Логотип Идель
Бу – тема!

VOLGA FASHION WEEK: ЗӘВЫК ЯШЬ БЕЛӘН ЧИКЛӘНМИ!

Мода, стиль һәм кием дизайны юнәлешенә төпле белеме булган, бу өлкәне яхшы аңлаучы белгечләр кирәк. Тегү, дизайн буенча курслар хәзер шулкадәр күп ки, яшүсмерләр, яшьләрнең намуссыз белгечләр кулына эләгү куркынычы зур.

Май аенда Казанда Россиянең мода өлкәсендәге иң мөһим чараларның берсе – Volga Fashion Week  узды.  Аның кысаларында төрле дискуссион клублар эшләде, мөһим темаларга мастер-класслар үтте. Россия дизайнерларыннан мода күрсәтү – бу чараның төп вакыйгасы булды.

Әйтергә кирәк, мода һәм стиль өлкәсендә проблемалар җитәрлек. Аларның иң мөһиме, әлбәттә инде, кадрларга бәйле.

– Бездә кием дизайны өлкәсен ни өчендер җитди кабул итмиләр. Яшьләр ике-өч айлык курслар узалар да, “мин – дизайнер” диләр. Безнең компаниягә генә дә аена 3-4 шундый белгеч килә. Миңа калса, бу – зур проблема. Яшьләр белемне дизайн өлкәсендә махсуслашкан, төпле белем бирә торган уку йортларында алсыннар иде, – ди Татарстанның текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берләшмәсе рәисе Ирина Купряхина.

Чыннан да, бүгенге цифрлаштыру чорында мода, стиль, дизайн буенча курслар шулкадәр күп ки, кайсын сайларга белмичә аптырарсың. Социаль челтәрләрдә генә дә көненә унарлаган шундый курс тәкъдим ителә. Аларның рекламасы курсның эчтәлеге белән, гомумән, туры килмәскә мөмкин. Күп очракта блогерлар әлеге курсларны интернеттагы болай да ачык мәгълүмат белән тутыра. Бу өлкә белән кызыксынучы, әмма әлегә берни дә аңламаучы яшьләрнең әлеге “белгечләр” кармагына эләгүе – гадәти хәл.

Әлеге проблемадан Сочида яшәүче модельер, 12 яшьлек Софья Терёшина да хәбәрдар. Әмма аны башка мәсьәлә борчый.  Кием дизайны өлкәсендә берни дә аңламаучы балаларның “мин дизайнер” дип йөрүе борчый аны. Бәлки аларны дизайнер түгел, ә бренд йөзе дип тәкъдим итәргәдер, ди ул.

Сүз уңаеннан, Софья Терешина Volga Fashion Week та иң яшь модельер буларак чыгыш ясады. Биредә ул үзенең джинсадан эшләнгән яңа коллекциясен тәкъдим итте.

– Мин кечкенәдән үк рәсем ясарга яраттым. Бераз үсә төшкәч исә тегү белән кызыксына башладым. Беренче теккән киемем – алгы ягына сөт һәм йомырка тәбәсе төшерелгән күлмәк булды. Нәтиҗәдә, нәкь менә шул күлмәк минем тәүге коллекциямнең беренче киеме булды да инде, – дип уртаклашты Софья.

Алай гына да түгел, әлеге күлмәк Софьяның модельерлык карьерасына беренче адым була. Шушы киемнең фотосын Инстаграм челтәрендә күреп алалар һәм Софьяны Вячеслав Зайцевның мода йортына чакыралар. Анда ул үзенең беренче коллекциясен тәкъдим итә.

– Беренче хис-кичерешләремне бик яхшы хәтерлим. Мин бер почмакка постым да, “Чыкмыйм ”, дидем. Бик курыктым. Тик аннары: “Ә хәзер үз коллекциясен Софья Терешина тәкъдим итә”, диделәр. Шундый рәхәт булып китте, – дип искә ала Софья.

Бүген исә мода өлкәсендә Софья Терешина исеме күпләргә таныш. Volga Fashion Week тан соң аны  Флоренциядә балалар модасы атнасында көтәләр. Анда ул бу чараны ачып җибәрәчәк. Соңрак исә Миланга чираттагы шундый чарага җыена.

Софьяның әнисе Елена сүзләренчә, шәхсән үзе ул дизайн, тегү өлкәсендә гомумән берни дә белми.

– Иң мөһиме: балама бу өлкә бик ошый. Мин инде булдыра алганча аңа ярдәм итәргә тырышам. Кызым белән бер дулкында булу өчен дизайн һәм тегү буенча курслар да уза башладым. Коллекцияләр иҗат итүгә акча күп китә, әлбәттә. Сез Софьяның нинди тукымалар сайлавын белсәгез икән. Коллекцияләрен бары тик сыйфатлы тукымалардан гына эшли. Ә бу бик кыйммәт, – дип сөйләде Елена ханым.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев