ПЛАНЕТА ҮЗГӘРДЕ. Ә БЕЗ ҮЗГӘРЕРГӘ ӘЗЕРМЕ?
Ел саен планетабызның уртача температурасы галимнәрне шаккаттыра. Соңгы 5-6 елда һәр җәй яңа рекорд куя. Кайбер елларны Казан яки Бөгелмә җәйләре салкынрак булса да, уртача алганда, Җир планетасында ел саен эссерәк була бара. Быелгы сентябрьнең салкын килүе дә дөнья күләмендә барган үзгәрешләрнең бер өлеше генә. Күптән түгел бу хакта БМОда зур доклад та ясалган иде.
Глобаль температура үзгәрешләре турында әле һаман да бәхәсләшәләр. Эш шунда ки, күпләр бу үзгәрешләрнең барлыгына яки аның кешелек эшчәнлеге белән бәйле булуына ышанмый. Әйе, мондый фикер дә бар, һәм аны хөрмәт итәргә кирәк. Әмма барлык позицияләр дә чынлыкка туры килә алмый, әлбәттә.
Дөнья элеккеге хәленә кайтмаячак
2021 елның августында дөнья күргән докладтан күренгәнчә, Җирнең климат системасы, чыннан да, үзгәрә. Атмосфера, океаннар, планетаның боз каплавы һәм өслеге моңарчы булмаган халәтләргә керә, үзгәрешләр кичерә. Гомумән алганда, 1850- еллардан башлап, төрле дәүләтләрдә сәнәгать өлкәсе тасвирлап бетергесез тизлек белән үсте, башта күмер яккан кешелек соңрак нефть һәм газ чыганакларын куллана башлады. Нәкъ менә «куллану» дигән процесс үзе дә бик көчәйде. Без бер ел эчендә сарыф итә торган матди байлыкларны элек кеше үз гомерендә дә кулланып бетерә алмагандыр, мөгаен.
Үзгәрешләр барганлыгын ничек күрә алабыз соң? Түбәндәге исемлектә син аларның кайберләре белән танышып китә аласың:
1. Климат үзгәреше аркасында табигатьтә су әйләнеше көчәя. Нәтиҗәдә, планетаның бер төбәгендә явым-төшемнәр күбәя һәм су басулар башлана, ә шул ук вакытта, башка төбәктә моңарчы күрелмәгән корылык була.
2. Явым-төшемнәрнең яву тәртибе үзгәрә. Субтропикларның күпчелек өлешендә алар кими, ә өстәрәк урнашкан киңлекләрдә (мәсәлән, Идел-Урал җирләрендә), алар арта.
3. Диңгез буенда урнашкан илләрдә диңгез дәрәҗәсенең күтәрелүе дәвам итәчәк, димәк, ул төбәкләрдә су басулар ешрак һәм көчлерәк булачак. Элек 100 елга бер генә тапкыр булган үзгәрешләр 21 гасырда ел саен кабатланачак.
4. Мәңгелек туң эрүен дәвам итә, Арктикада бозлыклар кими, айсберглар эри.
Гасырлар дәвамында табигатьтә урнашкан температура балансы хәзер тар-мар ителә. Нәтиҗәдә, корылык, челлә, зәмһәрир суыклар, давыллар һәм гарасатлар, урманнардагы янгыннар һәм су басу очраклары арта.
Ә иң куркынычы, беләсеңме, нәрсә? Парник газлары бүленешен менә бүген үк бөтенләйгә туктатсак та, дөньяда бөтен дәүләт дә экологиягә ярашлы итеп яши башласа да, эри башлаган бозлыклар эрүен туктатмаячак, һәм әле тагын меңәр ел дәвамында океан күтәрелүен дәвам итәчәк. 150 ел эчендә кешелек аркасында башланган үзгәрешләрне туктатып та, кире борып та булмый инде.
Исән калу юлы бармы?
БМО докладыннан аңлашылганча, дөньяның барлык дәүләтләре соңгы елларда төзелгән барлык килешүләрне үтәсә дә, планетада уртача температураның артуыннан котылып булмаячак. Парник эффектын китереп чыгара торган газларның бүленешен туктатмасак, дөньяда 1,5-2°C ка җылырак булачак. Кыш көне Казанда -20°C урынына -22°C булса, түзеп була. Җәй көне дә 1-2 градуска эссерәк булуына алабыз. Әмма бөтен зур планетабыз дәрәҗәсендә еллык уртача температураның 2°C артуы коточкыч нәтиҗәләргә китерә һәм китерәчәк тә.
Бу хәлләргә барып җитмәс өчен, 2030 елга кадәр парник газлары бүленешен ике тапкырга киметергә, ә 2050 елга бу бүленешне бөтенләй туктатырга кирәк.
Кешелек бу адымнарга барып җитә алырмы? Экология, табигать, урманнар һәм күлләр дип никадәр күп сөйләсәк тә, чынлыкта, без планетабызның киләчәген кайгыртырга әзерме? Икътисадны һәм сәнәгатьне «яшелләндерү» барышында бик күп товарларга бәяләр артачак, гомумән, баштагы мәлдә инфляция булачак. Яңа төрле штрафлар, салымнар, тыюлар – без боларга әзерме?
Һәрхәлдә, шунысы хәзер төгәл билгеле: кешелекнең язмышы – ил җитәкчеләре кулында. Бүген матур плакатлар һәм өндәүләр белән яшәп булмый. Дәүләтләрнең җитди һәм күңелсез адымнарга барулары кирәк. Ә без исә үз тормышыбызны яңа шартларга көйли торырга тиешбез. Кирәгеннән артыкны сарыф итмәскә, булдыра алганча экологик транспорттан файдаланырга, пластик куллануны киметергә һәм башка бихисап адымнарны үтәргә кирәк.
Уйланыр вакыт та үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев