Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛАМӘТЛЕГЕҢ ҮЗ КУЛЫҢДА: НИШЛӘРГӘ?

Һәр бәйрәм саен “иң мөһиме – сәламәтлек, ул булмаса берни дә булмый” дип юкка гына теләк теләмиләр. Иң зур байлыгыбыз – сәламәтлекне бүгеннән үк кайгыртыйк әле, дуслар. Ничекме? Хәзер сөйлибез.

Әгәр сәламәтлегеңне бүген кайгартмасаң, киләчәктә үкенергә туры килмәгәе... Нишләргә соң?

Элек күп авырулар олы яшьтәге кешеләрдә генә килеп чыга дип саналса, бүгенге көндә хәлләр башкачарак: күп патологияләр яшьләрдә дә барлыкка килә башлады.

Гадәттә 30 яшькә кадәр үк барлыкка килә торган авырулар исемлеге билгеле. Алар утырып эшләү, дөрес тукланмау, стресс аркасында килеп чыга.

Остеохондроз

Әлеге авыру умыртка сөякләре арасындагы дискларның өлешчә яки тулысынча үзгәрүе аркасында килеп чыга. Бу авыру вакытында кеше бик нык авырту тоя, чөнки дисклар нервларга йогынты ясый. Беренче вакытта остеохондроз артык уңайсызлыклар тудырмый, тик тора-бара ул умыртка сөяге бүсере (грыжа) кебек куркынычрак авыруларга китерергә мөмкин.

Нишләргә?

Эшләрнең хөртиләнүен көтәргә кирәкми. Яшәү рәвешенә бераз гына булса да үзгәрешләр кертү авыруның көчәюенә юл куймаячак.

1. Тәмәке тартсагыз, аны ташлагыз. Аның составындагы токсин, никотин сөякләргә начар йогынты ясый.

2. Алкоголь куланмагыз. Ул метаболизмны акрынайта, нәтиҗәдә, сөякләр торышы начарая.

3. Аркагызны төз тотыгыз. Йоклаганда аркагыз дөрес торышта булсын өчен яхшы матрас алыгыз.

4. Артык майлы ризыкларны һәм шикәрне урап узыгыз. Ә менә сөт продуктлары, ит, балык файдага гына булачак.

5. Умыртка сөяген ныгыту өчен төрле күнегүләр эшләгез.

6. Цинк, кальций, тимер сөякләрне ныгыта.

Пародонтоз

Теш араларына, уртта төрле бактерияләр була. Алар ялкынсынуга китерергә мөмкин. Әгәр моны вакытында дәваламасаң, ул сөяк төзелешенең, уртның бозылуына илтә. Тикшеренеүләр шуны күрсәтә: уртлары белән проблемалары булган кешеләрдә йөрәк авырулары, диабет килеп чыгу ихтималы арта.

Нишләргә?

Пародонтозны дәваларга мөмкин. Моның өчен әлеге киңәшләрне истә тотарга кирәк:

1. Тешләрне яхшылап чистартыгыз. Ашаганнан соң һәрчак авыздагы ризык калдыкларын бетерергә кирәк.  Телне чистартырга да онытмагыз.

2. Теш араларын чистарту өчен җеп кулланыгыз. Теш щеткасы белән теш араларын яхшылап чистартып булмый. Ә махсус җеп бу мәсьәләне хәл итә ала.

3. Авызны чайкагыз. Моның өчен махсус сыеклыклар да бар.

5. Ярты елга бер тапкыр теш табибына барыгыз.

Тәмәке тарту, дөрес тукланмау пародонтоз барлыкка килү ихтималын тагын да арттыра.

Меланома

Ул  - тән рагының иң куркыныч төре. Әлеге авыру тирене зарарлаудан тыш, күзгә дә начар тәэсир итәргә мөмкин.

Нишләргә?

Әлеге исемлеккә керүчеләргә елга бер тапкыр тиреләрен күрсәтү өчен дерматологка барырга кирәк:

– миңнәре күп булган кешеләргә;

– нәселләрендә тире авырулары бн авыручылар булганнарга;

– кояшта тиреләре бозылучыларга.

Ишемик йөрәк авыруы

Әлеге патология вакытында йөрәк канны тиешле дәрәҗәдә куа алмый. Бу йөрәк өянәгенә китерергә мөмкин. Шулай ук артерияләрдә май катламы яту сәбәпле дә шул ук хәл кабатлана ала.

Нишләргә?

Дөрес туклану  ишемик йөрәк авыруын булдырмаска ярдәм итә. Рационда яшелчә, җиләк-җимеш, бөртекле ярмалар күбрәк булса яхшы. Тозны киметергә кирәк, чөнки ул кан басымын күтәрә.

Артерияләрнең тыгылуын булдырмас өчен:

– майлы балык;

– авокадо;

– чикләвек ашарга;

– төрле майлар кулланырга кирәк.

Моңа өстәп, табиблар спорт белән ешрак шөгыльләнергә киңәш итә. Күнегүләр холестерин күләмен киметергә, кан басымын көйләргә ярдәм итә. Җаныгызга якын спорт төрен (йөзү, җәяү йөрү, бию) сайлап алыгыз.

Ишемик йөрәк авыруларын булдырмас өчен тәмәке тату һәм алкогольдән дә баш тарту мөһим.

Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев