СИНЕ АХМАК ИТҮЧЕ 7 ГАДӘТ
Кешенең үзе игътибар итмәгән күп кенә гадәтләре баш миенә начар йогынты ясый. Шунлыктан, ул тора-бара аңгырая башлый. Әмма әлеге гадәтләрдән котылып, фикерләү сәләтен яхшыртырга мөмкин. Түбәндәге исемлекне карап, синең өчен кайсы пунктның гадәткә әйләнеп өлгерүен ачыкла да, тизрәк аннан котылу чарасын эзлә.
1. Начар йоклау
Йокы фикерләү процессында төп рольне уйный. Йокы әз эләксә, хәтер начарая, укуда кыенлыклар килеп чыга башлый. Яңа төр эшкә кереп китү авыр бирелә.
2. Артык күп бурычлар үтәү
Үз өстеңә күп бурыч алу продуктивлыкны киметә. Вакыт узу белән баш мие хәтта кечерәергә дә мөмкин. Әйе, бу чынлап та шулай. Гадәттә, баш миенең эмоциональ контроль, карарлар кабул итү, эмпатия белән бәйле өлкәләре зыян күрә.
3. Үзеңне акыллы дип санау
Үзеңне акыллы, барысын да беләм, дип санау кире эффект бирергә мөмкин. Моны инде бер тикшеренү дә раслаган. Барысын да беләм түгел, ә тырышам, күп кенә әйберне өйрәнеп киләм, дип уйлаган очракта, чыннан да үзеңнең сәләтләреңне бераз үстереп була.
4. Шикәр күп куллану
Башта тәм-томнар сине дәртлерәк итәчәк, ә аннары кинәт энергияңне ала башлаячак. Кандагы шикәр дәрәҗәсенең зур булуы хәтер белән бәйле проблемаларга китерә. Шулай ук шикәр югарырак булган саен, кеше исемлектәге сүзләрне азрак истә калдыра, ди галимнәр.
5. Майлы ризык күп ашау
Майлы ризык авырлыкны арттыра, ә бу исә кешене аңгырайта. Һәр артык килограмм баш миен кечерәйтә, өстәвенә, организм зарарлы азыкны озаграк үзләштерә, шуңа күрә аның барлык ресурслары да шул майлы ризыкны эшкәртүгә генә китәчәк.
6. Стресс
Озакка сузылучан стресс кешене ахмак итә ала. Стресс гормоннарының йогынтысы яңа хатирәләрне барлау процессын кыенлаштыра. Бу хәтта нейроннарның үлүенә дә китерергә мөмкин.
7. Гаджетларда күп утыру
Технологияләр безнең тормышыбызга уңайлылык һәм файда гына китерә дип уйлау – ялгышлык. Әйтик, калькулятор куллану яисә нинди дә булса мәгълүматны истә калдырырга иренеп, интернеттан алып язу, виртуаль тормышка «баш белән чуму» тора-бара кешене аңгырайта.
Теги: үзүсеш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
-
7 мая 2024 - 12:38
«БАТЫР ЕГЕТЛӘР» БАТЫР КАЛДЫ!
Нет комментариев