Логотип Идель
Бу – тема!

«МАТУР БУЛМАСА?»: ТИҢ ЯРЛАРЫН ИНТЕРНЕТ АША ТАБУЧЫЛАР ТАРИХЫ

«Хәзер свиданиега бару өчен матур итеп киенәсе, бизәнәсе, әллә кая хәтле барасы юк. Интернетка гына керәсе бар!» – дип шаяртырга ярата олылар, – менә безнең чакта уу-уу-уул...», – дип өстәргә дә онытмыйлар. Мондый танышуларга кайберәүләр сәерсенеп, олы яшьтәгеләр көлеп караса да, күп кеше нәкъ менә Интернет аша үз тиң ярын таба. Һәм матур гаилә кора. Мондый бәхетле парлар күпме?  Әлеге сорауларга җавапны Интернет аша танышу тәҗрибәсе булганнардан сорадык.

«Өчәүләп языштык»

Рәзинә Заһирова:

9нчы сыйныфта укый идем. Вконтакте челтәренең популярлаша гына башлаган вакыты. Дус кызым: «Сиңа да ясыйк», –  дип мин дә шунда теркәде. Безнең өйдә Интернет юк, ә дус кызым ерак тора. Шуңа күрә минем биткә дә ул гына кергәли иде. Беркөнне, мәктәпкә килгәч, иптәш кызым миңа: «Сиңа  кичә бер малай друзьяга добавлялся, мин добавила яме. Булат исемле», ди.

Матурмы соң? – дим.

Матур, кара гына шундый, – ди. Миңа күрсәтергә фотосын да алып килгән. Дөрестән дә матур иде шул. Икенче көнне килгәч, иптәш кызым:

Кичәге малай «танышырга буламы?» дип язган иде. Мин «әйе» дип яздым яме, ди. Шулай язышу тарихы башланып китте. Тик без икәү түгел, ә өчәү языша идек (көлә).

Ул миңа дип яза, иптәш кызым өй телефоны аша нәрсә язганнарын миңа әйтә, аннан мин әйтеп торып җавап яздырам. Хәзер бу көлке кебек, ләкин өйдә Интернет булмагач нишләтәсең. Иптәш кызыма кунакка барганда мин үзем языша идем. Соңрак Булат белән телефон аша сөйләшә башладык hәм очрашып күрешергә булдык.

«Әгәр матур булмаса?»

– Ул минем янга безнең авылга килергә тиеш иде. Беренче очрашуга үзем генә барырга курыктым. Анда да иптәш кызымны ияртеп киттем. Мине ошатмас, дигән уй башыма да кермәде. Киресенчә, «әгәр ул фотодагы кебек матур булмаса дип дус кызымны аптыратып бетердем. Беренче очрашу һаман да күз алдымда тора. Аның акыллы hәм тәрбияле икәненә игътибар иттем. Ә йөзенә текәлеп карарга никтер оялдым. Интернет аша танышып җитди мөнәсәбәтләр корырга мөмкиндер, дип күз алдыма да китерми идем.  Шуңа күрә дә беренче күрешүгә артык игътибар бирмәдем. Ләкин шул беренче күрешү үзенә тагын әллә ничәне бәйләде. Без дә бер-беребезгә ныграк ияләштек.

«Берничә ел очрашып йөргәч, аерылыштык»

– Берничә ел очрашып йөргәнән соң без аерылыштык. Бер елдан артык аралашмадык. Ләкин шуннан соң язмыш безне кабат очраштырды. Шунда мин аның миңа насыйп яр икәнлеген аңладым. Хәзер гаилә корып яши башлавыбызга 3 ел, мәхәббәт җимешебез – улыбызга 2 яшь тула.
Интернет киңлекләрендә танышкан, кавышкан парлар дусларыбыз, танышларыбыз арасында да байтак. Интернет аша танышудан куркырга кирәкми, әмма сак булырга кирәк. Аралашканда кешене мөмкин кадәр күбрәк белергә тырышырга, үзе, тормышы турында сораудан курыкмаска hәм оялмаска кирәк. Беренче очрашуга дусларыгыз белән бергә барырга яки җәмәгать урыннарында күрешергә киңәш итәм.

«Әйбәт. Кем бу?»

Ринат Габдрахманов:

Декабрьнен матур бер киче иде бу. Без егетләр белән Казанга клубка бара идек. Мин рульдә. Берзаман ниндидер таныш булмаган номердан WhatsAppка смс килде. «Привет! Ничек хәлләр?» дигән. Мин  шунда ук : «Әйбәт, кем бу?» дип җавап бирдем. «Гөлфия» ди. Шулай язышып киттек. Минем номерны каян алганын әйтмәде.

«10 минуттан килеп җитәм. Әзерләнә тор»

– Икенче көнне, йокыдан уянуга, беренче булып үзем яздым. Кем икәнлеген, нигә язганын беләсе килә бит. Ләкин артык мәгълүмат ала алмадым. «Ничек хәлләр? Нишлисең?» - кебек сораулардан үтеп булмады. Берничә көн шулай коры гына язышканнан сон күрешергә тәкъдим ясадым. Ул гел каршы килде. Шулай берничә көн чакырып тилмергәннән соң шалтыраттым да: «10 минуттан килеп җитәм, әзерләнә тор» – дидем. Чыкты бит! Очрашуга барганда бераз курку, каушау булса да, Гөлфияне якыннанрак беләсе килү теләге көчлерәк иде.

Ә мина язуының сәбәбен соңыннан гына белдем: бергә торган кызлары белэн эш юклыктан бераз шаярып алырга булганнар икән. Озак сөйләшеп утырганнан соң минем бик якын дустым белән аның институтта бергә укыган якын дус кызы күптән очрашып йөрүләрен казып чыгардык. Алар белән бик якыннан аралашсак та, Гөлфия бер-беребезне күргәнебез дә, бер-беребез турында ишеткәнебез юк иде безнең.

«Уеннан уймак чыкты»

– Беренче тапкыр очрашкан кич бик күнелле узды. Икенче көнне уянуга ук тагын шалтыраттым. Озакламый очраша да башладык. Ниндидер җиңел, күңелгә рәхәт мөнәсәбәтләр иде бу. Яна елны бергә каршыладык. Аны әни белән таныштырдым. Беренче күрешүдән үк күптәнге дуслар кебек аралаша башладылар. Шулай 3 ай очрашып йөргәч, 8 март көнне кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Анын гадилеге, тәрбияле булуы, әни белән мөнәсәбәтләрее моңа зур этәргеч булгандыр инде. Хәзер менә өйләнешкәнебезгә 3 елдан артты. Кызыбыз үсеп килә. Бер-беребезгә булган мәхәббәтебез, хөрмәтебез көннән-көн арта гына, Аллаһка шөкер. Уеннан уймак чыкты, дисәк тә була безнең мөнәсәбәтләрне (көлә).

«Туры эфирда таныштык»

Рүфия Сәйфетдинова:

2017 елның ноябрь аенда булды бу хәл. Мин танышымнын Инстаграм битендәге туры эфирына кердем. Карап утырам шулай, ул дустын чакырды. Анда бит ике кеше бергә аралаша ала. Мин боларга: «Пупсиклар», дип язып жибәрдем. Икенче егетне белми идем. Ул миңа җавап язды: «Син кайсы як кызы?» – дип сорады. Аннан номерын җибәрде. Туры эфирдан соң аңа WhatsApртан менә мондый смайлик җибәрдем: ?

Бу вакытта Ул Краснодарда эштә иде. Берәр атна тирәсе языштык, аннан шалтыратышып сөйләштек. Озакламый ул «кайтам», диде. Һәм бар эшен ташлап, Татарстанга, минем янга кайтырга чыкты. Ул килгәндә мин эштә идем. Тыныч кына аның янына чыктым. Чәчәкләр тоткан иде, җылы яктан җиләк-җимешләр алып кайткан.  Нәкъ менә мин хыялланганча озын, чибәр егет иде ул. Шуннан соң без очраша башладык. Бер күрүдә үк гашыйк булдым, дия алмыйм. Ярату хисе ярты еллап вакыт үткәч барлыкка килгәндер. Ул мине үзенә каратырга бик тырышты. Бер елга якын очрашып йөргәннән соң, туган көнемдә кулымны сорады. Шуннан соң никах, туй үткәреп җибәрдек. Хәзер инде балабыз бар. Матур гына яшәп ятабыз. 

«Тоткан да «Ирина» дип язган»

Гөлүсә Рәүпова:

Дус кызым Иринага булачак егете Артур 2 ел элек Вконтактеда язган иде. Тоткан да «поиск»ка «Ирина, Казань» дип язган. Һәм булган барлык кызларның фотоларын карый башлаган. «Ирина» исемен дә очраклы гына язмаган, булачак кызының нәкъ менә Ирина булуын теләгән. Аның сәбәбе бар: ниндидер әсәрдә шундый исемле бер герой булган.

Дус кызым аңа ошаган һәм Артур гади генә:" Привет, как дела?"- дип түгел, ә озын, тулы итеп ни өчен нәкъ менә аңа язганын аңлаткан смс җибәргән. Бу текст дус кызыма хуш килгән. Беркайчан да егетләр белән Интернет аша танышканы булмаса да, аңа җавап язарга булган. Шулай аралашып киткәннәр. Ул аңа беренче очрашуда: "Мин булачак кызымны нәкъ шундый итеп күз алдыма китергән идем",  – дигән.

Хәзер инде 2 ел матур гына очрашып йөриләр. Икесе дә бик акыллы, күп укыйлар, шундый туры киләләр бер-берсенә. Ә Яңа елда Артур Иринага тәкъдим ясады.

«Хаталы язучыларга җавап бирмим»

Аноним:

– Без аның белән «Анаем» танышу сайты аша таныштык. Танышу сайтында утырсам да, бик сирәк кешегә җавап бирәм. «Сэлэм, салам» ише хаталы хатлар килә икән, гомумән, җавап язмыйм. Ә аның хәбәрләре хатасыз, матур, тулы җөмләләрдән тора иде

Очрашып күрешү турында планлаштырмадык та. Ул Татарстанның башка шәһәреннән. Башкалага килергә вакыты юк иде. Барысы да ничектер кызык килеп чыкты. Бер иптәш кызым шул шәһәргә кияүгә чыкты да, безне кунакка дәште. Шул турыда мин Аңа җиткердем. «Әлбәттә кил, күрешербез», – диде. Шәһәрдә каршы алып тиешле пунктка илтеп куярга, кире мине үземнең шәһәремә алып кайтырга вәгъдә бирде.

«Бер белмәгән кешегә ияреп...»

– Әмма барысы да без уйлаганча килеп чыкмады. Кичәгә без шимбә килсәк, якшәмбе миңа эштә булырга кирәк. Иптәш кызым дәшкән чарада мин үземне уңайсыз тоя башладым да, Аңа яздым. Ул үзенә алып китте. Бер белмәгән кешегә ияреп, белмәгән шәһәрдә... Белмим. Курку онытылган иде. Әти-әнисенең фатирына алып кайтты. Песие белән таныштырды. Иртә таң белән үк кире Казанга кайтарып җиткерде.

Безнең аралашулар аннан соң берничә ай гына дәвам итте. Аралашмавыбызның сәбәпләрен, кызганыч, белмим. Югалды ул. Язмый башлады. 
Әлеге сайтка хәзер дә кереп чыккалыйм. Никтер һаман да Ул миңа язар кебек...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев