Логотип Идель
Бу – тема!

“МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ-2019”

Габдулла Тукай әйтмешли, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, дуслааа-ааа-аар! Ә нинди бәйрәм икәнен һәр татар беләдер. 26 апрельдә - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел. Шул уңайдан елдагыча Казаныбыз “кайный”: башкалабызда төрледән-төрле чаралар уза. Алар арасыннан яшьләр тарафыннан иң көтеп алынганы - “Мин татарча чөйләшәм” акциясе!

Тарихка күз салсак...


Акциянең төп максаты– татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту. Бу эш белән ул инде 2006 елдан бирле шөгыльләнә. Нәкъ менә шул елны Бауман урамында “Үзебез” яшьләр хәрәкәте инициативасы белән 26 апрель — Габдулла Тукай туган көнне “Мин татарча сөйләшәм” уздырыла башлый.


Ә бүген исә...


Ә бүген, 2019 елның 26 апреле көнне, “Мин татарча сөйләшәм” 14нче тапкыр гөрләп узып китте. Алып баручылар шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм биюче-хореограф Нурбәк Батулла иде. Чыгышларындагы иң көтелмәгән мизгел аларның, авызларын скотч белән ябыштырып, шигырь сөйләүләре булды. Күпләрнең исенә 2017 елның көзендә, мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендә болытлар куерган чакта таралган авызы “тегелгән” кечкенә малай сурәте төшкәндер.

Ә соңрак әлеге скотч белән Йолдыз Миңнуллинаның аягыннан алып күзләренә кадәр чорнап чыктылар һәм күтәреп алып кереп киттеләр...



Концерттан тыш, бүген “Татар-дозор” квест уенына нәтиҗәләр ясалды. Быел анда 40ка якын мәктәптән 200дән артык бала катнашкан. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

- 1 урын – 15нче татар гимназиясе;

- 2 урын - татар телендә белем бирүче 27нче гимназия;

- 3 урын – IT лицей һәм Лобачевский исемендәге лицей-интернат.

“Тяжело с татарским”


Ел да тапшырыла торган “Тяжело с татарским” антипремиясенә килсәк, ул үз эшчәнлегендә татар телен кулланмаган, кисәтүләләрдән соң да да хаталарын төзәтмәгән оешмага бирелә. Оештыручылар әйтүенчә, Казанда август аенда WorldSkills узу сәбәпле, зур игътибар чемпионатка багышланган бедерүләр, корылма, рекламага бирелгән.

Быел әлеге “мактаулы” исемгә “Казан Экспо” халыкара күргәзмә комплексы “лаек” дип табылды. Сүз уңаеннан, WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты нәкъ менә анда узачак.

Чарада кемнәр катнашты соң?


Сәхнәдә Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар чыгыш ясады.

Акция алдыннан инде дүртенче ел рәттән музыкаль бәйге оештырлган иде. Анда быел 35 кә якын башкаручы катнашкан. Аларның 10сы бүген Бауман урамындагы акциядә чыгыш ясады. Алар арасыннан җиңүче дип TATARBOY (Айдар Вагизов) табылган. “Мин татарча сөйләшәм”дә чыгыш ясау мөмкинлегннән тыш, аңа үз җырларыннан торган альбом яздыру өчен 30 мең сум акча да биреләчәк.


Ә Нурминский ник юк?


Узган елны яшь репер Альберт Нурминскийның акциядә катнашучы күпләр өчен зур сөенеч булган иде. Ә быел ул ник сәбәпле катнашмый соң? Үзенең килә алмавын ул бүген Калининградта чыгыш ясавы белән аңлаткан.

Шуның белән шулмы?


Юк! Быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясе Чаллы шәһәрендә дә узачак. Иртәгә, ягъни 27се көнне узасы әлеге чара анда да зурлап үтәр дип көтелә. Башкаручылардан акциядә The Kam, Gauga, Malsi Music, Altan, Илгиз Шайхразиевны һәм музыкаль бәйге җиңүчеләрен күрергә мөмкин булачак. Чараны Рамил Агдеев һәм Руслан Харисов алып бара.


“Мин татарча сөйләшәм” турында фактлар:

- 14 ел рәттән уздырыла;

- дүртенче ел рәттән музыкаль бәйге оештырыла, быел 10 яшь башкаручы финалга чыккан; - 22 апрель көнне булып узган “Татар-дозор” квест-уенында 50 мәктәп, 200 бала катнашкан; - башка милләтләр арасыннан марилар һәм саха халкы “Мин татарча сөйләшәм”гә охшатып “Мый марла өйлем” һәм “Мин сахалыы сангарабын” чараларын уздыра.

Зилә САБИТОВА

Фотолар: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев