Ә СИНЕҢ МУЗЫКА НИНДИ ТӨСТӘ? СИНЕСТЕЗИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
“Ә”нең тәме нинди, беләсезме? Ә төсе? Тавышы? Мөгаен, кайберләрегез шушы мизгелдә башында яңа ассоциацияләр яки метафоралар уйлап таба башлагандыр. Ә менә синестетларга уйлыйсы да юк, чөнки алар болай да хис-тоемлауларны куша-катнаштыра белә.
Синестезия дигән күренеш баш мие эшчәнлеге белән бәйле, шуңа күрә аны нейробиология фәне өйрәнә. Грекчадан “бергә хис итү” дип тәрҗемә ителә бу сүз. Чыннан да, синестезия барышында бер сизү органы ярдәмендә формалашкан тойгылар башка сизү органы аша да кичерелә. Бер сенсор (сизү) яки когнитив (акыл ярдәмендә эшкәртү) системасын ярсыту башка сенсор системасында чагылыш таба дип, тагын да фәнничәрәк аңлатырга була.
Хис-тойгылар кушыла һәм бутала, кеше тавышны күрә яки тоемлый, төсне ишетә, көйнең формасын “капшый”. Бөек композитор Ференц Лист берчакны шулай оркестрын сүгеп ташлаган ди: “Моны шулкадәр алсу итеп уйнамасагыз да ярый торгандыр бит?!” – дигән ул. Ул музыканың төсләрен күрә алган. Мондый сәләткә ия булган кешеләрне синестетлар дип атыйлар.
Синестетларның күбесе музыка күрми. Бер сорашу күрсәткәнчә, аларның 60% тирәсе хәрефләрне яки саннарны төсле итеп күрә. Икенче урында – ел фасылларын төс белән бәйләүчеләр. Ә инде музыканы төсләргә буяучылар өченче урында, ди.
Синестетлар арасында иҗади кешеләр бик күп. Хис-тойгылар белән бөтенләй башка дәрәҗәдә эш итә алу, әлбәттә, иҗат өчен файдалы. Синестетлар мәктәптә дә яхшырак укырга мөмкиннәр, чөнки даталарны, саннарны, формулаларны алар ассоциацияләр ярдәмендә истә калдыра.
Синестезиянең ничек барлыкка килүе төгәл ачыкланмаган. Галимнәр берничә версияне тәкъдим итә. Бер теориягә ышансаң, кайчандыр без барыбыз да синестетлар булганбыз, сабый чакта баш миебездә барлык сизү органнары арасында “күперләр” торган. Шуңа күрә сабый чагыбызда төсләр, хисләр, тәмнәр, тавышлар – барысы бергә укмашкан. Ә инде баш мие үсә торгач, бу элемтәләр югала, тойгылар аерыла.
Икенче бер теория катлаулырак. Нерв җепселләренең миелинлы тышчалары бар, ул электр чыбыкларының тышчасы сыман ук, изоляция функциясен башкара һәм нерв импульсларының теләсә ничек таралмавын тәэмин итә. Теориягә ышансаң, синестетларда бу тышча җуела. Төрле тойгылар өчен җаваплы нейроннар шуннан соң бер-берсе белән импульсларын теләсә ничек алмаша башлый. Баш мие эчендә шундый нейроннар сабан туе барганда, кеше нишләсен инде?! Хәрефләр төсләнә, музыка геометрик фигураларга әверелә.
Өченче теорияне кросс-активлашу дип атыйлар. Баш мие кабыгында төрле тойгылар өчен җаваплы зоналар бар. Алар үзара кисешеп активлашканда синестезия күренеше күзәтелә, дип әйтәләр галимнәр. Моның сәбәбе исә нейроннар арасында дөрес булмаган элемтәләр урнашуда булырга мөмкин, диләр.
Синестетлыкка өйрәнеп булмый, синестет булып туарга кирәк. Шунысын истә тоту зарур: синестезия – авыру түгел. Аның нейробиологик табигате үзенчәлекле булса да, медицина аны аерым авыру яки психик тайпылыш дип өйрәнми. Хәер, кайчак вакытлы синестезия күренеше инсульттан яки башка төрле баш мие җәрәхәтләреннән соң барлыкка килергә мөмкин. Әмма бу – симптом, авыру үзе түгел.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
Синестезиянең тагын бер төре – “көзгегә кагылгандай синестезия”, яки кагылулар эмпатиясе. Ул бик сирәк күзәтелә, андый сәләткә ия кеше башка кешенең тактиль кичерешләрен күргәндә, аларны үз тәнендә кичерә башлый. Мәсәлән, син дустыңның кулын юешкә куйганын күрәсең. Шуннан соң үз кулыңның юешкә кагылганын сизәсең. Бу фәнни факт Һогвартс дәреслегеннән алынган сыман яңгырый, шулай бит? Әмма бу чын күренеш, Җир шарында яшәүчеләрнең 1,6 – 2,5% бу төр синестезия сәләтенә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев