Логотип Идель
Бу – тема!

СӘХӘРГӘ НӘРСӘ АШАРГА?

Инде берничә көннән ураза башлана. Бу айда дөрес туклану аеруча мөһим. Хәзер шул турыда сөйләшербез.

Иң элек 2 стакан җылы су эчәргә кирәк, суны ашыкмыйча гына, утырып, матур теләкләребезне әйтеп эчү яхшы.

• Тәлинкәнең яртысында яшелчәләр булу мөһим.

• Катлаулы углеводлар да кирәк, алар безгә көн дәвамында энергия чыганагы булып тора. Мәсәлән, карабодай, тары ярмасы, кукуруз боткалары файдалы була. Аларны атнага 2 тапкыр ашарга киңәш ителә. Башка көннәрдә катлаулы углевод буларак 1 телем ипи, солы коймагы ашарга мөмкин.

• Сыйфатлы аксым. Ул тиз арада ашау хисе тумасын өчен кирәк. Алдан ук котлетлар ясап куярга мөмкин. Пешкән тавык ите дә организм тарафыннан җиңел үзләштерелә, ашказаны эшчәнлегенә авырлык китерми. Ә менә балык эчәсен китерергә мөмкин, шуңа аны ифтарга калдыру яхшырак. Сыйфатлы майлар да өстәргә кирәк, мәсәлән 1/2 авокадо, яки 1 уч чикләвек, яки 1 чәй калагы сыер мае, яки зәйтүн мае.

• Җиләк-җимешләр ашамаска киңәш ителә, чөнки алар организмдагы шикәр күләме күтәрелүгә китерә, һәм безнен тиз арада ашыйсы килү теләге туа. Ә менә җиләкләрне (карлыган, кара җиләк, җир җиләге һ. б.) чәйгә салып эчү хуплана.

• Сәхәр тәмам булганчы алданрак ашарга киңәш ителә, аннары 2 стакан су эчәргә мөмкин, чөнки көн дәвамында организм сусыз тиз бирешәчәк, суны күбрәк эчәргә тырышыгыз.

Миләүшә НИГЪМӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев