УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ ЯКЫНЛАША

Укытучылар көне бәйрәм генә түгел, безнең яраткан мөгаллимнәребезгә елмаю бүләк итү өчен менә дигән форсат та әле. Шул уңайдан, Россия укучылары хәрәкәтенең Татарстан бүлеге «Яраткан укытучыңны котла» һәм #КонкурсРДШРТ_УчительСпасибо дигән акцияләрен башлап җибәрә. Моның өчен 2-5 октябрь көннәрендә акциягә кушылу да җитә.

Нәрсә эшләргә кирәк:


Үзеңнең укытучыңа / сыйныф җитәкчеңә / остазыңа оригиналь котлау уйлап тап.

Форматы:


∨15 секундлык котлау видеоролигы (теләсә нинди жанрда – интервью, мөрәҗәгать);

∨компьютер графикасы (статик/динамик);

∨рәсемнәр, кул эшләнмәләре, скульптуралар – социаль челәтәрләргә фото-видеоларын куярга;

∨социаль челтәрләргә куеп була торган теләсә нинди контент.

Кая урнаштырырга?


«Вконтакте» яки «Инстаграм» (район, мәктәбеңнең тулы исемен, котлау авторының фамилия, исеме, атасының исемен күрсәтеп);

хештеглары: #СпасибоУчительРТ #ПоздравьУчителяРТ #РДШРТ_МойУчитель #КонкурсРДШРТ_УчительСпасибо

Бүләкләү:


5 октябрь көнне иң яхшылары сайлап алыначак һәм шәп бүләкләр тапшырылачак.

Укытучыңны да шатландыр! Үз көчеңне дә сына!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    725
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    556
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    380
    0
    0

Блоглар