Логотип Идель
Бу – тема!

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫННАН ЯҢА УКУ ЕЛЫН ОЕШТЫРУГА БӘЙЛЕ КИҢӘШЛӘР

Яңа 2020-21нче уку елы алдыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы урта белем бирү мәктәпләренә, профессиональ белем бирү оешмаларына һәм кадет мәктәпләренә уку елын оештыру буенча киңәшләр әзерләде.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы белем бирү оешмаларына чирттагы пунктларны истә тотарга тәкъдим итә:

1. Һаваны махсус приборлар ярдәмендә дезинфекцияләү.

2. Традицион бәйрәм линейкаларын ачык һавада, сыйныфлар арасында дистанцияне саклап уздыру. Ата-аналарда битлекләр булуны тәэмин итү.

3. Һәр сыйныфны (төркем) билгеле бер бүлмәгә беркетергә.

4. Укытучыларга , балалар белән индивидуаль эшләгәндә, битлекләр кияргә. Укучыларга битлек кию мәҗбүри түгел (ата-аналар моны үзләре кирәк дип тапкан очракта гына).

5. Белем бирү оешмасының эш графигына үзгәрешләр кертү: беренче дәрес һәм тәнәфесләр башлану вакытын төрле сыйныфларга төрле вакытка кую.

6. Озайтылган көн төркемнәренең эшчәнлеген бер параллель кысаларында оештыру.

7. Өстәмә белем бирү дәресләре бары тик шушы мәктәптә укучылар өчен генә оештырыла ала.

8. Һава торышына бәйле, дәресләрне ачык һавада оештыруны алдан планлаштыру.

9. Бүлмәләрне көндәлек җыештыру, дезинфекция ясау (эшли торган урыннарны , ишек тоткаларын, идән, урындыкларны эшкәртү).

10. Тәнәфес вакытында – бүлмәләрне, ә дәресләр барышында коридорларны җилләтү.

11. Ашханә хезмәткәрләре мәҗбүри рәвештә битлек кияргә тиеш.

12. Һәр кулланудан соң, савыт-сабалар, аш өстәлләрен дезинфекцияләү.

13. Шәхси яки бер генә тапкыр кулланып була торган савыт-саба ярдәмендә су эчү режимын оештыру.

14. Укучылар һәм хезмәткәрләр өчен санитар-гигиена чаралары булуны контрольдә тоту. Куллар өчен антисептиклы дозаторлар урнаштыру.

15. Тәрбия эшләре буенча планга төрле форматтагы (онлайн һ.б.) чаралар оештыруны билгеләү.

16.Тәрбия эшләре буенча планга гигиена, медицина грамоталылыгы буенча чаралар кертү (сыйныф сәгатьләре, онлайн ата-аналар җыелышы һ.б.)

17. Татарстан Республикасы Роспотребнадзор Идарәсе яңа күрсәтмәләр чыгарганчыга кадәр, белем бирү оешмаларында массачыл чаралар оештырудан тыелып тору.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев