Логотип Идель
Бу – тема!

"СҮЗ КӨРӘШЕ" - ИНТЕЛЛЕКТНЫ ҮСТЕРӘ?!

Алар - үз фикерен төгәл һәм туры бәреп әйтүче кыю яшүсмерләр. Максатка ирешер өчен ахырга кадәр көрәшләр. Алдагы тормышта кем буласыларын инде төгәл беләләр. Сүз “Безнең фикер” татар телендәге дебатларда катнашучылар турында бара.

28 февраль көнне “Сәләт” йортында дебатларның IV Лигасы башланды. “Сәләт” оешмасында әлеге проект иң уңышлылардан санала. Юкка гына да түгел, чөнки дебатларда катнашу зур җаваплылык сорый. Монда талант, белем, сүз байлыгы, халык каршында чыгыш ясый белергә кирәк. Шулай да күбесе биредә беренче тапкыр катнаша һәм... җиңү дә яулый. Әйе, 28 февраль көнне үткән чараның җиңүчесе булып, дебатта үз көчен беренче тапкыр гына сынаучы, Искәндәр Бикмуллин табылды. Аның сүзләренә караганда, “сүз көрәше” белән ул күптән кызыксынган, “Безнең фикер”дә катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалашкан. Җиңүгә, “Безнең фикер” статуэткасына ия булыр дип башына да китермәгән яшүсмер.

Чара Британия дебатлары форматында барды. Ике катнашучыга экранда тезис бирелде, алар аны яклап һәм киресенчә каршы аргументлар әйтеп чыктылар. Берничә секунд эчендә төгәл фикер әйткән катнашучы киләсе турга үтте. Сорауларның төрлесе булды, хәтта ки “Оешмада барлык кешене дә кочаклап йөрүче (профессия буларак) булырга тиеш” дигәне дә бар иде. Мәктәп укучыларына барлык уйларны туплап, тиз арада әйтеп салу кыен, әлбәттә. Телдә булган барьер да сизелә, яшерен батырын түгел. Ләкин мондый чара әнә шундый барьерларны җиңү өчен оештырыла да бит инде.

– Безнең 149 лицейдан узган елны әлеге дебатларда катнашып, җиңү яулаган иделәр. Мин кызыксындым һәм шулай ук катнашып карарга булдым. Ләкин бу елны әлегә команда тупланмады, әлбәттә, дусларымны җыясым килә. Дебатта катнашу кирәк дип уйлыйм, чөнки ул синең интеллектны үстерә һәм сөйләмне яхшырта, – ди, театр өлкәсендә эшләргә теләгән Данис Хисмәтуллин. Әлеге катнашучы мәктәбеннән үзе генә килгән иде. Әйе, чарага яшьләрне туплау бераз катлаулы икән биредә. Күбесенә февраль суыклары киртә булган.

Алинә Юнысова

Фото "Сәләт"нең рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев