, манипулятор, ашлык суктыру машинасын тәкъдим иттеләр. 

Олимпиадада катнашучылар өч яшь категориясендә көч сынашты: «өлкән»  – 14-17 яшьлекләр (9-11 сыйныфлар һәм 1-2 урта махсус белем бирү уку йортлары курслары), «кече» – 11-13 яшьлекләр (5-8 сыйныфлар) һәм «башлангыч мәктәп» – 7-10 яшьлекләр (1-4 сыйныфлар). Барлыгы сигез номинация иде. 

«Яшь уйлап табучылар һәм рационализаторлар олимпиадасын без ундүртенче тапкыр уздырабыз, өстәвенә, бишенче тапкыр Казан университетлары белән бергә эшлибез. Быел олимпиада финалында катнашучылар саны шактый күп, укучылар әлегә бәйгегә битараф түгел – бу безнең өчен иң мөһиме. Уйлап табу белән шөгыльләнгән балаларның потенциалын ачу – бәйгенең төп максаты. Әгәр дә алар яшь чактан проект төзергә, үз уйланмаларын яклап сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәнәләр икән, димәк, киләчәктә аларга әлеге өлкәдә күпкә җиңелрәк булачак. Шунысын да билгеләп үтик, уйланмалар елдан-ел кызыклырак, заманча башкарылган. Бу – катнашучылар әлеге бәйге белән бергә камилләшә дигән сүз. Моннан тыш, кайбер балалар инде үз эшләнмәләренә патентлар алды», - дип ассызыклады Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте рәисе Асия Поварова.

«Акыллы йорт һәм уңайлы шәһәр: принципиаль яңа көнкүреш приборлары уйлап табу» номинациясендә 1 урынны 10 сыйныф укучысы Артур Камалов яулады, «Элемтә һәм телекоммуникацияләр» номинациясендә унынчы сыйныф укучысы Артур Лукьянов җиңде, ә «Сәнәгать технологияләре» номинациясендә тугызынчы сыйныф укучысы Әмир Кашапов һәм Ренат Хәмәтшин тәкъдим иткән проект иң яхшысы дип табылды.

«Мин бәйгедә «3D сканер» проектын тәкъдим иттем, – ди Артур Камалов. - Кечкенә объектларны сканерлау һәм аларны 3D модельгә күчерү өчен өйдә 3D сканер ясау идеясе күптән туды, тик быел гына аны тормышка ашырып булды. Җайланманың эш принцибы шактый гади: без прибор эчендәге платформага сканерлаштырырга теләгән әйберне урнаштырабыз һәм программаны эшләтеп җибәрәбез. Махсус дугада булган камера тирә-юньнең яртысыннан күчерә һәм төрле нокталардан вертикаль буенча предметны фотога төшерә, ә предмет урнаштырылган платформа 360 градуска әйләнә. Шулай итеп, предметның төрле яктан төшерелгән фоторәсемнәре барлыкка килә. Төрле ракурслардан ясалган фотографияләр нигезендә без махсус программада 3D модель булдырабыз» – дип ассызыклады ул.

Иң истә калган проектларның берсе - Артур Лукьяновның «Компьютерлар белән идарә итү системасы». Аның сүзләре буенча, эшләнмә кече һәм урта бизнес компанияләренең, шулай ук дәүләт оешмаларының системалы администраторларының эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. «Программа компьютерларның берьюлы зур төркемнәрендә рутин операцияләрен башкарырга мөмкинлек бирә», – дип билгели ул. 

Олимпиаданың барлык җиңүчеләренә һәм призерларына дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев