НЕОФОБИЯ: НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ЯҢАРЫШТАН КУРКА?
Яңа фильм карыйсы урынга мин инде мең кат каралган, «сыналган»ын мең дә беренче мәртәбә карыйм, бүлмәдәге өстәлне дә «күчерсәм, ошамас» дип, урынын алыштырмыйм, «тәме ошамаска мөмкин» дип, яңа төрле чәй алудан тыелам. Ягъни һәрвакыт сыналган, «тикшерү» аша үткән әйберләр белән яши бирәм. Нигә дисеңме? Миңа шулай рәхәт, яңарышлар сөюче түгел мин! Әллә син дә шундыймы? Алайса бу язма синең өчен!
Неофобия – яңалык/яңарышлардан куркып яшәү, нәрсәне дә булса үзгәртергә кыймау. Неофобка тормышын иске «шаблоннар» белән алып бару җиңелрәк бирелә, чөнки яңарышлар аны күп уйланырга, борчылырга мәҗбүр итә, ул исә тыныч тормышны кулайрак күрә. Неофоб «мине күңелле үзгәрешләр, яңалыклар тулы тормыш көтә», дип яшәми, «миңа шулай уңайлы, бер агым буенча барам» дип уйлый.
Сөмбел Вәлиева, психолог:
Гадәти неофоб нинди була?
– үзенә ошый торган әйберләр исемлеген төзи һәм гел шуларга «әйләнеп кайта»
– көн дә арып, эмоциональ яктан таушалып кайтса да, эшен/эшчәнчелеген алыштырмый
– яңа танышулардан баш тарта, гел бер кешеләргә генә бирелә, берегә
– һәрвакыт бертөрле ял итү ысулын сайлый, яңа шөгыль/ял итү урыннарын кире кага
Ни сәбәпле барлыкка килә?
Неофобиянең башлангыч сәбәбе булып түбәндәге факторлар тора:
1. Билгесезлектән курку;
2. Үз-үзеңне кирәгеннән артык тәнкыйтьләү;
3. Кеше сүзеннән курку;
4. Үлемнән курку;
5. Җиңелү, кеше көлкесенә калу хисеннән качу.
Ничек җиңәргә?
1. Син куркудан көчлерәк. Шуны аңларга кирәк: син – зур шкаф, ә курку – бары тик бер тартма гына. Ягъни, бу курку белән син үзең идарә итә аласың.
2. Үзгәрешләрдән курку – борынгы әйбер. Неофобия күпмедер дәрәҗәдә безгә әби-бабаларыбыздан күчкән саклану чарасы булып тора. Кеше таныш булмаган ризык ашап агуланмасын, чит җиргә кереп бәлага юлыкмасын дип, табигать шулай кайгырткан. Кайчандыр аның файдасы зур булган, тик хәзер бу саклану чарасының кирәге юк. Хәзер безгә үз-үзебезне саклап калу өчен бөтен шартлар булдырылган.
3. Ярдәм сорарга курыкмаска өйрәнү! Күбебез «Мин үзем!» дигән шигарь белән яши, ягъни курку, борчулар белән бүлешергә читенсенә, курка. Әмма курку – табигый халәт. Кайгырып, үз-үзеңне тәнкыйтьләгәнче, тирә-юньдәгеләр белән бүлешсәң, җиңел дә булып китә, фикердәшләр, ярдәм итәргә теләүчеләр дә табыла.
4. Иң мөһиме – тормышыңны үзгәртергә теләү, проблеманы хәл итәргә әзер булу. Үз тормышың өчен җаваплылык алырга өйрән! Үзгәрешләрдән куркуны җиңү – җиңел һәм тиз процесс түгел, моңа әзер булырга кирәк. Син бу темага кагылышлы 50 китап укырга, әллә никадәр белгечләрдән ярдәм сорарга мөмкинсең, әмма куркуны җиңүгә таба үзең дә адымнар ясамыйсың икән, үзгәреш булмаячак.
5. Кечкенә үзгәрешне көндәлек ритуалга әйләндер. Мәсәлән, яңа урынга барудан куркасың икән, берәр таныш булмаган паркны сайлап ал да, берничә көн шул территорияне «өйрән». Башта ул куркыныч тоелачак, син үзеңне бармаска үгетләячәксең, әмма беренче адым ясау бик мөһим. Әкренләп, баш мие бу үзгәрешләрнең зарарсыз икәнен аңлый һәм яңалыкка ияләнә. Аннары инде икенче үзгәрешне өйрәнә башларга була.
Үземә сүз бирдем: көн саен тормышка берәр яңарыш кертеп бара башлыйм! Гомер берәү генә бит, бүген яңалыклардан куркып яшәсәм, иртәгә ни буласы бөтенләй билгесез. Нәкъ менә шуңа хәзер үк ул курку дигәннәрен җиңәргә кирәк. Син дә минем беләнме? Әйдә, иртәгә буласы үзгәрешләрне уйлый тор, яме!
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев