Логотип Идель
Бу – тема!

МӘДХИЯГӘ КҮЧМИ ГЕНӘ ҮЗЕҢНЕ МАКТАН: ШӘП РЕЗЮМЕ ТӨЗЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ

Әлеге язмада эшкә урнашуның беренче адымы – резюме әзерләү турында сөйләшәбез!

1. Резюме әзерләгәндә аны ниндидер бер «алтын товар» кебек күзаллагыз, ул максималь рәвештә сезнең тәҗрибәгезне «сатарга» тиеш. Резюме – яхшы тормышка билет түгел, ул – банкнота.

2. Универсаль резюме юк. Һәр һөнәр өчен үзгә резюме.

3. Резюме – эшең, белемең һәм өстәмә курсларың турында аерым блоклар туплау түгел. Яхшы резюме кеше турында этаплап сөйли, адымлап, уңыш тарихын сурәтли.

4. Уңышлы резюме лендинг битләргә охшаган (лендинг бите – товар яки хезмәт, чара турында кыскача мәгълүмат туплаган сайт, аның максаты – сайтка керүчеләрне сатып алучы/кулланучыга әйләндерү). Шуңа күрә лендинг битләрне күзәтеп бар, экологик сату алымнарын куллан. Төп бурыч – синең ни дәрәҗәдә кыйммәтле һәм эффектив хезмәткәр икәнлегеңне күрсәтү.

5. Резюмеда грамматик хаталар булмасын. Ул гади сүзләрдән һәм фразалардан торырга тиеш, формализмга урын юк. Текст – структурасы ягыннан инструкция кебек булсын. 

6. Структура:

Фамилия һәм исем;

Фото: нейтраль фонда төшерелгән портрет;

Контактлар (телефон һәм шәһәр исеме);

Максат – әлеге вазыйфадан ниләр өмет итәсең;

Күнекмәләрең (soft һәм hard skills);

Белемең;

Тренинглар;

Эш тәҗрибәсе (өстә – иң соңгы эш урыны).

Өстәмә мәгълүмат (телләр, ниндидер аерым программаларны белү, хокуклар булу).

7. Формат: шрифт Calibri или Arial, кегль 10 яки 12, таблицасыз, юллар арасында 1ле буш ара.

8. Идеаль резюме күләме – 2 бит, әмма студент/укучы чакта 1 битле резюме да ярый, борчылмагыз!

Ирина Захарова, Американың EPAM systems ИТ-компаниясе рекрутеры:

Мине, рекрутер буларак, эшли генә башлаган белгечтә аның күнекмәләре, теләгән вазыйфасы, хобби һәм нинди хезмәт хакы көтүе кызыксындыра. Резюмены hh.ru сайтында урнаштырырга тәкъдим итәм.

Хезмәт хакы:

Үзегез өчен 2 хезмәт хакын билгеләгез: сез эшләргә әзер булган минималь бәя һәм үзегез өчен уңайлы булган хезмәт хакы.

Белем

Бу графада сез мәктәп, колледж, университет белеме турында язасыз, барлык олимпиадалар, бәйгеләр, проектлар турында мәгълүмат өстәү дә комачауламас. Шулай ук өстәмә белем турында онытмагыз: ниндидер курслар, музыка, спорт мәктәбе – барысы турында да сөйләгез! Болар барысы да сезнең яңа белемнәргә омтылуыгыз, яңалыктан курыкмавыгыз турында сөйли.

Күнекмәләр

Резюменың әлеге өлешен рекрутер гына түгел, ә менеджер һәм җитәкчегез дә укыячак. Аны вазыйфалар буенча түгел, ә аерым бер күнекмәләр буенча эзлиләр. Сез үзегезнең күнекмәләрегез турында максималь рәвештә төгәл итеп әйтергә тиеш, артык мактанмыйча һәм киметмичә, шулай ук һәр күнекмәнең дәрәҗәсе турында да өсти аласыз.

Тәҗрибәмнән чыккан күзәтүләр:

Әгәр дә тәҗрибә аз булса, кеше, гадәттә, резюмены кирәкмәгән, әһәмиятсез мәгълүмат белән тутыра, шуңа күрә әлеге факторга игътибар итегез.

Ә менә бу төр мәгълүматны резюмедан төшереп калдырырга кирәк:

– Релевантлы булмаган эш тәҗрибәсе.

– Шәхси сыйфатлар.

«Игътибарлылык», «стресска түземле булу» ише мәгълүмат яки үзең турында мәдхияләр инде күптән «яшь һәм тату коллектив» турында мемнар барлыкка килү өчен яхшы сәбәп булды. Беренчедән, кандидатның, чыннан да, җитешсезлеге булса да, берәү дә аек акыл белән игътибарсызлык турында искә төшерми. Рекрутер бар язган нәрсәгезгә дә ышанмас. Икенчедән, бу сыйфатларның әһәмияте бик субъектив. Син үзеңне игътибарлы, дип санасаң да, потенциаль эш бирүченең бу хакта үз стандартлары булырга мөмкин.

Кызыксынулар

Шәхсән мин резюме караганда кешенең кызыксынуларына игътибар итәм. Бу кандидатның һөнәри сыйфатларын сынарга ярдәм итә алмый, әмма бу күп нәрсә турында сөйли. Күпкырлы кешеләр рекрутерны беркайчан да битараф калдырмаячак. Әмма кызыксынулар турында ихлас язу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев