Логотип Идель
Бу – тема!

РӘХИМ ИТЕГЕЗ!? ҖАНАТАРЛАРНЫҢ РОССИЯДӘ КҮРГӘННӘРЕ

Футбол буенча Дөнья чемпионаты тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Төрле ил җыелмалары өчен чыгыш ясаган футболчылар бу бер айда "ярты картайса", җанатарлар һәм аларны кунакка кабул итүче шәһәрдәгеләр дә бу көннәрдә күрмәгәннәрен күрде. Чит ил кунакларының Россиядә күргән гаҗәп хәлләрен без дә барладык. 

Нигериядән килгән җанатарны чемпионат башланырга берничә көн кала ук "эштән чыгарып" куялар. Егет Мәскәүне шулкадәр ошата ки, төне буе подъезд козырегына менеп җырлар җырламакчы була. Йортта торган кешеләр бер әйтеп карый, ике әйтә - егет туктамый. Шул вакытта күршеләрнең берсе кунак егетен төртеп төшерә. Чемпионатны ул хастаханәдә карый - икенче каттан егылып төшкән Нигерия егетенең ике табан асты сөяге дә сына.

Бер Мәскәү кешесе 33 мең сумга Россия-Согуд Гарәбстаны матчына билет ала. Ләкин стадионга килгәч... билеттагы урын гомумән юк булып чыга. Аңа матчны басып карарга рөхсәт итәләр.

Ә бу яшьләр стадионда урын да таба, гаилә корырга да сүз куеша. Томск егете Казанда узган Колумбия-Польша матчында беренче гол керүгә үзенең сөеклесенә (ул Колумбия кызы) кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.

[video width="640" height="360" mp4="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2018/07/VID_20180710_153558_170.mp4"][/video]

 

Мордовия кешесе чемпионатның ачылыш матчына "алдан әзерләнгән". Бу матч башланырга өч көн кала ук ул "Лужники" стадионына билетсыз кереп кала. Ләкин полиция хезмәткәрләре аны йоклап яткан килеш тиз таба... һәм аңа матчны башка җирдә карарга туры килә.

Иң шаккатырган җанатарлар Бразилиядән килүчеләр булса кирәк. Мәсәлән, бу егетләр берничә ел элек иске хәрби джип сатып алалар һәм аны ерак юлларга чыгу өчен яраклаштыралар. Ике ел буе инде дөнья буйлап ил гизүче егетләр чемпионат башлануга Россиягә килеп җитә.

[video width="1280" height="720" mp4="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2018/07/VID_20180710_140551_882.mp4"][/video]

 

Ә Бразилиядән аталы-уллы ике җанатар футбол узучы шәһәрләрдә йөрү өчен иң кулай транспорт итеп велосипедны сайлаган. 33 ел буе дөнья гизгән Элиас де Соуза инде 8 тапкыр дөнья чемпионатларында булган. Бу юлы да үз иле футболчыларына көч бирү өчен Россиягә кадәр килергә булган. Бу биек велосипедны ул үзе ясаган. Улы белән икәүләп алар бу гадәти булмаган велосипедта йөреп, матч алдыннан кешеләрнең күңелләрен ачалар икән. Россиягә бу сәпитне ул сүтелгән килеш самолетта алып килә, һәм инде монда яңадан җыйган.

[caption id="attachment_27973" align="aligncenter" width="994"] Фото: vk.com/vkazani[/caption]

Аргентина-Хорватия матчына ашыгучы Хосе белән Лусия Россиягә кадәр 13 мең чакрым очып киләләр, Мәскәү бөкеләрендә озак кына утыралар, соңга калабыз дип таксистлар белән сүзләшеп бетәләр... Шулай да матчка "өлгермиләр". Эш шунда - алар безнең илдә ике Новгород барын белми. Һәм буталып Түбән Новгород урынына Бөек Новгород шәһәренә килеп чыгалар.

Япония туристлары да аздан гына Екатеринбургта узасы матчка соңга калмый. Эш... бәдрәфтә була. Җанатарларны Саранскидан китерүче автобус йөртүчедән японлылар бәдрәфкә туктавын сорыйлар. Починки дигән кечкенә шәһәрне узып барулары була. Шофер аларны җирле автобаза бәдрәфенә алып бара. Алып бара баруын, ләкин гел чисталыкка өйрәнгән япон кешеләре бу бәдрәфкә керә дә алмый. "Без бу бәдрәфкә кермибез, безгә башка яхшы бәдрәф кирәк", дип өзгәләнүче туристларны автобус йөртүче, яхшы бәдрәф булса шунда булырга тиеш, дип уйлап, туп-туры шәһәр администрациясенә алып китә. Чынлап та, андагы бәдрәф японлыларга хуш килә, әле администрация кешеләре белән фотога да төшеп өлгерәләр.



Ә Кытайдан килгән ирле-хатынлы җанатар талашканнар да, хатыны ачу итеп иренең матчка керү билетын һәм җанатар паспортын яшереп куйган. Футболны нык яратучы бу ир полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Полиция хезмәткәрләре бу гамәлләре өчен канун каршында җавап бирергә туры киләчәген аңлаткач, хатыны билетларны кире кайтара.

Шулай ук үзебезнең полиция хезмәткәрләре инде бер ел буе Интерпол эзләгән җинаятьчене тотарга ярдәм итә. Бу хәл Санкт-Петербургта була. Бразилиядә почта бүлекләрен талап "дан казанган" җинаятьчел төркем егетләренең күбесе инде былтыр ук кулга алынган. Ә Родриго Динарди исә ул вакытта качып котыла һәм озак вакыт яшеренеп йөри. Полициягә аның Россиягә футбол карарга килүе һәм, хәтта, стадионга кереп утыруы билгеле була. Полиция хезмәткәрләре сабыр гына аның матчны карап бетергәнен көтеп торалар һәм чыккан мәлдә кулга алалар.

Колумбиядән бирле футбол карарга килгән бер җырчының 50 миллион сумлык зәркән әйберләрен, сәгатьләрен  һәм башка кыйммәтле нәрсәләрен урлаганнар. Баштарак планлаштырганча, җырчы чемпионатның гимнын башкарырга тиеш булган, ләкин бу никтер барып чыкмагач, соңыннан гади җанатар булып кына Россиягә килгән. Аның яңа танышлары - Венесуэла кешеләре - ул яшәгән бик яхшы бер отельнең холлына төшеп киткәнен карап торганнар да, тиз арада номерга кереп, 15 минутта чистартып" чыкканнар. Урланган әйберләрне рюкзакка җыеп, аэропортка юл тотканнар һәм шунда Лиссабонга очып киткәннәр.

Мексикадан килүче туристлар Мәскәүдә үзләренең бик күптәнге һәм танылган милли бәйрәмнәрен уздыра. Безнең халыкка бу бәйрәм бик аңлашылып бетмәсә дә, аларда бу көн изгеләрдән санала һәм барлык гаиләләрдә бәйрәм ителә. Бу - Үлгәннәр көне. Мексика кешеләре бу көнне үлгән якыннарыңны искә алсаң, алар туган йортка кайтып китә, дип ышаналар. Гадәттә, алар бу көнне үлгән туганнарының фотоларын чыгаралар, аларның яраткан ризыкларын махсус урынга куялар, каберләрен зиярат кылалар. Мәскәүнең Кызыл мәйданында мондый кешеләрне дә күреп булды ул көнне:






...Чемпионат дәвам итә: бүген инде финалда уйнаячак беренче команда ачыклана. Шәп булачак! Хәер, югарыда телгә алынган гаҗәп хәлләрне искә төшерсәк, стадионда гына түгел, Россия шәһәрләренең һәр чатында мәзәк вакыйгаларга юлыгуыбыз ихтимал. Күзәтәбез!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев