Логотип Идель
Бу – тема!

ӨЙНЕ ҺӘРЧАК ТӘРТИПТӘ ТОТУНЫҢ 5 СЕРЕ

«5 минут элек кенә җыештырган идем, инде тагын тузгылып бетте! Ничек тәртиптә тотарга бу өйне, ә?» Хәзер без сезгә моның 5 серен ачабыз.

Өйне сирәгрәк җыештыру өчен шушы кагыйдәләрне үтәү дә җитә.

1. Алган әйберләрне кире урынына куймыйча бүлмәдән чыкмагыз.

Әйбернең үз урынында тормавын күргәч үк аны урына алып куйсаң яхшы. Өстәлдә яткан китапларны киштәгә, идәндә яткан юрганны караватка, мәсәлән. Чүпләрне чүп чиләгенә ату һәм ул чүп чиләген вакытында бушату турында да оныта күрмәгез.

2. Шкафтан чыккан нәрсә кире шкафка керсен.

Үзе түгел, әлбәттә. Бераз булышырга туры килер. Кайчак без берәр нәрсәне эәләп бөтен шкафны әйләндереп чыгарабыз. Әмма кире матурлап тутыру турында никтер онытып җибәрәбез.

3. Өске киемне һәм сумканы элеп куярга күнегик.

Арып-талып эштән яки укудан кайткач, кайчак җеп тә өзәрлек хәл калмый. Өс киемнәрен берәр җиргә тотып атып, тизрәк диванга гына менеп ятасы килә. Өйгә каткач та, киемнәрегезне элеп куярга күнексәгез, иртән “кая куйдым инде тагын?” дип аларны эзләп йөрергә туры килмәячәк.

4. Һәр кич саен йоклар алдыннан раковинаны юыгыз.

Аның бөтен җирен дә көн саен юу мәҗбүри түгел. Иң мөһиме эчке ягын яхшылап чистартыгыз.

5. Беркайчанда раковинада пычрак савыт-саба калдырмагыз.

Кич белән бер дә савыт-саба юып басып торасы килми шул. Әмма бүген юмасаң, иртәгә бу эш ике тапкыр күбрәк булачак. Өстәвенә, кичәге савыт-сабаны юу да шактый кыен эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев