Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ» БӘЙГЕСЕНӘ СТАРТ БИРЕЛӘ!

Менә инде сигезенче ел рәттән «Ялкын» «ГазпромТрансгазКазан» белән берлектә  укучылар арасында «Яшәү чыганагы – газ!» дип исемләнгән бәйге оештыра. Бәйге үсеп килүче буынга газ сәнәгате хезмәткәрләренең эше турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Һәр елны катнашучылар үз эшләрендә экология проблемасы, газ һәм аның белән бәйле эшчәнлекнең әһәмиятен, газ сәнәгатендә куркынычсызлык кагыйдәләрен чагылдыра.

«Яшәү чыганагы – газ!» һәр елны төрле номинацияләр тәкъдим итә: текст, фәнни эш, видео, комикс. Шуңа күрә дә укучыларның кызыксынуы арта гына бара. Әйтик, узган елны бәйгегә 130дан артык эш килгән иде. Әле ул гына да түгел, бәйге катнашучыларны иң шәп бүләкләр белән сөендерде: «акыллы» сәгать, колакчыннар, музыкаль колонка... Ә менә 2019 елда җиңүчеләр өчен «ГазпромТрансгазКазан» компаниясе бинасында бәйрәм тантанасы һәм эскурсия дә оештырылды. Җиңүчеләрне компаниянең генераль директоры Рөстәм Усманов котлады. Ә былтыр исә бүләкләү «ТАТМЕДИА» ААҖ да үтте һәм «Ялкын» катнашучыларны компаниянең эшчәнлеге, редакцияләр белән таныштырган иде.

2022 елгы бәйге шартларына килгәндә, моңа кадәр эшләр сыйныф белән кабул ителсә, бу юлы бәйгедә катнашу индивидуаль рәвештә узачак. Бәйге 2  номинациягә бүленә:

1. Комикс. Бу номинациягә рәсем ясарга яратучылар кызыгырга тиеш. Биредә газ сәнәгатенә бәйле сюжетлы комикслар кабул ителә.

2. Текст. Биредә хикәя, әкият, эссе һәм башка чәчмә форматлар туры килә. Катнашучыларның җибәргән эшләре төп теманы ачарга тиеш: газ сәнәгатендә куркынычсызлык, экология һәм яңа технологияләр.

Номинацияләрдә 3 урын билгеләнәчәк, шулай ук, бүләкләр һәм сертификатлар тапшыру каралган. Бәйгегә эшләр октябрь дәвамында кабул ителә.

Бәйгенең тулы нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев