Логотип Идель
Бу – тема!

СИН БЕЛГӘН ҺӘМ БЕЛМӘГӘН… САНКТ-ПЕТЕРБУРГ

Алдагы язмаларда без Казан буйлап һәм Мәскәүгә сәяхәт иткән идек инде. Шәһәрләр буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бүгенге “тукталыш” – Санкт-Петербург!


? Питер чагыштырмача яшь шәһәр. Аңа әле нибары 300 яшь. Шулай да Европаның эре шәһәрләре арасында ул иң борынгылардан санала. Биредә 1917 елга кадәр салынган биналарның бөтенесе диярлек әле дә үз урынында. Аларның саны 18 меңгә җитә. Европа, Американың бер генә шәһәрендә дә моның кадәр сандагы иске биналар юк.

? Петербургта Россиядәге иң биек Петр һәм Павел (Петропавловск) соборы урнашкан.

? Әлеге шәһәрнең метрополитены дөньядагы иң тирәне дип санала. Питер сазлыклы урында төзелә, шуңа күрә метро туннелен булдыра алганча тирәндә (70-80м) казырга туры килә.

? Санкт-Петербург – трамвайлар башкаласы. Трамвай юллары биредә 600 км га кадәр сузыла. Бу факт хәтта Гиннессның рекордлар китабына теркәлгән.

? Шәһәрдәге сыннар арасында фәрештә - иң таралганы. Алар шәһәр буйлап 3000гә җыела.

? Санкт-Петербургны “Төньяк Венеция” дип атап йөртәләр, чөнки сулыклар шәһәрнең 10%ын өслеген алып тора.

? Питер 42 утрауда урнашкан, аларны үзара 300дән артык күпер тоташтыра.

? 1837 елда Россиядәге беренче тимер юл нәкъ менә Питерда ачыла.

? Петербургның “Ак төннәр”е турында һәркем белә. Ул, гадәттә, 25 майдан старт ала. 21-22 июнь төннәре иң яктылары була. “Ак төннәр” 17-18 июль көннәрендә бетә.

?Питерны ел саен су баса. Ә шуның өчесе тарихка бик көчле булулары белән кереп калган: алар 1777 елның 10 сентябре, 1824 елның 7 ноябре һәм 1924 елның 23 сентябрендә була.

? Шәһәргә нигез салынганнан соң узган 300 ел дәвамында шәһәр берничә тапкыр исем алыштыра. Беренче исем “Питербурх” була, аннан “Санкт-Петербург”га үзгәртелә, шулай ук берара аны “Петрополь”, “Петрополис” дип тә атап йөртәләр. 1914 елдан аңа “Петроград” дигән атама бирелә. 1924 елда, Ленин үлгәннән соң, шәһәрнең исемен “Ленинград”ка алыштыралар. Ә инде 1991 елдан шәһәр кабат “Санкт-Петербург” дип атала бышлый.

[caption id="attachment_33781" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Зилә САБИТОВА әзерләде

СИН БЕЛГӘН ҺӘМ БЕЛМӘГӘН... КАЗАН


СИН БЕЛГӘН ҺӘМ БЕЛМӘГӘН… МӘСКӘҮ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев