Логотип Идель
Бу – тема!

«өй! come on»: АРАЛАШУ, ЯҢА ДУСЛАР, ИНГЛИЗ ТЕЛЕ

Нәрсә ул өй? Сүзлектән карасаң, өй – яшәү урыны... Ә мохит, дуслар, аралашу «өй» була аламы? Бу сорауга безгә «өй! come on» проекты җавап бирер!

Нәрсә? Чит ил һәм Россия студентларына аралашу өчен оффлайн һәм онлайн форматтагы мохит.

Инстаграм: https://www.instagram.com/oi_come/@oi_come

Барлыкка килү вакыты: июль-август, 2021 ел

Аудитория: 16-35 яшь

Нишли? Проект төрле милләт кешеләрен бер мәйданда җыеп чаралар үткәрә. «өй! come on» катнашучылары бергә җыелышып, нинди дә булса темага фикер алышалар, тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм инглиз теле буенча белемнәрен камилләштерәләр. Бу, беренчедән, яшьләр мохите, икенчедән, яңа дуслар, өченчедән, тел барьерын җиңү ысулы һәм, әлбәттә инде, милләтара коммуникацияне үстерү.

Кайда?  Чаралар гадәттә Милли китапханәдә (Пушкин урамы, 86 йорт) уза, әмма проект үзен бер мохит белән чикләми.

Нинди чаралар? Чаралар диапазоны киң, проект кысаларында:

Китап һәм киноклуб: катнашучылар берәр фильм/китапны анализлыйлар.

Сөйләшү клубы: катнашучылар көн кадагындагы темалар турында фикер алышалар.

Күңел ачуга юнәлгән чаралар. Мәсәлән, power point party, speed dating һ.б

Проект җитәкчесе турында

Александрова Лам Уен Олеговна

Туган көне: 24.12.2002

Уку урыны: КФУ, ИСФНиМК, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлеше

Үзе турында: Минем исемем Лэм. Мин реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча уку юнәлешенең 2 нче курс студенты. 18 яшемдә минем инде тормышка ашырылган 3 социаль һәм 1 коммерцияле проектым бар. Җәдвәл (расписание – авт.) буенча яшим, вакытны бушка уздырырга яратмыйм.

Илһамландыра: Яшьләр проектлары министрлыгы эшчәнлеге

Кызыксынулар: Мин инглиз теле репетиторы булып эшлим, проектларымны алып барам, телефон тышлыклары сата торган онлайн-кибетем бар.

Киңәш: Чикләүләр – ул мөмкинлекләр! Ресурслар азрак булган саен, мөмкинлекләрне күбрәк эзли башлыйсың, киңрәк уйлыйсың. Һәр ситуациядән миллион чыгу юлы бар, эзләгез, тормыш – чиксез!

«өй! come on» барлыкка килү идеясе:

Әлеге проектны булдыру идеясе миңа “RANEPA SUMMER CAMPUS” форумында килде. Минем максималь дустанә интернациональ комьюнити булдырасы килде. Мин аны ниндидер бер аерым мәйданчык итеп күзалдында китердем: анда барысы да – чит ил кешеләре дә, руслар да үзләрен уңайлы, «өйдә» кебе хис итәчәкләр, яңа дуслар табачаклар. Чит ил кешеләренә бу мәйданчык туган телләрендә сөйләшү мохите, ә рус телле кешеләр өчен инглиз телен камилләштерү мөмкинлеге булыр иде. Бу идеяне мин ТР Яшьләр министрлыгына тәкъдим иттем, алар аны хуплады һәм менә 7 августта без беренче чарабызны үткәрдек.

«өй! come on» максатлары:

Беренчедән, локаль һәм чит ил яшьләре арасында комьюнити булдыру. Безнең проектыбызның төп лозунгы – хаталанудан курыкмаска! Кешеләр (милләтенә карамастан) еш кына чит телдә сөйләшкәндә хата җибәрүдән курка, шуңа күрә чит ил кешеләре белән аралашканда кыенлыклар кичерә. Безнең бурыч – кешеләргә хаталануның куркыныч түгел икәнен күрсәтү һәм тел барьерыннан азат итү.

Проектыбыз стрессыз, көндәшлексез, инглиз телендә уңайлы коммуникация тудыруга юнәлгән!

Чарага әзерләнү процессы:

Ай темасын билгеләү. Ай саен «өй! come on» яңа тема билгели һәм әлеге темага багышланган чаралар циклы уздыра.

Мәсәлән, август ае мөнәсәбәтләр темасына багышланган иде. Аның кысаларында, «өй! come on» берничә чара уздырды:

– киноклуб: инглиз телендә «Ове исемле кеше» фильмын карау һәм төп герой образын анализлау.

– сөйләшү клубы: «Нәрсә ул мәхәббәт?» темасына фикер алышу.

– китап клубы: «Куриный бульон для души» китабын уку, эчтәлеге буенча дискуссия уздыру

– speed dating: кешеләрне бер-берсе белән таныштыру максатыннан оештырылган  кичә, кыскасы, нетворкинг вечеринка!

Нигә нәкъ менә «өй! come on»?

Өй-йорт, «өй! come on» – бу мәйданчыкта һәркем үзен өйдәге кебек хис итә, безнең ишекләр һәркемгә ачык!

Ә сезнең өчен нәрсә ул өй?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев