Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЛЫГЫҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАН!

1-5 август Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Бу чарада 30 чит илдән, 60 Рәсәй төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан килгән 1000 делегат катнашты. 

Форумны Бөтендөнья татар конгрессы уздырды. Бу нинди оешма соң? Барысын да белер өчен, мин конгрессның волонтеры - Мамлиев Якуб белән әңгәмә корырга булдым. Якуб Үзбәкстаннан, Казанда укый.

— Якуб, Бөтендөнья татар конгрессы оешмасы белән таныштырып кит әле.

— Бөтендөнья татар конгрессы, БТК — бөтен дөнья буенча татарларны берләштерүче иҗтимагый оешма. Оешма 1992 елның 19 июнендә эшен башлый. Конгресста 2 аерым оешма бар: "Ак калфак" һәм "Бөтендөнья татар яшьләре форумы". Мин "Бөтендөнья татар яшьләре форумы"нда эшлим. Бөтендөнья татар яшьләр форумының рәисе - Яруллин Тәбрис Мөдәррис улы. Ай саен без җыелышлар уздырабыз, татар халкының мәдәнияте, теле, тарихы, төрле проблемалары турында сөйләшәбез, чаралар үткәрәбез.

— БТКда эшчәнлекне күптәннән алып барасыңмы? Бу оешмада эшләр өчен нинди булырга кирәк?

— Мин конгресста инде бер ел эшлим. Конгресс бөтен кешеләрне кабул итә, иң мөһиме - сез тырыш булырга тиеш, а башка нәрсәгә үзебез өйрәтәбез.

— БТКның төп эше нидән гыйбарәт, синеңчә? Ел дәвамында оештырган чаралар турында сөйләп китсәң иде.

— Конгрессның төп эше - ул татарлыкны саклау, минемчә. Ел дәвамында конгресста бик күп чаралар уза. Мәсәлән: төрле акцияләр, форумнар, хәтта квестлар да! Иң популяр акция - "Мин татарча сөйләшәм". Ул ел саен 26 апрельдә уза, чөнки бу көнне Габдулла Тукайның туган көне! Без шул акциядә заманча концерт үткәрәбез. Анда татарча рок, реп, поп җырларын башкаралар. Акция алдыннан без "Татар дозор" дигән квест оештырабыз. Шул квестта мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша. Бу чара сезне кызыксындырса, аның турында интернетта бик күп мәгълүмат бар.

— Күптән түгел Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды, син бу чарада волонтер идең. Татар форумында волонтёр эше нәрсәдән тора, көнегез ничек үтә? Һәм, гомумән, хис-кичерешләрең, бу чараның программасы турында сөйләп кит әле.

—  "Бөтендөнья татар яшьләре форумы" - төрле төбәкләрдән, илләрдән килгән яшь татарлар форумы. Бу форумны уздыруда без - Татар конгрессының волонтерлары - шактый эш башкара. Форум волонтерларының вазифалары да төрле. Кемдер делегатларның кураторы, кемдер ашау өчен җаваплы, кемдер транспорт мәсәләсен хәл итә. Мин автобусларга графиклар төзедем. Озын сүзнең кыскасы, автобуслар падишаһы булдым!



Форумда программа бик кызык иде, биш көн сизелмичә үтеп китте. Беренче көнне без делегатларыбызны регионнар буенча бүлдек һәм алар белән төрле уеннар уйнадык, бер-берсе белән таныштырдык. Икенче көнне бездә пленар утырыш булды. Өченче көнне Рәшит Гали улы Сюняев галәм турында мавыктыргыч лекция алып барды. Дүртенче көнне без Татарстан районнарына киттек: 13 автобус - Болгарга, ике автобус - Балтачка. Мин үзем Балтачка бардым. Аэродромга экскурсиядә, нәни Сабантуйда булдык. Сыер саудык, көянтә белән йөгердек, печән чаптык. Аннары Болгардан һәм Балтачтан делегатлар Арчага барды. Анда Арчаның башлыклары безгә бер чара уздырганнар иде, Сабантуебыз дәвам итте. Делегатлар һәм артистлар концертын карадык, бик шәп булды! Бишенче көнне "Печән базар"ында үткәрдек. Аның турында ишеткәнегез бардыр инде.

— Синеңчә, Татарстан татарлары башка өлкәләрдән килгән татарлардан нәрсә белән аерыла?

—  Беренчедән, диалектлары белән. Һәрбер илдә, төбектә татарлар үзенчә сөйләшә. Икенчедән, тәрбияләре дә азгына аерыла, менталитетлары башка.

— Бу форумга катнашучы кебек эләгеп буламы? Делегатлардан башка, тагын кемнәр чакырыла?

— Әлбәттә! Делегатлардан башка тагын төрле кунаклар чакырыла, ләкин алар делегатлар белән Универсиада авылында яши алмыйлар, шуңа карамастан, бөтен чараларда тулысынча катнашалар.

— 2017 елда уздырылган Бөтендөнья татар форумын быелгысы белән чагыштыр әле, нинди яңалыклар кертелде?

— 2017 елда алтынчы Бөтендөнья татар конгрессыннын съезды узган иде. Бу ел - сигезенче Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Үткәрелү һәм масштаб ягыннан бу төрле чаралар. Хәрәкәтебез киңәя, популярлаша бара. Ә хыялларыбызда - татар университетын ачырга!


Татар халкының телен, тарихын, мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән Татар конгрессына һәм Якубка без зур уңышлар теләп калабыз. Татар булуыбыз белән горурланып яшик!


Айназ Сөләйманова





Фотолар Бөтендөнья татар яшьләре форумының Вконтактедагы төркеменннән алынды




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев