Логотип Идель
Бу – тема!

СӘХНӘ, МИН СИННӘН КУРКАМ!

Син сәхнәдә. Барысының да күзләре сиңа текәлгән. Пульс ешая, тезләр калтырый, уч төбе тирләп чыга. Куркыныч. Уйда тик бер сорау: «Ә булдырып чыга алмасам? Мине халык кабул итмәсә?» Бу вакытта үзеңне ничек кулга алырга? Нишләргә? Шушы проблема белән Җир шарының якынча 95 % халкы интегә. Син дә шулар рәтендәме? Алайса, тизрәк язманы укы! 

Нәрсә соң ул «глоссофобия»?

Халык алдында чыгыш ясарга курку «глоссофобия» дип атала. Бу «чир» белән күп очракта мәктәп укучылары очраша. Аның аркасында ятлаган шигыреңне сөйли алмаска, каушарга яки имтиханнарны биреп чыга алмаска мөмкин. Бу «чир»не ничек җиңәргә соң? 

Глоссофобияне дәвалауда беренче адымнар 

Башта тирән итеп сулыш ал. Чыгышыңны күп тапкырлар кабатла. Темаңны һәм әйтәсе сүзләреңне яңадан кат-кат өйрәнеп чык. Яхшы әзерлек үзеңә 100 % ышанырга ярдәм итәчәк. Халык алдына чыккач, тынычланырга тырыш, үзеңә үзең «Мин булдырачакмын!» диген. 

Глоссофобия белән интегүчеләрнең төп проблемасы

Син башкаларның үзеңнән көлгәннәрен көтәсең, әйеме? Шулай икән, тизрәк әлеге уйны башыңнан чыгарып ат! Чөнки бу бер дә алай түгел!

Әгәр дә без теләгәнчә барып чыкмаса нишләргә?

Язманың тулы версиясен «ЯЛКЫН» журналында 2020нче елның февраль санында укый аласыз. Безнең журналны матбугат киоскларында яки почта бүлекчләрендә сорагыз.

Исегезгә төшерәбез, безнең журналга онлайн рәвештә дә язылырга була:

https://podpiska.pochta.ru/press/П2334

Язылу буенча сорауларыгыз булса, редакциягә шалтыратыгыз. (843) 222-06-01.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев