Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН ТЕШ ЧИСТАРТКАННАН СОҢ РИЗЫК ТӘМЛЕ ТҮГЕЛ?

“Ни өчен?” рубрикасын дәвам итәбезме, дуслар? Ни өчен теш пастасы 3 төрле төстә? Нигә теш пастасы кулланганнан соң ризык тәмле түгел? Хәзер беләбез.

Ни өчен теш пастасы 3 төрле төстә?

Сез куллана торган теш пастасы да 3 төрле төстәме ул? Җитештерүчеләр әйтүенчә, аларның һәрберсенең үз бурычы бар: агы фтордан тора, ул ташларны бетерергә һәм тешләрне агартырга ярдәм итә, икенчесе – яшел яки зәңгәр, ул микробларга каршы көрәшә. Кызылы исә уртны (десна) дәвалый.

Ә ник алайса кайбер пасталар бер генә төстә була? Чынлыкта, мондый эффектка һәр паста ия. Пастны берничә төсле итеп ясау сатып алучыларның игътибарын җәлеп итүнең бер ысулы гына.

Ни өчен теш чистарканнан соң ризык тәмле түгел?

Моңа күп теш пасталарында була торган көбекләндергеч матдә сәбәпче. Натрий лаурилсульфаты тәм тоя торган рецепторларның эшен акрынайта. Моннан тыш әлеге матдә әче тәмнәрне томалый торган фосфолипидларны тарката. Шуңа күрә теш чистартканнан соң ашалган баллы ризык баллы булып тоелмас, ә әче әйберләр икеләтә әче кебек тоелыр.

Ни өчен косметика савытларында банка рәсеме сурәтләнгән?

Әлеге тамганың уртасында саны да бар. Ул - әлеге әйбернең капкачын ачканнан соң аны тагын күпме кулланырга яравы турында мәгълүмат. Сан янында "М"дигән хәреф тә була. Бу - инглизчә “month” (ай) сүзеннән. Әгәр косметикага 6М дип язылган икән, димәк, аны 6 ай эчендә кулланырга кирәк булып чыга.

 

Теги: ни өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев