Логотип Идель
Бу – тема!

«КОРОНАВИРУС ЮККА ЧЫКМАЯЧАК»

Мәктәпләрдә алдагы уку елының соңгы чиреге тулаем дистанцион форматта узса да, яңа уку елы гадәти режимда башланып китте. Әлеге вазгыятьтә мәктәпләрнең ачылуы – никадәр дөрес карар? Көне буе битлектән йөрү зыянга түгелме? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасының доценты, беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Лотфуллин Илдус Җәүдәт улы белән сөйләштек.

– Әле пандемия тәмамланмаса да, мәктәпләр гадәти уку режимына кайтты. Сезнеңчә, бу дөрес карармы? Әле иртәрәк түгелме?

– Минемчә, мәктәп – баланың сәламәтлеге, үсеше өчен бик мөһим урын. Онлайн укуга мин үзем бик ышанып бетмим, чөнки бала коллективта, башка балалар белән үсәргә тиеш. Онлайн рәвештә тәрбия биреп булмый. Шуның өчен, иртәме-соңмы мәктәпләрне ачарга туры киләчәк иде. Мәктәпләрнең гадәти режимда эшли башлавының пандемиягә нинди дә булса тәэсире булырмы икән? Теоретик күзлектән чыгып караганда, балалар ковидны таратучы булып тормый, ягъни, грипптан аермалы буларак, бу чир балалар аша таралмый. Балалар өчен бу инфекциянең алай ук куркыныч булмавы сәбәпле, алар ковидны башкаларга да җиңел генә тарата алмыйлар. Шуңа күрә, мәктәпләрне ачу ковид пандемиясенә бик каты йогынты ясарга тиеш түгел. Әмма бу – теоретик фараз гына, ә практикада ничек булыр, без әлегә әйтә алмыйбыз. Әлбәттә, мәктәпләрнең ишекләрен киң итеп ачып кую зарарлы булырга, төрле проблемалар туарга мөмкин. Шуңа күрә, мәктәпләр эшчәнлеге өчен билгеле бер шартлар бар: массакүләм чаралар үткәрергә ярамый, төрле сыйныфлар өчен тәнәфесләр – төрле вакытта һ.б.

– Укучыга нинди очракта мәктәпкә барырга ярый, ә нинди симптомнар булганда, өйдә калырга кирәк?

– Авырый торган балалар, көчле булмаган ОРВИ очрагында да, мәктәпкә йөрергә тиеш түгелләр. Балаларда ковид гап-гади ОРВИдан аерылмаска мөмкин. Әз генә томау төшсә, бераз гына йөткерү генә булса да, мәктәпкә йөрергә кирәк түгел.

– Балага коронавирус йоктыру ихтималын ничек киметергә?

– Ковид таралуга каршы тора торган мөһим чараларның берсе – кул юу. Бу гади процедура ковид таралуны туктатып тора, шуның өчен, мәктәпләрдә санитайзерлар, антисептиклар булырга тиеш. Битлек киеп йөрү дә мөһим. Аны дөрес киеп йөрергә, вакытында алмаштырырга кирәк, алыштырмаганда, ул инфекция чыганагына әйләнә.

– Укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре битлектән йөрергә мәҗбүр. Бу үзен аклыймы? Көне буе шулай йөрү зыянлы түгелме?

– Битлек киеп йөрү – кешенең битенә, күзләренә, авызларына кагылу гадәтеннән арындыра, чөнки һәрвакыт авыз-борын, күзләрне капшап тору – ковид эләктерүнең бер юлы. Битлек киеп йөрүнең сәламәтлек өчен зыяны юк. Баштарак, ул уңайсыз кебек кабул ителә, әмма бераздан күпчелек кеше аны сизми башлый, бары ияләшергә генә кирәк. Аеруча олы яшьтәге укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре, хроник авырулары булган кешеләр моңа җитди карарга тиеш.

Балалар ковидны җиңел үтә дисәк тә, бу һәрвакыт алай түгел. Ни өчен бу инфекцияне төрле кешенең төрлечә кичерүе әлегә билгесез, әмма берничә теория бар. Бер теория буенча, ковидның авыр формалары коинфекция, ягъни ике инфекция очрагында була. Коинфекциянең беренчесе ковид, икенчесе, мисал өчен, грипп булса, кеше каты авырый. Шуңа күрә, ковидка каршы гына түгел, башка инфекцияләргә каршы да көрәшергә кирәк. Гриппка каршы торуның иң эффектив чарасы – вакцинация, аны истән чыгармаска кирәк.

«Ковид пандемиясе – очраклы рәвештә килеп чыккан әйбер түгел, ул берничә дистә ел барган процессның нәтиҗәсе. Бу – дөньяда яңа инфекцияләр килеп чыгу процессы. Әлеге инфекцияләр, шул рәвешле тупланып, иртәме-соңмы ковид пандемиясенә әйләнергә тиеш иде. Коронавирус – юкка чыга торган инфекция түгел. Ул фон рәвешендә һәрвакыт безнең белән булачак, кешеләр бу инфекция белән вакыт-вакыт авырып торачаклар.»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев