Логотип Идель
Бу – тема!

КИРӘКМӘГӘН КИЕМ-САЛЫМНЫ НИШЛӘТЕРГӘ?

Һәрберебезнең өендә иске, киелми торган киемнәр бар. Ул киемнәрне бервакыт кирәге чыгар әле дип, пакетларга, тартмаларга тутырып яисә шкафның иң эченә үк яшереп куябыз. Бу иң зур ялгышлык! Хәзер кирәк булмаган кием башка вакытта да кирәкмәячәк. Бу язмада кирәкмәгән кием-салымнан ничек тә булса котылу ысулларын язып үтәрбез.

Фэншуй тарафдарлары кирәкмәгән әйберләрне җыю безнең акча дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясый дип саный. Алар әйтүенчә, гардеробтагы иске киемнәр карьера үсешенә, тормышның уңай барышына комачаулый, сәламәтлегебезне какшата икән. Эзотериклар да шундыйрак фикердә: иске кием-салым ызгыш һәм хәерчелекне җәлеп итә һәм сәламәтлеккә зыян китерә.

Ул киемнәрдән ничек котылырга соң? Кирәкмәгән кием-салымны кая да булса тапшырырга яисә кемгә дә булса бирергә була. Хәзер дөньяда рециклинг көчәя бара. Бу – кием эшкәртү процессы. Соңрак аннан файдалы берәр нәрсә ясала. Үзегез яшәгән шәһәрдә шундый рециклинг үзәген табыгыз да акчага иске киемнәрегезне тапшырыгыз. Бу икеләтә әйбәт: дөньяны чүптән коткарасың, акча да эшлисең.

Үзегез күптәннән кимәгән кием-салымны туганнарыгызга яисә мохтаҗларга да бүләк итеп була. Моның өчен хәйрия оешмалары, мохтаҗлар өчен әйберләр кабул итү буенча социаль пунктлар бар. Шулай ук киемнәрне мәчеткә, чиркәүләргә дә биреп була. Соңыннан оешмалар кием-салым һәм аяк киемнәрен картлар, балалар йортларына тапшыра.

Иске киемнәрдән котылуның тагын бер ысулы бар. Зур сәүдә үзәкләрендә кирәкмәгән әйберләрне җыю өчен контейнерлар урнаштырыла, шунда киемнәрне калдырып була. Кибетләрдә йөргән вакытта шундый контейнерларга игътибар итегез.

Тагын бер вариант – ул кирәкмәгән киемнән яңа матур әйбер тегү. Моның ике төрле юлы бар: кирәкмәгән пальтоларны, күлмәкләрне, курткаларны яки джинсыларны тегү остаханәсенә биреп, зәвыклы кием тектерү яки үз кулларың белән, өйдә, интернеттан идеяләр алып, берәр җайлы әйбер тегеп карау. Әни кешеләр өчен бу тагы да әйбәт. Мәсәлән, балага бәйрәмнәргә төрле костюмнар, йомшак уенчыклар тегә аласыз. Шулай ук этләргә, песиләргә иске әйберләрдән кием тегеп була. Кыскасы, кирәкмәгән кием-салымны әрәм итмәгез. Башыгыздагы креатив фикерләрне чынга ашырып, иске әйберләргә яңа сулыш бирегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев