Логотип Идель
Бу – тема!

«МӘКТӘП ЭКОПАТРУЛЕ»: КОНКУРСТА КАТНАШ

Экологияне саклап калырга, теләсә кайда ташланган калдыкларны барларга мәктәп укучылары булышканын күбебез белә. «Мәктәп экопатруле» конкурсы ярдәмендә моның барысы да ачыклана.

Әле күптән түгел Яр Чаллы шәһәре укучылары законсыз чүплек урынын ачыклаган һәм хәтта аны булдырган кешеләрне дә табарга ярдәм иткән. Малайлар һәм кызлар экологларга сәнәгать предприятисе янында өелгән чүп турында хәбәр итә. Чүплекне фотога төшерү белән беррәттән яшьләр машинадан төзелеш калдыкларын ташлаучыны да видеога төшерә алган. Нәтиҗәдә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре шушы урынга чыккач, бу факт дәлилләнгән. Хәзер чүп түгүче кеше административ җаваплылыкка тартылган. Ә законсыз рәвештә булдырылган чүплекнең мәйданы 98 квадрат метрны тәшкил иткән, чүплек юкка чыгарылган.


Патрульгә ничек кушылырга?


Чыннан да, Татарстандагы «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы ярдәмендә мондый чүплекләр, табигать кочагындагы төрле калдыклар минуты-сәгате белән ачыклана. Республиканың егет-кызлары смартфоннарына фото-видео төшереп, министрлыкка хәбәр итә.

Конкурсның максатлары да изге: Татарстан укучыларын табигатьне саклау эшенә җәлеп итү, электрон форматтагы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен популярлаштыру, егет-кызларда актив тормыш позициясен булдыру.

IV «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы 31 августта төгәлләнде. 2017-2018 уку елы эчендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына барлыгы 7320 гариза кабул ителгән. Оештыручылар исә укучыларның табигатьне саклау теләге артканнан-арта бара, дип әйтә. Былтыргы ннәтиҗәләр белән чагыштырганда, дүртенче конкурска җибәрелгән мөрәҗәгатьләр 513кә арткан.

Әлеге экологик ярышның идеясе бик гади: смартфоны булган һәр мәктәп укучысы укудан буш вакытта законсыз җирләрдә булдырылган чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрә. Әлеге мәгълүмат республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы call-үзәге фильтры аша килеп ирешә. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы исә районнар, мәктәпләр, сыйныфлар һәм һәр укучы буенча статистика төзи.

Хәер, бу факт кәгазьдә яки электрон форматта гына калмый. Табигатьне саклау органнарында эшләүчеләр әлеге чүплекләрне барып тикшерә, аннары алар юк ителә. Нәтиҗәдә, укучы шушы экологик юнәлештәге эше өчен баллар туплый. Шул ук вакытта аңа чүплекнең юк ителүе турында фото да килеп ирешә.


Ничек катнашырга?


1-11 сыйныф укучылары чүплекләр һәм табигатькә салынган башка зыян турында «Мәктәп экопатруле» дигән мобиль кушымта аша хәбәр итә. Android һәм iOS платформасында фото һәм видео җибәрергә мөмкин. Шушы мобиль кушымта аша конкурста теркәлеп була. Моның өчен edu.tatar.ru порталындагы шәхси кабинеттагы логинны белү дә җитә.

«Мәктәп экопатруле»нең чираттагы – бишенче конкурсы 1 сентябрьдә башланып китте. Шуңа күрә, дустым, син дә анда актив катнашып, табигатьне дә саклап калып, яхшы бүләкләр дә ота аласың. Алар арасында смартфон, планшет, электр самокатлар, сегвейлар бар. Ә иң яхшы мәктәпләргә төсле микроскоплар һәм проектлар да тапшыралар.

Былтыр Казан, Түбән Кама шәһәрләре, Әлмәт, Чирмешән, Спасс, Ютазы районнары укучылары аеруча актив булган. Беренче конкурс белән чагыштырганда, өченче сезонда укучылар тарафыннан мөрәҗәгатьләр саны 7 тапкырга арткан! Ә быел нәтиҗәләрнең нинди, республиканың кайсы районнары актив булуы бары тик синнән генә тора!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев