Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН» ХӘБӘРЧЕСЕ БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ИМТИХАНЫ БИРДЕ

Куркыта. Калтырата. Нервландыра. Ох, мәктәптә БДИ тапшырганда, мин дә шундый халәттә идем. Бүген, 17 апрельдә, мәктәпне тәмамлаганга 8 ел үткән вакытта, мин кабаттан имтихан язарга утырдым. Бу юлы – татар теленнән Бердәм республика имтиханы. Ничек булганын сиңа да сөйлим!

БДИларга укучылар, ким дигәндә, бер ел алдан әзерләнә башлый, минем кебек, башка кар ишелеп төшкәч түгел. Имтихан тапшыруымны әле җомга көнне белеп алсам да, әзерләнергә әллә ни вакыт булмады. Шуңа дүшәмбе кич белән бер серле дәфтәремне актарып чыктым. Серле дәфтәр дигәнем – татар теле буенча республика олимпиадаларына әзерләнә торган конспектлар дәфтәре. «Перед смертью не надышешься», диләрме әле?! Чыннан да, 1-2 сәгать укып кына галим булып булмый. Тик кайбер кагыйдәләрне искә төшерергә ярап куйдый тагын.

Шулай итеп, имтихан көне килеп җитте. Без алдан билгеләнгән Казандагы 127нче урта мәктәбенә килдек. Минем кебек, мәктәпне күптән тәмамлап, имтихан тапшырырга килүчеләр шактый иде. Араларында шагыйрьләр Газинур Морат, Роберт Миңнуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах, төрле җитәкчеләр һәм хәтта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үзе дә бар иде. Гомумән алганда, имтихан тапшыручылар 3 аудиториягә сыеп бетте. Барлыгы – 30лап кеше.



Имтихан тапшыручы һәркем үзенең шәхси әйберләрен башка кабинетта калдырды. Кулда бары тик – паспорт һәм су гына (монысы тамак кипкәндә, ярап куйды тагын). Сумкаларны кабинетта калдырырга куркучылар да булмады түгел. «Ә минем 90 меңлек телефонымны алып китсәләр?» дип борчылучы да булды хәтта.

Металл рамканы мине нигә кертергә теләми?


Без БДИлар тапшырган мәлне – 2010 елда – әле металл рамкалар аша кертү юк иде. Имтиханга кергәндә укучыларның туфлилары, каешларын, хәтта киемнәрен салдыру турында шактый ишетергә туры килде. Һәм шуның өчен махсус каеш белән киелә торган киемне киеп бардым. Янәсе, үземдә барысын да сыныйм. Беркемгә дә тими генә металл рамкадан үтеп барам. Һәм менә мин кергән мәлне генә рамка чыелдап җибәрмәсенме?! Әйтерсең лә мин ниндидер ярамган әйбер алып кереп барам. Баксаң, әлеге дә баягы шул каеш гаепле булып чыкты тагын. Оештыручылар: «Әле бит сезнең аяк киемегездә дә тимерләр бар», – ди. Каян шул арада күреп алганнар! Мөгаен, ничә ел дәвамында имтихан тапшырган укучыларны күзәтә-күзәтә шундый төгәллеккә өйрәнеп бетәсеңдер. Инде моңа тулысынча әзер булып: «Хәзер миңа аяк кимемне дә салырга туры киләчәкме?» дип сорыйм. «Юк, кирәкми», – дип елмая оештыручылар. Һәм мин тыныч күңел белән иреккә чыгарылган кош сыман, аудиториягә таба юнәләм.



Ә анда инде минем сыман татар теленнән имтихан тапшыручылар утыра. Күбесе – Татарстанның Мәгарифне үстерү институты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре. Йә, хуш башладык. Аудиториядә – ике оештыручы. Катнашучыларның өстәлләрендә кара гельле ручка һәм караламалар өчен ике А4 кәгазе. Әле ярый оештыручылар кара гельле ручкалар хәзерләгән. Бөтенләй баштан чыккан бит!

Бездә 2018 елның төп яңалыгы булган – КИМнарны аудиториядә чыгарту тәҗрибәсен дә сынадылар. Оештыручы махсус пакетка салынган дискны алды. Аның бер дә ачылмаган булуын күрсәттеләр. Һәр аудиториягә махсус компьютер һәм принтер куелган. Нәкъ менә шулар ярдәмендә безгә биремнәрне чыгартып бирделәр дә инде. Төргәк-төргәк биремнәр алып керү методы да артта калачак икән. Барысы да минуты-секунды белән шушында ук эшләнелә.

Хәерле сәгатьтә!


Ниһаять, оештыручылар инструкцияне укыды, барысын да аңлатты. Сөйләшергә ярамый, барысын да камера төшереп тора. Хәер, сөйләшми тормады апалар. Бер-берсеннән шактый нәрсә сорады, бугай :) Тик БДИ яки БРИда шундый нәрсә булса, шунда ук сине – ишек артына. Иң «кызыгы» һәм кызганычы – ул бланк тутыру. Биредә кечкенә генә хата да ясарга ярамый, шунда ук «бамбарбия кергуду»:) Шуңа барысын да, оештыручылар әйткәнчә, яздык.



Нәтиҗәдә, 14 минутыбыз шул КИМнарның компьютердан чыкканын көтүгә һәм бланкларны тутыруга китте, сынау 10.14тә башланды. Имтиханга 2 сәгать 15 минут минут вакыт бирелде (тик чын имтиханында– 210 минут). Ягъни 12.30да имтихан тәмамланырга тиеш иде.

А, В һәм Сда ниләр көткән?


Безгә башта барысын да караламаларга эшләргә тәкъдим иттеләр. Бланкларны пычратмас өчен, чөнки анда ниндидер билгеләр, тамгалар сызарга ярамый икән. Ул гельле ручка белән үзем дә шактый буялып беттем әле мин.:)



БРИны күпкә катлаулырак булыр, дип көткән идем. Биремнәре үтәмәслек түгел-түгелен. Мисал өчен, араларында «Күзләрегездә» сүзендә басым кая куела?», «Равнина сүзенең татарчасы ничек?» кебек сораулар бар. Гомумән алганда, сораулар басым, җөмлә төзелеше, җөмләләр төре, лексикологиягә багышланган иде. 1-30нчы сораулар – тест формасында. Анда 4 җаваптан берне сайлыйсы һәм бланкка язасы. Минем өчен, иң авыры пунктуация булды. Сызык, өтер, ике нокта куелуга багышланган сораулар бар иде. Үземне пунктуациядән ас, дип әйтә алмасам да, татар теле фәнендә пунктуациянең шактый бәхәсле өлкә икәнен хәтерлим. Чөнки бу юнәлештә бердәм система һәм кагыйдәләр булдырылмаган.

31-38нче сораулар исә – «В» өлеше сыман. Биредә җавапларыңны үзеңә язарга кирәк. Һәм алар арасында буталчык берничә сорау бар иде. Мисал өчен, «Кереш сүзләр кергән җөмләләр санын күрсәтегез» яки «Кушма җөмләләрнең санын языгыз». Бу биремнәрдә җөмләнең номерын язаргамы, әллә инде барлыгы ничә җөмлә икәнлеген язаргамы? Минемчә, мондый сорау буталчык һәм аңлашылмаучанлыклар тудыра.

Иң мөһиме бланкларны тутырганда, барысын да дөрес язарга. Монда мин күнеккән 1, 2, 6, 7, 9лы цифрлары юк. Саннарны яңадан язарга өйрәнергә туры килә! Әле бланк үрнәгендә күрсәтелгән хәрефләре хәрефме?! Менә «у» хәрефе белән дуслаша гына алмадым бит! 1нче бланкны тутырганда, тәки җәфаландым шул «у» хәрефе белән. Өйрәнгәнмен аны ыргаклар белән язарга, ә бланкта таяк формасындагы линияләр белән язарга кирәк. Ярый әле, бланкның аскы ягында хаталарны төзәтә торган урын бар. Ходай кушып, төзәтеп куйдым.

Биремеңне укыганда, «гляди в оба»!


Өченче өлеш – инша. Бирелгән тексттагы проблеманы табып, аңа үз фикереңне белдерергә, автор позициясе белән килешү-килешмәвеңне күрсәтергә, тормыштан, укыган әсәрләреңнән мисаллар китерергә кирәк. Инша 150 сүздән дә ким булмаска тиеш. Минеке күпме чыкканлыгын санарга онытылган... Тик кирәк чакта миңа бирелгән тексттагы проблемага татар язучылары әсәрләреннән мисаллар искә төшмәде. Әйтерсең лә мин бер генә дә татар китабына укымаган! Вәт, мин әйтәм, бу баш миен! Теләмәсә, теләмәс икән! Тәки киреләнепме-киреләнде, ахыр чиктә бер шигырь искә төште. Шуны мисал итеп язып куйдым.

Оештыручылар алдан ук «Биремнәрдә сораулар ничек язылган, нәкъ шулай җавап бирергә тырышыгыз». Мин үзем дә икенче өлештә автоматик рәвештә җавапны сүз белән язганмын, ә анда җөмләнең номерын гына күрсәтергә кирәк булган икән ләбаса. Чыннан да, игътибар – БДИ, БРИ, ТДИда би-и-и-ик кирәкле әйбер икәнлегенә төшендем!

2 сәгать 15 минут башта бик озак тоелса да, вакыт сизелми дә узып китте. Башта караламага чишеп, анда иншаны язып, аннары боларның барысын да тикшереп, акрынлап чиста бланкларга күчердем. Чыннан да, бланк тутыруга гына әллә никадәр вакыт сарыф ителә. Шуңа да мондый имтиханда үзеңне кулга алу, калтырап төшмәү, үзеңне ышанычлы итеп тоту икән. Әгәр, киресенчә булса, үз-үзеңне кулга ала алмыйча җәфаланып, имтиханда бирелгән сәгатькә сыешып бетә алмаска һәм биремнәреңне дөрес итеп үтәмәскә мөмкинсең.


P.S. 18 апрель көнне Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның татар теленнән БРИны ничә баллга язуы билгеле булды. Ул максималь җыеп булган 42 баллдан 34 балл җыйган!


ФИКЕРЛӘР:


Ленар Шәех, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире:

– Россия – күпмилләтле ил. Шуңа да татар теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы булырга тиеш, дип уйлыйм. Әгәр без бер телне генә күтәрәбез икән, бу дөрес әйбер түгел. Европаны күп мәртәбә мисал итеп китерәләр. Анда 3, 5 тел дәүләт теле булып тора. Ил эчендәге вәзгыятьне киеренкеләндермәс өчен, Россиядә яшәүче милли халыкларның да телләренә игътибар булырга, аларның фикере исәпкә алынырга тиеш. Әгәр балаларым татар булып туган, татар телен камил дәрәҗәдә беләләр икән, бу очракта бу имтиханны тапшыру мәҗбүри булырга тиеш, дип саныйм. Аларга татар теленнән имтихан бирүнең бернинди авырлыгы да юк.Чөнки кеше күпме тел күбрәк белсә, бу җәмгыятьтә үз урынын шулкадәр тизрәк таба. Бу имтиханга әзерләнмәдем. Университетны тәмамлаганга инде 10 ел узды, азмы-күпме үземне сынап карар өчен килдем. 100 баллдан 93-95 балл алырга ниятлим.

Рифат Сәлах, шагыйрь:

– Имтиханга махсус әзерлек белән килмәдем. Без, иҗат кешеләре булгач, күңелебездә һәрвакыт илһам йөрергә тиеш. Биремнәрне чишкәндә, бары шуны гына кушып җибәрдек. Сорауларга җавапны без, татар мәктәбендә укыганнар, белергә тиешбез. Монда килүемнең сәбәбе – үз белемнәремне тикшереп карау һәм киләчәктә кайсы юнәлештә белемнәремне ныгыту кирәклеген ачыклау.

Эшебез дә тел, әдәбият белән бәйле булгач, монда килергә бурычлыбыз. Сорауларга бик теләп, ял итеп җавап бирдем. Дөрес, кайбер биремнәрне уйлаганда, югалып та каласың. Мәсәлән, өтер куяргамы, сызык куяргамы, дигән бәхәсле сораулар бар. Кайбер мәсьәләләрдә галимнәр дә уртак фикергә килмәгәннәрдер. Бер урында гына соравым калды. Шул күңелне тырнап тора. Балалар өчен бу бик катлаулы, минемчә. Укучыларга бит конкрет, бернинди шик булмаган сораулар кирәк. Икеләнү калдыра торган урыннар булмасын иде. Тагын биремнәр арасында «әхлаксызлык» сүзе урысчага ничек тәрҗемә ителә?» дигән сорау бар иде. Минемчә, бу сорау дөрес түгел. Без бит монда татар телен белгәнебезне күрсәтәбез. Бәлки бу сүзнең җавапларында аны татар телендәге синономинары белән аңлатырга кирәк булгандыр. «Нинди синоним белән алмаштырып була?» дигән сорау булса, яхшы булыр иде. Мин урыс телен белүгә каршы түгел. Ләкин бу сорау кысалардан чыгып китә кебек. Мондый имтихан кеше белән утырып сөйләшүгә җитми инде. Әмма шул ук вакытта әлеге сынауны уздыру укучыларны калыпка кертә, бу телнең әһәмияте турында уйландыра
Белешмә:

Бүген бөтен Татарстан буйлап татар теленнән БРИ язалар. Ул «БРИ тапшыруның бердәм көне» дигән акция буларак уздырыла. Сүз уңаеннан, 2017-2018 уку елында республикабызда татар теленнән БРИны 18 чыгарылыш укучысы тапшырачак. Алар КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керергә җыена. Әлеге имтиганны сайлау сәбәбе – шушы.

P.S. Сүз уңаеннан, имтиханнарга озак калмады. БДИга барганда, кайбер лафхаклар турында да онытма. Аны «Ялкын» инде язып чыккан иде. Аларны үтәп барсаң, һичшиксез, имтиханың уңышлы булыр!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев