Логотип Идель
Бу – тема!

КИТАП ЯЗУ ПЛАНЕТАСЫ: ЗУР ИҖАТ ДӨНЬЯСЫНА АЯК АТЛАУЧЫ ЯШҮСМЕРГӘ КИҢӘШЛӘР

Хәзер мин тәүге романымны язу белән мәшгуль һәм сезгә бу катлаулы, әмма бик кызыклы иҗат юлы турында сөйләргә, киңәшләрем белән уртаклашырга телим. Әсәрне нәрсәдән башларга, сюжетны нинди принциплар буенча төзергә – яшь автор өчен мөһим  кагыйдәләр турында тулырак бу язмада белерсез. Әйдәгез, башлыйк!

1. Яхшы һәм илһамландырырдай идея белән башлап җибәрегез

Үзегез битараф булмаган нәрсәләр турында языгыз. Сездә әсәрне тәмамлау өчен җитәрлек кызыксыну булырга тиеш. Мәсәлән, сез «После» сериалындагы Хардин кебек үз тормышыгызда булган кешене, мөнәсәбәтләрегезне тасвирлый аласыз. Ә иң мөһиме, романда «эпик» ситуация булырга тиеш. Ул укучыда әсәрдәге геройлар өчен борчылу хисе уята, ә бу хис безгә бик кирәк!

2. Көн саен әз-әзләп язарга тырышыгыз

Тик шул ук вакытта китапны берничә көнгә читкә куеп торырга да курыкмагыз, язу процессын күралмау дәрәҗәсендә җитүгә караганда, тәнәфес ясау яхшырак. Әгәр дә кинәт илһам югалса, кулларыгызны төшермәгез! Моны меңләгән ысул белән хәл итеп була, ләкин иң ышанычлысы – көтү. Һәр язучы романнарны үз темпы, үз ысуллары белән яза, беркем дә сезгә иң яхшы вариант турында сөйләмәячәк. Кемдер башыннан ахырына кадәр яза, ә кемдер – өлешләп-өлешләп яза. Роман ахырына ничек һәм кайчан килеп җитүегез үзегездән генә тора.

3. Беренче проектыгызны төзәтеп чыгыгыз һәм яңадан языгыз

Беренчедән, үз-үзегезгә тәнкыйтьче булыгыз! Камиллекнең чиге юк, текстны озак язарга һәм үзгәртергә мөмкин. Әйе, бу катлаулы процесс, ләкин сюжетны бозмас өчен кайвакыт хәтта уңышлы абзацларны да сызып атарга туры килә.

4. Якыннарыгызга яки редакторга мөрәҗәгать итегез

 Дусларыгызга яки туганнарыгызга үз романыгызны укырга биреп карагыз һәм аларның фикерләрен тыңлагыз. Сез хәтта профессиональ редактор яллый аласыз! Әмма арзан булмаячак, шуңа күрә үз-үзеңә бик ышансаң, редакторсыз да эшләп була. Ахырда, нәшриятта сезнең китабыгыз барыбер редактор аша узачак, шуңа күрә борчылырлык сәбәп юк диярлек. Шулай да, эшегезне укытучыгызга яки әдәбиятка якын булган башка кешегә күрсәтергә кирәк, дип уйлыйм. Яшьтәшләрегез, дусларыгыз сезне үпкәләтүдән куркып ихлас җавап бирмәскә мөмкин. Тәнкыйтьтән курыкмагыз – әйе, бу рәхәт әйбер түгел, ләкин сезгә бу тәҗрибә язучы буларак үсәргә булышачак.

5. Искәрмәләр языгыз

«После» сериалындагы Хардин кебек кыска текстлар языгыз. Сез аларны соңыннан тулы бер бүлеккә җыя, яки өлешләп куллана аласыз. Мин үзем дә бу ысулны еш кулланам – башка берәр кызыклы уй килде исә, шундук язып куярга тырышам. Чөнки «онытмыйм мин аны» дип уйласаң да, кайчак бик мөһим әйберләр дә хәтердән бик тиз чыгып китә.

Тагын бераз мотивация һәм кисәтүләр:

1. Үз-үзегезгә ышаныгыз! Яшүсмер вакытта роман язу – чыннан да зур эш һәм сәләт! Кайбер кешеләрдә бу сәләт булмаска да мөмкин, үзегез белән горурланыгыз!

2. Күп вакыт сарыф итәргә туры киләчәк. Ашыкмагыз, һәр зур уңыш кечкенә адымнардан җыела!

3.  Яңа яза башлаган, әле популярлашып килүче язучылар турында укыгыз – алардан бик күп файдалы һәм илһамландырырдай мәгълүмат алырга мөмкин.

4. Әгәр илһамыгыз югала башлый икән, менә бу сериалларны карарга киңәш итәм: «После», «Уэнздей».

5. Әйе, яшүсмер авторларга җитди карамыйлар. Әмма моңа карамастан, үзегезне борчыган сорауларны биргәндә, киңәш сораганда, җитди һәм профессиональ булырга тырышыгыз.

6. Тәнкыйтьне кабул итәргә өйрәнегез.

7. Эшегезне һәрвакыт тикшереп чыгыгыз. Онытмагыз, Толстой «Война и мир» романын 8 тапкыр кулдан күчереп язган. Миңа калса, бу кешенең үҗәтлеге, тырышлыгыннан үрнәк алырга кирәк!

Үземнең язмамны Хардинның сүзләре белән бетерәсем килә: «Үз китабыңны язу процессында иң яхшысы – үз тормышыңнан качу, йөзләрчә, хәтта меңнәрчә төрле тормыш алып бару мөмкинлеге». Бу чыннан да, могҗиза бит! Килешәсезме?

Сөмбел ЙОСЫПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев