Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ ЕШ КЕРӘ ТОРГАН ТӨШЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ АҢЛАТМАСЫ

Без еш кына төшләр күрәбез. Ни өчен күрәбез, ник нәкъ менә шундыйны күрәбез, аларның мәгънәләре нидә? Әлеге сорауларга җавап һәркемне кызыксындыра. Бүген без сиңа да, миңа да керә торган кайбер төшләргә аңлатма бирергә тырышып карарбыз. 

Без һәрдаим, үзебез дә сизмәстән, бөтен нәрсәне дә анализлыйбыз. Төшләр – көн дәвамындагы уйлануларыбыз нәтиҗәсе. Шул рәвешле, аңыбыз безнең белән аралаша, еш кына четерекле мәсьәләләрдән чыгу юлын күрсәтә. Кешеләргә иң еш керә торган төшләрне барлап чыгыйк әле: бәлки төштә күргәнне өндә бик отышлы файдаланып булыр?

Биектән егылып төшү

Киләчәккә өметсезлек, нәрсәдән булса да курку – боларның барысының да нәтиҗәсе буларак, без төшебездә биектән егылып төшүне күрәбез. Егылу – ярдәмгә мохтаҗлык символы.

Очу

Гадәттә төшләрендә үз-үзләренә ышанган һәм үзләре белән булган хәлләрне контрольдә тота алган кешеләр оча. Ә инде артык биектә очуыңны күргән кеше үзенең теге яки бу эшне булдыра алуына шикләнә, дигән сүз.

Имтихан

Әгәр төшеңдә имтихан алдыннан борчылуыңны күрсәң, димәк, синең тормышыңда бик мөһим вакыйгалар күзәтелә. Шулай ук үзеңә һәм булдыра алачагыңа ышанмау да мондый төшләр керүгә китерергә мөмкин.

Үлем

Үзеңнең яки якыннарыңнын үлгәнен төштә күрүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Күп очракта мондый төшләр якыннарыңны югалтудан курыкканга, алар өчен борчылганга керә, шулай ук төп сәбәп булып тормышыңдагы үзгәрешләр яки көтеләчәк яңалыклар алдыннан булган курку хисе тора.

Кемнеңдер синең арттан күзәтүе

Чишелмәгән мәсьәләләрнең безне өндә генә эзәрлекләп калмыйча, йоклаганда төшкә дә керә. Моннан тыш, фильмдагы кайбер мизгелләрнең төшкә керүе дә бар.

Төштә төш күрү

Иртән син торасың, юынасың, ашыйсың һәм укырга китәсең... Шулчак будильник чылтырый һәм боларның барысының да төш кенә булуың аңлыйсың. Мондый төшләр, гадәттә, чишелмәгән мәсьәләр эчендә калган кешеләргә керә.

Шуны исеңдә тот: барлык сорауларга да җавап синең башыңда. Иң мөһиме: яхшылап йокыңны туйдырырга онытма!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев