Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР МАТБУГАТЫНА НИГЕЗ САЛУЧЫЛАР – КЕМНӘР УЛ?

Барлык журналистларны, нәшриятчыларны, полиграфия өлкәсе эшчеләрен май аенда нинди бәйрәм берләштерә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, басма матбугат көне! Россиядә журналистика көне 13 гыйнварда үтсә, Татарстанда аерым бер матур дата – 19 май бар. Шушы уңайдан татарның басма матбугатына кемнәр нигез салганы, татар журналистикасын нинди шәхесләр яшәткәне турында сөйләшербез.

Әлеге язма өчен мәгълүмат эзләгәндә, таҗлы вирус котырган елларда басылып чыккан бер мәкаләгә тап булдым. Нәкъ басма матбугат көненә юнәлдереп язылган иде ул. Мәкаләдә, ул еллардагы вазгыятьне исәпкә алып, һөнәрләре массакүләм мәгълүмат чараларына кагылышлы кешеләрне табибларга тиңлиләр. Чөнки ил һәм барлык дөнья өчен катлаулы чорда кешеләрне дәвалаучылар белән беррәттән аларга мәгълүмат җиткерүчеләр дә үз эшләренә тугры һәм намуслы кала. Чөнки элек-электән оператив һәм төгәл мәгълүмат – бер йотым саф һавага, ә яхшы хәбәр шифалы дәвага тиң. 

ИДЕЛ БУЕ ЖУРНАЛИСТИКАСЫНЫҢ ТӘҮГЕ АДЫМНАРЫ

Сүзне татар басма матбугатын күтәрү юнәлешендә беренче кыю адымнар ясаган Иван Ипат улы Запольскийдан башлыйк. Галим, гамәли математика һәм физика профессоры халыкны Россия күләмендәге мәдәни тормышка якынайту, аң-белемле итү максатыннан 1808 елда татар һәм рус телләрендә «Казан хәбәрләре» исемле газета  нәшер итү идеясе белән чыга. Газета нәшер ителә, әмма хакимият вәкилләре каршылык белдерү сәбәпле, ул рус телендә генә була. Басмада җәмгыять һәм сәясәткә кагылышлы вакыйгалар, мәдәни тормышка, мәгариф өлкәсенә бәйле проблемалар яктыртыла. «Казан хәбәрләре» кыска гомерле булуына карамастан, басманы Идел буе журналистикасына нигез салган дип әйтергә мөмкин.

ЧЫКМЫЙ КАЛГАН ГАЗЕТАЛАР

1833 елдан Казан университеты галимнәре кабаттан татар телендә газета чыгару хыялы белән яна башлый. Маркел Григорий улы Никольский «Бәхрел Әхбар» исемле газета нәшер итәргә тели, әмма талпынулары нәтиҗәсез була. Танылган ориенталист Петр Иван улы Пашинның да 1964 «Файда» исемле газета чыгару теләге чынга ашмый. 

60 нчы еллардан татар басма матбугаты өчен көрәшкә татар җәмгыяте вәкилләре дә кушыла. Беренчеләрдән булып Каюм Насыйри Казан губернаторларына татар телендә басма орган чыгару үтенече белән гариза җибәрә. Әмма ни кызганыч, ул да үтенеченә уңай җавап алмый. 

Тагын күпләгән галимнәр «Дәфтәр мөҗдәвар» (Хәбәрләр җыентыгы), «Мөҗдәвар» (Хәбәрче), «Чишмә», «Нур», «Хәфтә» (Атна) исемле үз газеталарын чыгару өчен адымнар ясап карый. Тик төрле сәбәпләр табып, хакимият аларның уй-ниятләрен кире кага. Фәкать 20 гасыр башындагы инкыйлаб вакыйгалары гына югары катлам вәкилләрен башкача фикер йөртә башларга этәрә.

«НУР»лы ГАТАУЛЛА БАЯЗИТОВ

Гатаулла Баязитов – күренекле дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе. Санкт-Петербург шәһәрендә тәрҗемәче һәм мөгаллим булып эшли, дин өлкәсендә даими эшчәнлек алып бара. 1905 елның 2 сентябрендә нәкь аның җитәкчелегендә «Нур» исемле беренче татар газетасы Санкт-Петербургта дөнья күрә. Гатаула Баязитов вафат булганнан соң аның эшен балалары дәвам итә. 

Бу басманың дөнья күрүе татар басма матбугатының киң колач җәеп үсә башлавына этәргеч була. Шул ук елның октябрендә татар телендә «Казан мөхбире» дигән газета басыла. Соңрак сүз иреге турында манифест кабул ителә һәм басма матбугат өлешчә цензурадан азат ителә. Бу вакыйга журналистика үсешенә тагын бер баскыч була. 1905 елның ноябрь аенда Җаекта «Фикер» исемле басма нәшер ителә. Ике атна узуга Санкт-Петербургта татар телендә «Өффәт» (Дуслык) исемле дүртенче газета чыга.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ ТАТАР МАТБУГАТЫ

1917 елларга Россия күләмендә татар телендә 120 ләп газета-журнал нәшер ителә. Төрле катлам вәкилләренә кызыклы булган, төрле яшьтәгеләргә юнәлдерелгән басмалар табарга мөмкин була ул вакытта. Әмма 1920 елларга илдәге сәясәт белән бәйле рәвештә басма чаралар саны нибары егермегә кала. Октябрь инкыйлабыннан соң күпләгән язучыларның, җәмәгать эшлеклеләренең илдән китүе сәбәпле эмигрант матбугаты киң колач җәя. 

Эмигрант язучылар турында сөйләшкәндә Гаяз Исхакыйны искә алмый калу мөмкин түгел. Ерак Көнчыгышка килеп эләккәч Гаяз Исхакый «Милли байрак» исемле газета бастыра. Әлеге басманы эмигрант татарларның язмыш энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Берлинда да язучы «Милли юл» исемле журнал чыгара. Соңгы көненә кадәр татар язмышы һәм киләчәге өчен янып-көеп яши ул.

ҺӘМ ӘЛБӘТТӘ, ТУКАЙ!

Габдулла Тукайның публицистика белән ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнгәнлеген барыбыз да белә инде. Аның «Нур» газетасы басылып чыгуына багышланган шигырь юллары да билгеле: 

«Милләткә никадәр байлык, бәхет, якты

Киләчәк, чөнки бу көз төн яктан кояш чыкты…

Газета — тиңдәшсез нәрсә, исеме — «Нур»,

Татарга ул — якты көн, зур куанычтыр».

Шагыйрь 1895-1907 елларда «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыганда, рус мәктәбенә дә йөри, рус мөхәррирләре иҗаты белән кызыксынып китә. Шушы чорда басмаханәдә эшли, Җаектагы алдынгы фикерле яшьләр белән аралаша. 1902-1904 елларда исә ул беренче иҗади тәҗрибәләрен ясый. 1905 ел үзгәрешләре йогынтысында чыга башлаган «Фикер», «әл-Гаср әл-җәдид», «Уклар» газета-журналларында эшли. 

Күренекле язучылар, журналистлар калдырган мирасны үстереп, үзебездән соңгыларга чәчми-түкми тапшырырга насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев