Логотип Идель
Бу – тема!

ВАКЫТ ЧАБА, ТОТЫГЫЗ: ВАКЫТ ХӘЗЕР, ЧЫННАН ДА, ТИЗРӘК УЗАМЫ?

Һәркемнең, яшь бару белән, вакытның куып тота алмастай тизлек алуына игътибар иткәне бардыр. Балачакта без көн дәвамында нәрсә генә эшләргә өлгерми идек: уеннар да уйнала, эшлисе вак-төяге дә эшләнә, әле аннан ары да вакыт бихисап күп кала. Көн озын, вакыт чиксез кебек иде. Ә хәзер нәрсә? Йокыдан уянып күзне ачарга өлгермибез, инде кич җиткән була. Олыгаю белән гомер кыскара барган сыман. Фәнни яктан вакыт тизләнүенә нәрсә йогынты ясый икән соң?

Сүзсез, вакыт еллар үтү белән тизрәк ага башламый. Чынлыкта, безнең аны кабул итүебез үзгәрә икән. Һәм галимнәр моның буенча берничә теория тәкъдим итә.

1. Яңа тәҗрибә җитмәү теориясе

Инглиз нейробиологы Дэвид Иглман бу феноменны баш мие эшчәнлегенең үзенчәлеге белән бәйли. Яшь чакта без зур күләмдә яңа мәгълүмат кабул итәбез, туктаусыз нәрсәдер өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз. Һәм яңа ниндидер эшчәнлек белән шөгыльләнгәндә баш мие килгән мәгълүматны аеруча җентекләп эшкәртә. Инде икенче кабат шул ук эшне башкарганда, баш мие аңа игътибарны киметәчәк. Ә яшь бару белән яңа тәҗрибә кимегәннән-кими бара, кеше күпчелек эшне автоматик рәвештә үткәреп җибәрә. Һәм нәтиҗәдә вакыт үткәнен тоймый башлый. Кеше олырак булган саен, аның баш мие ешрак “автопилот” режимын саклый.

2. Хәтерне экономияләү теориясе

Америка галиме Дуглас Хофштадтер бу сорауга психологик яктан карый. Теория хәтердә калган хис-кичерешләр, эмоцияләр белән бәйле. Билгеле бер вакыт аралыгында күбрәк хис-тойгылар кичергән саен, вакыт озаграк барган кебек тоелачак. Мисал өчен, гадәти эш көне белән ниндидер бер сәяхәттә үткәргән көнне чагыштырырга тәкъдим итәм. Гадәти көндә кешенең торак урыны үзгәрми, ул иртән эшкә китә, гадәттәгечә эшли һәм кич җитү белән кабат өенә кайта. Һәм көннән-көн бу вакыйгалар даими кабатланып тора, кеше яңа хисләр кичерми. Хәтерендә онытылмас булып уелып калырлык яңалык булмый аның тормышында. Ә сәяхәттә исә кеше төрле эмоцияләр спектры белән очраша. Ул әле моңарчы күрмәгәнне күрә, эшләмәгәнне эшли, кыска вакыт аралыгында бик күп төрле яңалык белән таныша. Нәтиҗәдә әле бер генә көн үткән булса да, кеше күп еллар дәвамында кичермәгән эмоцияләр белән очрашкач, аңа берничә көн үткән кебек тоелачак. Һәм галим фикеренчә, баш мие безнең вакытны урларга омтылмый, ә менә шундый хәтирәләр өчен хәтерне экономияли.

3. Нейрофизиологик процесслар теориясе

Виргиния һәм Уайзе университеты галимнәре вакыт кызулыгында безнең эчке сәгатьләребез гапле дип саный. Чөнки яшь барган саен, аларның да тизлек арта. Моны тикшерү өчен галимнәр яшьләр һәм пенсионерлар белән тәҗрибә үткәрә. Катнашучыларга күңелдән 3 минутны билгеләргә һәм алар фикеренчә аның кайчан бетүен әйтергә кушыла. Яшьләр төркеме нәтиҗәсе уртача – 3 минут һәм 3 секунд, ә өлкәннәр төркеменеке – 3 минут 40 секунд. Димәк, олылар билгеле бер вакыт аралыгын чынлыктан кыскарак итеп кабул итәләр. Бу дофамин-нейромедиатор бүленүе белән бәйле. Әлеге гормон ләззәтлелек хисеннән кала, когнитив эшчәнлек (бу психик процесс ярдәмендә без әйләнә-тирәне танып беләбез) өчен җавап бирә. Һәм яшь барган саен аның бүленүе кими.

Нәтиҗә бары бер: тормышыгызны булдыра алганча төрле хис-кичерешләргә, яңа танышуларга, күңелле вакыйгаларга һәм беренче тәҗрибәләргә баетыгыз. Һәм шул очракта вакытның «тизләнүе» сезне читләтеп узар. «Гомер үтә, нигә үтә» – дип кайгырып сөйләнерлек булмасын. Тормыштан ләззәт алып, вакытны бушка сарыф итми, һәр минутның кадерен белеп яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев