Логотип Идель
Бу – тема!

МИЛЛИ КИТАПХАНӘ ТУРЫНДА 9 МӨҺИМ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ ФАКТ

Әле моңарчы ТР Милли китапханәсенә бармаган булсаң, моны үзгәртергә кирәк! Казанның иң үзәгендә – Пушкин урамы 86нчы йорт адресы буенча урнашкан яңартылган бинага рәхим ит! Монда китап укыр өчен генә түгел, ә күргәзмәләр һәм спектакльләр карарга, дуслар белән җыелышырга, компьютерларда эшләргә, тәмле каһвә эчәргә, һәм… коакчыннар киеп, электрон пианинода уйнарга да киләләр. Китапханәдә тагын нинди мөмкинлекләр бар? Бу турыда – алдагы материалда.

1. Милли китапханәнең яңа бинада эшли һәм китаплар бирә башлавына мартта 1 ел булды. Бу вакыт эчендә бирегә 565 мең кеше килгән. Әлеге вакыт эчендә өйгә 300 меңнән артык китап алынган. Димәк, кешеләр, яңа китаплар сатып алмыйча, якынча 120 000 000 сум акча экономияләгән.

2. Китапханәдә буккроссинг, ягъни китап алмашу мөмкинлеге бар. Анда тапкан китапларны китапханәгә кайтармаска да була. Әлеге бүлек беренче катта, универсаль зал янында урнашкан.

3. Китапханәдә бер ел эчендә 36 меңнән артык кеше укучы билетын ясаткан, 2,2 миллионнан артык басма алынган. Аларның 50%ы – кәгазь һәм 50%ы – электрон басмалар. Ике формат та бертигез популяр икән…

4. Укучы билеты буенча китап кибетендә һәм каһвәханәдә 10% ташлама ясаячаклар.

5. Китапханәнең яшүсмерләр өчен аерым бер бүлмәсе бар – анда гадәттә, кеше дә азрак, китаплар да нәкъ менә яшүсмерләр аудиториясенә туры китереп сайланган.

6. Тавыш яздырасың килсә, китапханәдә студия бар. Анда китапханәнең резидентлары – Yummy Music эшли. Син алдан язылып, студиядә үз җырыңны яздыра аласың.

7. Аудиторияләрне арендага алып, очрашулар, дәресләр яки дискуссияләр үткәреп була. Презентацияләр үткәрү өчен дә менә дигән урын.

8. Китапханәдә «Ялкын»ны да укып була! Моның үчен уку залының махсус журналлар һәм газеталар урнашкан бүлегенә барып, матбугат чаралары арасында «Ялкын»ны табарга кирәк!

9. Китап киштәңдә кирәкмәгән китаплар булса, син аларны китапханәгә алып килә аласың. Шул рәвешле, укучылар ярдәме белән китапханә фондына инде 7 мең китап өстәлгән.

Китапханәнең бар серләрен белер өчен, син экскурсиягә языла аласың. Шулай ук, Милли китапханә социаль челтәрләрдә дә актив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев