МӘКТӘПТӘ ҺӘМ ВУЗДА ӨЙРӘНЕЛМИ КАЛГАН ӘЙБЕРЛӘР: 21 ГАСЫРДА АЛАРНЫ БЕЛҮ МӨҺИМ!
Сер түгел, вузны яки урта һөнәри уку йортын тәмамлаганнан соң, кеше үз профессиясе буенча эшләргә мәҗбүр түгел. Җитмәсә, “Гомер буе бер урында эшләргә”дигән кагыйдә дә юк. Вакыт үзенекен итә, шуңа да нинди уку йортын тәмамлауга карамастан, төрле шартларга ияләшергә, үзгәрешләргә әзер торырга кирәк. Тик моның өчен мәктәп яки вузда бирелгән белемнәр җитмәскә мөмкин. Көндәшлелеккә сәләтле булу өчен башка сыйфатларга да ия булу кирәк.
Өйрәнә белү – 21нче гасыр кешесе белергә тиешле иң мөһим күнекмәләрнең берсе. Син сорауларга әзер җавапны алырга гына түгел, ә үзең, суга чумып, йөзәргә өйрәнә белергә тиешсең. Кызыксынучанлык, сорауларга җавап эзләү – болар барысы да сиңа ярдәм итәчәк. Бу укуга кызыксынучанлыкны, мөстәкыйльлекне саклап калырга, инициативалы булырга ярдәм итәчәк. Фикер йөртергә һәм алга таба эшләреңне планлаштырырга тырыш. Моның ярдәм тими калмас.
Өйрәнә белү дүрт төп пункттан тора:
1. Үзбилгеләнү һәм максатны билгеләү (самоопределение и целеполагание)
«Тема»да булу өчен, дәреслекне генә өйрәнеп утырып эш чыкмый. Синең төп максатың – мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә өйрәнү, аны анализлау, нечкәлекләре турында укытучы белән фикер алышу. Мәктәптәге дәресләрдән кала, дискуссия, иҗади, тикшеренү биремнәрендә катнаш. Алар сиңа үткән материалны гамәли яктан ныгытырга булышачак.
Үз кызыксынуларын турында әти-әниеңә сөйлә. Сиңа кызыклы булган әйберне булдырып кара. Бәлки, син программалаштыру телләренә төшенергә яки сноубордта йөри белергә телисеңдер. Никадәр кадәр күбрәк булдырып карасаң, киләчәктә сайлау мөмкинлегең шулкадәр киңрәк булачак. Шуны истә тот: кайбер шөгыльләр туйдырырга мөмкин. Әгәр шулай була калса, үз-үзеңә рефлексия уздыр, “Ни өчен сиңа бу шөгыль туйдырды?” соравына җавап бир.
2. Мәгълүмат белән эш итү
Замана кешесе бер көндә, моннан 30 ел элек яшәүчеләргә караганда, 5 тапкыр күбрәк мәгълүмат ала. Шуңа да мәгълүматны дөрес итеп кабул итә белергә өйрән, ягъни аны фильтрла. Бу сиңа мәгълүматтан армаска мөмкинлек бирәчәк.
Мәгълүмат белән эшләгәндә, аны:
– аңла;
– мөстәкыйль рәвештә аңың аша уздыр (дусларың, сыйныфташларыңның иншаларын тикшер, иҗади, тикшеренү эшләрен башкар;
– аннары гына истә калдыр;
– яз;
– гадәти конспект урынына интеллект-карталарын (mind maps) һәм скрайбинг (схематик, яки күзгә күренә торган визуализация) куллан;
– тизрәк укыр өчен, дусларың, әти-әниең белән бергә укы;
– тиз укырга өйрәнү (скорочтение) дә зыян итмәс.
3. Вакыт һәм үз-үзең белән идарә итү
– биремнәрне үтәгәндә, иң авырыннан башла;
– үз вакытыңны үзең оештырырга өйрән;
– төгәл дедлайннар куй;
– көн расписаниесен куй, аны төгәл үтәргә тырыш;
– бөтен җиргә дә өлгерер өчен, барысын да мөстәкыйль рәвештә үтә.
4. Коммуникация һәм коллаборация
Җанлы аралашу турында да онытма. Чөнки кеше белән уртак тел таба алу, килешә белү бик мөһим. Әгәр бу күнекмәләргә ия булсаң, синең социаль һәм эмоциональ интеллектың артачак. Мәгълүматны эзләргә, инициативаны һәм кызыксынуыңны күрсәтергә өйрән. Үз сыйныташларың белән аралаш, уртак эшчәнлек булдыр һәм хезмәттәшлекне оештыр. Мисал өчен, укытучыдан тикшеренү һәм иҗади биремнәр сора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев