Логотип Идель
Бу – тема!

УЗГАН ЕЛ ИҢ ЕШ ЯҢГЫРАГАН СҮЗЛӘРНЕҢ БЕРСЕ – САНКЦИЯЛӘР ТУРЫНДА

Яраткан сүзләремнең барсе: «Мин сезгә моңа санкция бирмәдем әле!»  Гадәттә, бу җөмлә дәрес ахырында кыңгырау яңгырап, укучылар сыйныфны ташлап чыгарга ашыкканда әйтелә. Кыңгырау укытучы өчен, санкциясе укучыга. Хәер, хәзер мин сезнең башыгызны тәмам әйләндереп кенә бетердем бугай, шулай бит? Ярый, әйдәгез барын да аңлатыйм.

Санкция дигән сүз илебездә соңгы 10 елда бик еш яңгырый. Әле якын киләчәктә дә тиз онытылмас ул. Бу сүзнең якынча нәрсә аңлатканны барыбыз да аңлый сыман. Санкция була икән, димәк, нәрсәдер безнең җирлеккә барып җитми башлаячак, кемнеңдер нәрсәседер чикләнә, имеш. Шулай, әмма алай гына түгел.

КАТГЫЙ

Сүз берничә мәгънәдә кулланыла. Латинчадан тәрҗемә иткәндә, sanctio катгый карар дигәнне аңлата. «Катгый карар», бер яктан, нәрсәдер рөхсәт итә ала: мәсәлән, Патша санкциясе монархия сакланган илләрдә парламент кабул иткән кануннарны гамәлгә кертә; прокурор санкциясе Русиянең хокук системасында прокурорның тикшерүчеләр тарафыннан теге яки бу эшләрне алып баруга ризалыкны белдерә һ.б.

Ахыр чиктә, хокук белеме фәнендә хокук нормасының санкциясе дип бу нормада тасвирланган кагыйдәне бозган кешегә карата кулланылачак күңелсез чаралар атала. Бу мәгънәдә судлар чыгара торган барлык төр җәзалар да санкция исемле булачак.

Ниһаять, безгә тагын да танышрак мәгънәсе – халыкара сәяси һәм икътисадый санкцияләр. Алары да «тәртип бозган» дәүләтләргә карата кулланыла. Хәер, кайчак чикләүләр башкаларча яшәргә теләмәгән, үз юлын һәм намусын сакларга омтылган илләргә дә кертелә.

БЕЗ УЙЛАГАННАН БОРЫНГЫРАК

Икътисадый санкцияләрнең тарихы бик борынгы. Элладада, ягъни Грециядә, Мегара исемле шәһәр бар. Моннан 2454 ел элек бу шәһәр сәүдәгәрләренең товарларын Афиналарда сатып алуны тыялар. Мегара корабларына Афиналар берләшмәсенә кергән шәһәрләрнең портларында тукталырга да ярамаган. Мегара гражданнарына карата да чикләүләр кертелгән. Бу – тарихта безгә билгеле булган беренче икътисадый-сәяси санкция. Аның сәбәбе бик гади була, мегаралылар Афиналар берлегенә хыянәт итә, дуслык килешүе төзелгәч тә, чиктәш җирләрдә, илаһларга багышланган урыннарда, басуларны сөрәләр. Хыянәттән дә, кимсетелүдән дә ачулары чыккан Афиналар җитәкчелеге чыннан да катгый карар чыгара. Мегарага карата кулланылган мондый чикләүләрнең дәвамы – борынгы грек шәһәрләрен байтак еллар газаплаган Пелопоннес сугышы. 40 еллап барган бу сугыштан соң Спарта белән Афиналарның тормышы тәмам үзгәрә. Димәк, бер-береңне ишетергә теләмәү ишеттерергә теләүне китереп чыгара. Ә аннан соң инде яман хәлләр дә башланырга мөмкин.

Урта гасырларда дини санкцияләр, репрессияләр еш кулланылган. Мәсәлән, Рим папасы, аның фикеренчә, кагыйдәләрне бозган шәһәрләрне «чиркәүдән чыгара» алган. Ягъни аның карары нигезендә тулы бер шәһәр халкы христиан булудан туктый һ.б.

20 гасырда, Беренче дөнья сугышыннан соң, икътисадый санкцияләр халыкара оешмалар тарафыннан да кертелә башлый. Башта Милләтләр лигасы, аннан Берләшкән Милләтләр оешмасында санкция җитди коралга әверелә.

ТӘРТИПСЕЗЛӘР ҺӘМ ДУАМАЛЛАР ӨЧЕН

Диктаторлар идарә иткән, геноцид, хәрби җинаятьләр һәм башка канунсыз гамәлләр күпләп кылынган дәүләтләргә карата санкцияләр еш кертелә. Мәсәлән, Гыйрак Сәддам Хөсәен вакытында шундый чикләүләр астында яшәде.

Шул ук вакытта санкцияләрнең сәбәпчесе бары тик сәяси сәбәпләр генә булган илләр дә күп. Куба, мәсәлән, коточкыч җинаятьләре белән данлыклы ил түгел. Ләкин анда 60 еллар элек хакимияткә яңа көчләр килгәч, чит илләргә буйсынган компанияләрне дәүләтнеке итәләр. Моңа җавап итеп, АКШ чикләүләр кертә. Куба шул дәвердән бирле санкцияләр астында яшәвен дәвам итә. Иран дүрт дистә ел икътисадый блокадада яши. Озак еллар чикләүләр астында яшәгән башка дәүләтләр дә бар (мәсәлән, Сүрия, Төньяк Корея), әмма аларның мисалларын уңышлы дип әйтеп булмый.

Санкцияләрнең максаты – зур хәрби конфликтларсыз гына нинди дә булса олы максатка ирешү, «канун бозучыны» бастыру. Бу алымны нәтиҗәсез дип әйтеп булмый, ничек кенә булса да, мөмкинлекләре чикләнгән дәүләттә яшәү дәрәҗәсе төшми калмый. Әмма һәрбер стрессның да кешене дә, дәүләтне дә үсешкә илтә алырлык көче дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев