ТИГЕЗСЕЗЛӘР КӨРӘШЕ
Феминизм – сәяси хәрәкәт. Аның нигезендә хөрмәт, тигезлек, гаделлек өчен көрәш ята. Хатын-кыз катламының элементар хокуклары өчен көрәштән башланган ул. Аны сәяси, икътисади, социаль һәм шәхси аспектларда барыбызның да тигез хокуклыгы һәм билгеле бер ирекләргә ия булу өчен хәрәкәт дип аңлата алабыз.
Әйе, хәзерге чорда феминизмның ни өчен кирәклеге кайберәүләргә аңлашылмый. Бүгенге идеяләре белән барыбыз да килешеп бетмәскә дә мөмкин. Ләкин төптән караган очракта, хәзерге җәмгыять феминизм хәрәкәтенә бик рәхмәтле булырга тиеш. Миңа калса, элеккеге гасырларда гамәлдә булган социаль һәм сәяси кануннарның кире кайтуына беркем дә риза булмас иде: ир-атлар да, хатын-кызлар да.
Дулкыннар
Феминизмның тарихын белеп кенә аның мәгънәсен һәм әһәмиятен тулысынча төшенеп буладыр. Хәрәкәтнең тарихын 4 дулкынга бүлеп өйрәнәләр.
Беренче дулкын 1848 елда барлыкка килә, ул суфражистлар хәрәкәте белән бәйле. Французча suffrage – сайлау хокукы. Әйе, әүвәл калыккан мәсьәлә: хатын-кыз да сәяси сайлауларда катнаша аламы, юкмы? Хатын-кыз мал-мөлкәт иясе була аламы, юкмы? 2022 елда бу көлке мәсьәлә сыман. Ә ул вакытта каты көрәш барган.
Икенче дулкын шартлы рәвештә 1960 елларда башлана һәм бүген дә, башка дулкыннар белән бергә, дәвам итә. Әйе, 20 гасыр башында күп илләрдә кануннар үзгәртелә, тигез хокуклылык урнаша башлый. Әмма социаль яктан, җәмгыятьнең үзендә, караш бик үзгәрми әле. Әйе, закон каршында сез тигездер дә, әмма гаиләдә, урамда, эштә сиңа барыбер башкача карыйлар. Кыз бала – булачак Ана гынамы? Һөнәрләрне ир һәм хатын һөнәрләренә бүлү дөресме? Икенче дулкын феминизмы мәдәнияттә һәм иҗтимагый тормышта урнашкан стереотипларны кире кага, аларга каршы көрәшә. Бу этапта күтәрелгән мәсьәләләр актуальлеген һич тә югалтмый, бигрәк тә безнең җәмгыятьтә.
Өченче дулкын 1990-2010 еллар дәвере белән бәйле. Бу этапта күтәрелгән идеяләр фәлсәфә белән дә тыгыз бәйле. Монда җенес һәм гендер, гендер рольләре, аларның корылышы сораулары актуальләшә, гендер тәңгәллекләренең күплеге теориясе өйрәнелә.
10 ел элек феминизмның дүртенче дулкыны да барлыкка килде. Җәмгыятьтә тигезлек соравы һаман алда: күп кенә илләрдә хатын-кызлар белән ир-атлар тигез дәрәҗәдә хезмәт хакы ала алмый икән. Кыз балалар һәм хатын-кызларның җәмгыятьтә мөмкинлекләре ир-атларныкы белән тигез түгел (мәсәлән, ир-ат укытучының мәктәптә директор булу мөмкинлекләре күбрәк). Дүртенче дулкында стереотиплардан, шул исәптән, стереотипка нигезләнгән тәрбия бирүдән арынырга чакыралар.
Иң прогрессив дәүләтебез
Хатын-кыз хокуклары өчен көрәштә тарихи яктан Россия – иң алга киткән ил. Бездә Бөек 1917 ел инкыйлабыннан соң башка илләрдә булмаган хәлләр башлана: хатын-кызларга ир-атлар белән бертигез сайлау хокукы һәм сәяси тигезлек игълан ителә, кыз балалар ил буенча иркенләп белем ала башлый. Хәтта хатын-кызларны көн саен өйдә ашарга пешерү вазыйфасыннан азат итү омтылыша да була, моның өчен үзәкләштерелгән ашханәләр төзү проекты уйлап табыла. Әлбәттә, тиздән вәзгыять янә үзгәрә һәм консерватив караш әйләнеп кайта башлый. Хәзерге дәүләтебездә һәм җәмгыятебездә закон ягыннан ир-ат һәм хатын-кыз хокуклары тигез карала. Киресенчә, аерым ситуацияләрдә закон һәм суд системасы ир-атка начаррак мөнәсәбәттә була әле.
Әмма канун – ул канун. Ә җәмгыятьнең үзендә, безнең көндәлек аралашуда һәм хезмәттәшлек итүдә, мәктәптә һәм университетта, һәрбер даирәдә феминизмның икенче, өченче, дүртенче дулкыннары күтәргән проблемалар беркая да югалмады.
Тигез мөмкинлекләр өчен көрәш әле барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев