Логотип Идель
Бу – тема!

САУ БУЛ, БАШ МИЕ!

Иманым камил, бу текстны 90% кеше укып бетермәячәк. Әмма шунысы бар: язмам нәкъ шул 90% кеше турында.

Соңгы елларда баш мие эшчәнлеге белән бәйле кыенлыкларга зарланучылар артканнан арта бара. Монда сүз үз игътибарыңны билгеле бер әйбердә җыйнап тота алмау, мөһим карар чыгарырга кирәк булганда уйларыңны туплау, уй-фикерләрне дөрес, аңлаешлы итеп җиткерә белмәү турында бара.

Иң кызганычы беләсезме нәрсә? Мондый проблемалар олыларда түгел, ә яшьләрдә киң таралган. Күпчелек кеше боларны стресс, хәлсезлек, экологиянең бозылуына бәйләп кенә карый, әмма алда санап үтелгәннәр чын сәбәпкә якын да килми.

Сәбәп нидә соң? Кешеләр туктаусыз “агып” торган мәгълүматтан  бәйлелекләрен өзәргә теләмиләр. Икенче төрле әйтсәк, баш мие эшчәнлеге белән проблемалар синең “тәүлек әйләнәсе” элемтәдә торырга теләп, кулыңа телефон алган көннән башланган.

Инде 2008нче елда ук хәлләр шәптән булмаган: интернет кулланучысы, социаль челтәрләрдә урнаштырылган бер текстның 20%ын да укымаган, озын абзацлардан исә бөтенләй качарга тырышкан. Ә бүгенге көндә хәлнең ниндирәк икәнен чамалыйсыңмы?

Тәүлек әйләнәсе интернет челтәренә тоташкан кеше текстны укымый диярлек, ул аны робот сыман “сканлый”, ягъни тулаем текстны укыйсы урынга, тегеннән-монда сикереп, ачкыч-сүзләр “йолкый”, мәгълүматны “моны башкалар белән бүлешеп буламы?” дигән позициядән карап анализлый – анысы да кем беләндер бу темага иркенләп фикер алышыр өчен түгел, ә әңгәмәдәшеңне билгеле бер эмоциягә этәрү өчен генә. Ә аннары бу язма турында баш миендә бернинди мәгълүмат та калмый диярлек.

Хәзерге кеше интернеттагы текстларны укымый, ә F хәрефе шаблоны буенча күз йөртеп кенә чыга. Укучы башта язманың беренче ике-өч юлын укый, аннары текстның уртасына “сикереп”, берничә юлны карап чыга, ә иң ахырда җәһәт кенә язманың иң азагына күчә – ни белән тәмамланганын беләсе килә бит!

Нәкъ менә шуңа күрә социаль челтәрләрдәге текстларның күбесе әйләндерелгән пирамида рәвешендә тәкъдим ителә: аскарак төшкән саен мәгълүмат кими бара, һәм ачкыч-сүзләр калын шрифт яисә смайликлар белән бирелә, чөнки бүгенге интернет кулланучысына мондый мәгълүматны кабул итү җиңелрәк.

Бик күп кеше зур текстлар укыганда кыенлыклар кичерә. Хәтта блог-пост интернет кулланучы ияләшкән озынлыктан бераз гына артып китсә дә, уку теләге кими. Калын-калын китаплар турында инде әйтеп тә торасы юк. Сиңа, мөгаен, “многобукв” (күп хәреф) дигән сүзтезмәне интернетта еш очратырга туры киләдер. Бу “җөмләләр артык күп, укып бетерә алмыйм мин моны” дигәнне аңлата. Шул рәвешле, ябык система барлыкка килә: язучыга күп язудан мәгънә юк – аны барыбер күпчелек кеше укып тормаячак, ә текстның (мәгънәнең) кимүе укучының диваналануына китерә.

Хәтта укырга яраткан кешеләр дә, көне буе социаль челтәрләрдә яшен тизлеге белән бер-берсен алыштырып торган кыска хәбәр-постлар, электрон хатлар карап утырганнан соң, кичке якта бик кызыклы китапны да укый алмаулары турында әйтәләр. Уку процессы чын җәзага әйләнә, чөнки:

1. Текстны сканлаудан туктавы кыен, син һаман мөһим өлешләрне эләктерергә теләп ачкыч-сүзләр эзли башлыйсың.

2. Көне буе дүрт-биш сүздән торган җөмләләр тирәсендә бөтерелгәннән соң, китаплардагы катлаулы җөмлә төзелешенә теш үтми һәм бер үк җөмләне ике-өч кат укырга туры килә.

Баш мие эшчәнлеге белән бәйле кыенлыклар турында сөйләшә идек... Күпләр фикер туплау, концентрациядә кыенлыклар туа башлауга, төрле витаминнар, дарулар эчәргә тотына, төрле курсларга языла. Әмма боларның берсе дә булышмаячак, чөнки син һаман гаджетыңа текәлеп утыруыңны дәвам итәсең.

Нишләргә?

Гаджетларны чын мәгънәсендә кирәк булганда гына кулга алырга. Бар яңалыкларлардан хәбәрдар булам дигән сылтау белән социаль челтәрләрне “листать” итеп утыруыңны ташла. Син бит үзеңнең кеше төсле җөмлә дә төзи алмый башлавыңны тоясың, әйеме? Ә утырып үз фикерләреңне кәгазьгә төшереп караганың бармы? Офография белән кыенлыклар, шулаймы? Пунктуация турында исә уйларга да куркыныч... “Миңа нәрсәгә инде ул хатасыз сөйләшергә, язарга өйрәнү, мин бит язучы я оратор булырга җыенмыйм” – диясең киләме? Алайса яп бу язманы, бүлмәңә ялгышып килеп эләккән китапларны да чыгарып ат. Син инде өметсез. Нигә икәнен төшендерүдән мәгънә юк, чөнки син барыбер аңламаячаксың.

Син әле һаман мондамы? Алайса иң соңгы һәм иң мөһим киңәш: яңадан китаплар укый башларга өйрән. Авыр булачак, әмма тырышып кара. Үзеңне көчләргә кирәк түгел, бүген ике бит укы, иртәгә өч, шул рәвешле арттыра бар. Әмма чын-чынлап укы, күз йөртеп утырудан бер файда да булмаячак. Һәм әзер бул: организмың булдыра алганча бу яңа шөгыльгә карышачак – баш та авырта башлаячак, йокы да киләчәк, тик син бирешмә.

Адәм рәтле җөмлә дә төзи белми торган яшелчә түгел, ә аңлы кеше буласың килсә, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев