Логотип Идель
Бу – тема!

ТИРӘ ЯКТА ЫГЫ-ЗЫГЫ, Ә СИН ТЫНЫЧ: РЕСУРСЛЫ ХАЛӘТТӘ КАЛЫР ӨЧЕН 6 КИҢӘШ

Миңа кайчак кемдер тормышыбыз тизлеген 2х итеп, безне күзәтеп, көлеп утырган сыман тоела. Чөнки көн, атна, ай, ел дәвамында булган тыныч мизгелләр бармак белән санарлык. Ыгы-зыгыда булу, тормыш куу – заманабыз үзенчәлегедер. Шулай да, менталь сәламәтлекне дә саклап каласы килә бит. Шуңа күрә бу язмада мин ресурста, тынычлыкта калыр өчен 7 ритуал тәкъдим итәргә булдым. Киттек!

1. Сумкаңны чистарт

Шоппер белән йөрүче яшьләр өчен бу аеруча актуаль. Чөнки ул капчыкта нәрсә генә юк. Һәм берәр нәрсә эзләргә тотынсаң, психланып, хәлдән таеп, ахыр чиктә утырып елыйсылар килә башлый. Шуңа күрә сумкада булган чекларны, конфет чүпләрен, печенье валчыкларын, ватылган әйберләрне чыгарып ташла. Бу хаосны бераз басачак.

2. Йокларга ятарга бер сәгать кала телевизор, телефон, планшетны сүндер

Дөньяда булган барлык яңалыкларны укый һәм тыңлый башласаң, гомумән, акылдан язарга була. Ә төрле уеннар, видеолар, җырлар һәм башка төр мәгълүмат синең баш миеңә коточкыч йогынты ясый. Шуңа күрә күзләреңне, баш миеңне, кулларыңны ял иттерегез. Аның урынына үзеңә үзең массаж һәм башка процедуралар ясарга киңәш итәм.

3. 20:00 дан соң эш белән бәйле сорауларга җавап бирмәскә тырыш

Эштә үз эшеңне син инде башкардың. Ә өй – ял итү урыны. Шуңа эш чатларына гомумән кермәсәң дә була. Ләкин «бик тиз, зинһар өчен» дигән хатларны укысаң була :)

4. Мунча, спа, ванна, душ һәм башкалар

Кирәк булмаган стрессны су белән юып төшереп була. Һәрхәлдә мин моңа ышанам. Шуңа күрә атнасына бер булса да тәнеңне ял иттер. Ә тәмле исле скраблар, сабыннар сиңа бу эштә булышачак.

5. Шәмнәр

Ут янганга мин гомерем буе карарга әзер, ә ул ут тәмле исле шәм булса мин гомумән бәхетемнең югары ноктасына җитәм. Йокы алдыннан шәм януының тылсымлы тавышларын тыңлап, хыялланып яту бик тынычландыра.

6. Рәхмәт көндәлеге

Тормышка рәхмәтле була белү – иң зур бәхет. Көн дәвамында булган шатлыклы хәбәрләрне искә алып, язып, аларны яңадан тойсаң, битеңдә, һичшиксез, елмаю булачак.

Бу – мин кулланган һәм минем өчен файдалы булган ритуаллар. Ләкин алар тагы да күбрәк. Үзең өчен иң кулайларын сайлап, тынычлыкта, ресурста яшә.

Теги: үзүсеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев