Логотип Идель
Бу – тема!

ТИМЕРАЯККА БАСЫР АЛДЫННАН...

Тимераякта нык басып торырга һәм бозда үзеңне патшаларча тотарга хыялланасыңмы?;-) Алайса без сиңа тәкъдим иткән 10 киңәшкә колак сал.

1. Тимераякны яхшылап сайла. Алып торуга караганда үзеңнекен булдыру яхшырак, чөнки ул нәкъ синең размерда булачак. Беркайчан да зуррагын алу ягын карама, ник дигәндә, аягың аның эчендә тыгыз утырмаячак. Хоккей уйнаганда киелә торган тимераяк болай гына шуу өчен туры килмәячәк.

2. Һава торышына карап киен. Синең өстә өч кат кием булырга тиеш: беренчесе – тирне сеңдерә торган тукымадан булса яхшы, икенче кат кием сине җылытырга тиеш (свитер, җылы чалбар), өченче кат кием кар һәм җилдә саклау өчен кирәк (иң яхшысы җиңел куртка булыр). Башлык, бияләй, шарф та киеп куйсаң, син – әзер!

3. Бозга чыгар алдыннан күнегүләр ясап ал. Аларны баштан башлап, акрынлап кул, тез, аякларыңа яса. 5 минут дәвамында гади генә хәрәкәтләр ясау сине егылулардан һәм җәрәхәтләрдән саклар.

4. Гәүдәңне дөрес тот. Иң дөресе – үзеңне гадәттәтә ничек тотасың, шулай шуу.

5. Дөрес егылырга өйрән. Иң мөһиме – башыңны сакла. Егылганда бер йомгак булып җыелырга тырыш, терсәккә егыла күрмә. Шуганда аркага егылмас өчен алга таба иелебрәк шусаң, яхшы.

6. Тренердан бер-ике дәрес булса да ал. Синең шуу рәвешеңә бәя бирергә һәм кайбер урыннарда төзәтеп җибәрер өчен бу кирәк.

7. Шугалакта шуу кагыйдәләрен исеңнән чыгарма. Шугалакта сәгать теле уңаена каршы шуалар. Тимеракта яхшы шуучылар үзәктә, ә әле яңа башлаучылар кыйрыдарак шуа. Тизлеккә килгәндә, һәр кеше үз мөмкинлекләреннә чыгып зур яки азрак тизлектә хәрәкәт итә ала, начар шуучылар яхшы шуучыларга юл бирә.

8. Тимераягыңны саклап тот. Шуганнан соң аны яхшылап корыт, беркайчан да батарея янында киптермә, вакытында кайрарга онытма. Еш шуганда ике айга бер кайрарга кирәк. Махсус капчыклар тимерагаяңны яңа килеш сакларга, ә сиңа киселмәскә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев