Логотип Идель
Бу – тема!

КИТАП НИЧЕК ТУА?

Кем нишли, ә Казанның төрле мәктәпләренең укучылары (алар белән бергә без дә) бүген “Татарстан китап нәшрияты” эшчәнлеге белән танышты. Болардан тыш, алар китапның укучылар кулына килеп ирешер алдыннан нинди юллар узуын күрде, яңа чыккан китап исен иснәде, типография тавышын ишетеп кайтты.

Нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин кечкенә чагында бөтен татар әкиятләрен укып чыгуын әйтте:

 - Быел нәшриятыбыз үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Шушы вакыт эчендә татарның танылган шагыйрь-язучыларының күбесе бездә эшләп киткән. Бүгенге көндә төп конкурентыбыз ул – Интернет. Без дә заманадан калышмыйбыз: китаплар хәзер кәгазь вариантта гына түгел, аудио форматта да чыга. Әсәрләрне Хәлим Җәләй, Дания Нуруллина, Равил Шәрәфиев кебек татар артистлары укый. Савыт-саба юганда яки башка эш белән шөгыльләндә рәхәтләнеп тыңлый аласыз.

Укучыларга “Салават күпере”, “Ялкын”, “Идел” журналларының баш мөхәррирләре белән дә аралашу мөмкинлеге тәтеде.





Килгән кунакларны  алга таба китапның ничек  “туу”ына багышланган бик кызыклы сәяхәт көтә иде. Укучылар басмага әзерлек цехы, басу цехы, гәҗит, китап цехларында булды. Бар нәрсәне күреп, тотып карый алдылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Инстаграмнарына сторизлар төшерергә дә онытмадылар. Шундый кызыклы экскурсиядә булулары турында башкаларга да хәбәр итәргә кирәк бит инде ;)

Сүз уңаеннан, алар арасында 2013 елда “Ялкын”ның ноябрь саны тышлыгында чыккан Алмаз Рәхимовны да очраттык. Казанның 16 гимназиясенең 9 сыйныфында укучы егет моңарчы китап-журналларның укучысына килеп ирешер алдыннан шундый зур юл уза дип уйламаганлыгын әйтте:

 - Бик информатив, кызыклы очрашу булды. Хәтта киләчәктә монда эшләү турында да уйлана башладым. Китап, дип кенә карасак та, аның без алып укый алырлык кыяфәткә китергәнче эше күп икән.



Алмазның фикере белән без дә килешәбез. Язучы, шагыйрь Разил Вәлиев әйтмешли: "Китап кешелек дөньясының иң зур могҗизаларыннан берсе дисәм, мин ялгышмамдыр. Чөнки цивилизацияләр бетә, шәһәрләр югала, ә китап кала. Китапның урыны мәңгелек, китап булган, китап бар, китап калачак".





Зилә САБИТОВА

Фотолар: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев