Логотип Идель
Бу – тема!

КЫЗЛАР 8 МАРТКА НИНДИ БҮЛӘК ТЕЛИ?

«Сөйгән кызы белән ачуланышырга өлгермәгәннәр, сезнең 4 көнегез калды». Мондый шаярту социаль челтәрләрдә киң таралды. Сер түгел, Халыкара хатын-кызлар көненә бүләк эзләгәндә, «Нинди бүләк бирергә икән?» дип һәр егет баш вата. Шуңа да ачуланышсаң, янәсе, проблемадан чыгу булачак. Ти-и-и-и-ик, чынлыкта, бу әле проблемаларның башы гына булырга мөмкин. Шуңа да бүләкне вакытында тапшырудан да яхшысы юк.

Россия хатын-кызлары арасында сораштыру уздырып, алардан 8 Мартка нинди бүләк көтүләре турында сораганнар. Гүзәл затлар язның беренче бәйрәменә зәркән эшләнмәләре, косметика, парфюмерия тели икән. Россиядә яшәүче ир-егетләр нәкъ шушындый бүләкләр бирергә җыеналар. Мондый тикшеренүне “Авито” порталы уздырган. Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк булган 3 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз катнашкан. 2020 елда хатын-кызларны бу бәйрәм белән тәбрик итәчәк ир-атлар саны 90 процент икән, былтыр бу сан 3 процентка күбрәк булган.

8 Мартка кызларның  күбесе зәркән эшләнмәсе (41 процент), косметика һәм парфюмерия (40 процент) тели. Россиядәге гүзәл затларның өчтән бере (31 процент) бүләк сертифиткаларына, 23 проценты туристлык юлламаларына да риза булачак икән. Гаджетлар хатын-кызларның бары тик 16 процентына гына кызыклы.

Ир-атларны телепатлар, диярсең, чөнки сораштыруда катнашкан көчле затлар кызларга нәкъ шушындый бүләкләр бирергә планлаштырган булган. Мисал өчен, аларның 43 проценты бүләккә –косметика һәм парфюмерия, 26 проценты – зәркән эшләнмәләре, 22 проценты бүләк сертификатлары тапшырырга әзерләнә. Респондентларның 11 проценты – көнкүреш техника яки кием-салым, аяк киеме, 10 проценты – гаджет, 9 проценты – савыт-саба бирергә җыена. Ир-атларның  6 проценты иң яхшы бүләк – китап, дип саный. Икешәр процент ир-ат юллама яки йорт хайваны бүләк итәргә җыена.

Чыгымнарга килгәндә, Россия ир-атларының 35 проценты бүләк өчен 1000-3000 сум туздырырга әзер. Тагын 24 проценты – 3000-5000 сум, 11 проценты 5000-10000 сумнарын жәлләмәячәк. Респондентларның 18 проценты бер мең сумга кадәр акча сарыф итәргә җыена.

Былтыргы саннарга күз салсак, 2019 елда хатын-кызларның күбесе (40 процент) Халыкара хатын-кызлар көненә косметика һәм парфюмерия кабул итеп алган. Шулай ук 19 процент гүзәл зат – зәркән эшләнмәсе, 18 процент – бүләк сертификатлары, 11 проценты – кием һәм аяк киеме, 7 проценты көнкүреш техникасына ия булган. Нәтиҗәдә, сораштырылган хатын-кызларның 83 проценты бүләкләрдән канәгать калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев