Логотип Идель
Бу – тема!

МИЗОФОНИЯ: АЧУНЫ ЧЫГАРА ТОРГАН ТАВЫШЛАР ФЕНОМЕНЫ

Берөзлексез борын тарткан, тамак кырган кешеләрдән мин, үзем дә сизмичә, ераккарак китәргә тырышам. Ни өчен шулай дисеңме? Чөнки кемдер өчен гадәти һәм нормаль булып тоелган әлеге тавышлар минем ачуымны чыгара, аларны ишеткәч йөрәк тибеше ешая һәм эчтә ачу кайный башлый. Әлеге күренеш миңа гына таныш түгел, чөнки җир шарында мизофониклар гаять күп. Кемнәр соң алар?

Мизофония – көндәлек тормышта барлыкка килүче гадәти тавышлар (сулыш, ризык чәйнәү, борын тарту һ.б.) кешедә көчле тискәре хисләр, хәтта паника тудырырга сәләтле тайпылыш.

Кешеләрне нинди тавышлар чыгырдан чыгара?

Йосыф, 18 яшь: «Тренировка вакытында каты итеп сулаучыларны җенем сөйми, андый вакытта мине колакчыннар гына коткара».

Булат, 14 яшь: «Дәрес әзерләгән вакытта сеңлемнең фломастер белән рәсем ясаган тавышы миңа тынычлык бирми».

Гүзәл, 25 яшь: «Таш (мәрмәр) идәнгә тимер ышкылган тавыш ачумны чыгара, тешләремә тия».

Илназ, 22 яшь: «Ашаган, эчкәндә чөмергән тавышны ишетсәм, өстәл янында утыра алмыйм. Кешеләр таралышканнан соң, берьялгызым тавышсыз гына ашауны кулайрак күрәм».

Әдилә, 17 яшь: «Бер-бер атлы кул бармакларын, муен сөякләрен шыртлаткан тавышны күралмыйм. Андый вакытта үземнең сөякләр дә әллә нишли сыман».

Диләрә, 19 яшь: «Тулай торак коридоры буйлап тапочки өстерәлеп барган тавыш ачуымны чыгара, кайвакыт ишекне ачып кычкырырдай булам, чынлап».

Фирүзә Яриева, балалар психологы, нейропсихолог:

Мизофонияның асылы нидә һәм ул ни сәбәпле барыкка килә?

Билгеле бер тавышлардан ярсу гадәти тормышта еш очрый. Мәсәлән, дәрес вакытында тактага акбур белән язган, янәшәбездәге кешенең сагыз чәйнәгән, контроль эш вакытында парта астыннан гына кыштыр-кыштыр дәфтәр актарган тавышлар һәм башкалар. Ләкин әлеге исемлекне күреп: «Миндә мизофония! Нишләргә, кая барып бәрелергә?!» – дип кайгырма! Көндәлек тормышта әлеге тавышлар сиңа бик нык комачау итсә, үзеңне контрольдә тота алмас дәрәҗәгә ачу уятса, көнкүрештә зур проблемалар барлыкка китерсә генә уйланырга сәбәп бар.

Мизофония стресс, психологик тайпылышлар, нәселдәнлек, социаль мохит тәэсирендә барлыкка килергә мөмкин. Сине ярсытучы тавышларның кабатланып торуы, әлбәттә, тискәре хисләр тудыра. Билгеле бер вакытта син әлеге хисләрдән туеп, алардан качу юлын эзләп, үз эчеңә бикләнергә, кешелектән, гадәти тормыштан читләшергә мөмкинсең. Ягъни «мин өйдә, миңа беркем/бернәрсә дә тими, миңа тыныч һәм рәхәт». Ләкин бу алай түгел – үз эчеңә качу түбән үзбәя, үз-үзеңә ышанмый югалуга китерергә мөмкин.

Ә нишләргә соң?

Гадәти тормышта мизофония белән ничек яшәргә соң, ачуны китергән тавыш чыгаручы һәркемгә кычкырып: «тавышлама әле, ачуымны чыгарасың» дияргә уңайсыз кебекме? Киресенчә, үз эчеңдә тотарга түгел, ә кешегә әйтергә өйрән! Эчеңдә утырып калган нәфрәт хисе сиңа барыбер тынычлык бирмәячәк. Ләкин ничек итеп, ни рәвешле әйтергә – монысы бөтенләй икенче сорау. Бик каты кычкырасы килсә дә, үзеңне кулга ал, җайлап, тыныч тавыш белән эндәш. Синең тискәре хисләр башкаларны кимсетергә мөмкин икәнлекне онытма. «Җитәр инде, алып ташла әле сагызыңны», – дип әйтү урынына: «Бу тавыш минем ачуымны чыгара, мөмкин булса, минем янда сагыз чәйнәмәсәң иде», – дип әйтү яхшырак булыр. Ни өчен сүзне синең үзеңә башларга кирәк? Синең өчен кыенлыклар тудырган әлеге тавышны башка берәү ишетмәскә, аңа бөтенләй игътибар да итмәскә мөмкин. Әгәр янәшәдә кешеләр күп һәм эндәшергә уңайсыз икән – триггер (психологик травма турында искә төшерә торган) тавышлы җирләрдән билгеле бер вакытка (тынычлану өчен) читләшеп тор.

Ачуны чыгара торган тавышлар гел булачак...

Әгәр син эмоциональ яктан тиз ара, ә холкың буенча тынычлык яратучы икән, рухи яктан үзеңне алдан ук әзерлә: ачуны чыгаручы тавышлар синең янда һәрдаим диярлек һәм шактый күп булачак! Үзеңә туры килә торган тынычлану юлын эзләп табарга тырыш: медитация, йога, табигать, иҗади эш, физик күнегү һәм башкалар. Әгәр сине хәзерге вакытта ниндидер тавыш борчый һәм ул котылгысыз икән, игътибарыңны башка (уңай) әйбергә юнәлтергә тырыш, әйтик, көн дәвамында булган яхшы мизгелләрне, яраткан җырыңның сүзләрен исеңә төшер! Позитив фикерләргә һәм тиз вакыт аралыгыңда тискәре хисләрне басарга өйрән. Менә күрерсең: бик тиздән ачуны чыгара торган тавышлар инде ачуны чыгармый да башлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев