Логотип Идель
Бу – тема!

НЕОН ТӨСЛӘР, ҖИҢЕЛ МУЗЫКА ҺӘМ СКЕЙТЕРЛАР: INDIEKID СУБКУЛЬТУРАСЫН АЧАБЫЗ

Бүгенге көндә интернетта бик күп төрле субкультуралар барлыкка килде. Һәрберсенең үз эстетикасы, идеялогиясе бар, һәрберсе үзенчәлекле. Аларның берсе Indie Kid хәрәкәте.

Нәрсә?

Иҗади һәм тышкы бәйсезлеккә омтылучы «Indie kid» хәрәкәте инглиз теленнән «Indipendent – бәйсез» сүзеннән килеп чыга, һәм нәкъ менә бәйсезлек юнәлешенең төп идеясе булып тора.

Indie Kid (Indie - Инди, Kid - бала) - ул якты төсләр, чәчәкләр, 2000 еллар зәвыгына, скейтер яшәү рәвешенә нигезләнгән субкультура. Бу юнәлеш 2020 елда Тик-Ток кушымтасы ярдәмендә танылу ала.

Indie Kid эстетикасының нигезендә – табигать, 60-нчы еллардагы скейтерлар, табигать, мультфильм графикасы, экшн-фотолар.

Indie Kid турында кыскача:

Барлыкка килү вакыты: 2020 ел

Автор: ТикТок кушымтасының кулланучылары

Атрибутлар: елмаюлар, салават күпере, балалар сурәтләре

Төп төсләр: якты, неон алсу, яшел, зәңгәр

Идеология: иреклек, индивидуальлек, дуслык

Мода

Indie kid модасы 2000 еллар трендларына охшаган. Кызлар арасында ачык төстәге кыска топлар һәм капчык штаннар популяр, әмма оверсайз футболка, толстовка яки күлмәкләр (рубашка) шулай ук игътибарда. Аяк киеме, гадәттә, Converse, Vans, Air Force һәм Adidas кедылары.

Макияж

Макияж – табигый, әмма кайчак кып-кызыл бит алмалары да булырга мөмкин. Чәч, гадәттә, туздырган яки ике койрыкка җыелган, кызлар арасында аеруча челка-шторка популяр. 

Яшәү рәвеше

Indie kid яшәү рәвеше балигъ булганнар турындагы фильмнарга охшаган: бик еш дуслар белән җыелышалар, скейтта, роликларда йөрү, бензин салу станцияләрендә ризык алу, музыка тыңлау һәм һәр мизгелне фотога төшерү.

Бик зарарсыз һәм ирекле яшәү, кыскасы :)

Гадәттә Indie Kid менә мондый музыка тыңлый:

Wallows

Clairo

Lorde

The 1975

Dayglow

jxdn

Will Wood and the Tapeworms

Bromheads Jacket

Tilly And The Wall

Шундый үзгә һәм җиңел Indie Kid эстетикасына карагач, мөгаен алар тормышта бернигә дә ирешмиләр, дип уйларга мөмкиндер. Тик… миңа калса, бүгенге җәмгыятьтәге еш кына сәламәт түгел конкуренция, уңышка ирешү өчен башыңны бәрә-бәрә чабу дулкынында гадилек һәм иреклеккә дә урын булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев